|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2016 Мәгариф
Бүгенге мәгариф мәктәптән биздерә – 2Балаларның мәктәпкә укырга кергән еллары. Инде БДИ дигән сүз телләргә кергән, кирәксә-кирәкмәсә дә, укучыларны аның белән куркыту процессы башланган. “Курыкмагыз, балалар, – дип юата идем үземнекеләрне, – юньле әйбер түгел ул, сез үскәнче калмый, бетә...” Бетте ди, көтеп тор! Юньле булып чыкса, билгеле, әллә кайчан тамырына балта чабарлар иде. Ә ул, котырып үскән чүп үлән кебек, тагын да тармаклана, тамыры көчәя генә бара. Мөгаен, мәгариф өлкәсен тулысынча тәҗрибә кырына, укучыларны һәм укытучыларны тәҗрибә куянына әйләндерү өстендә тулы бер система көч куядыр. Дөресен әйтим, имтиханнарның бу формасына да, югары уку йортларындагы балл системасына да баш-аягым белән каршы кеше түгел мин. Соңгысы, киресенчә әле, даими тырышкан, укыган, хәзерләнгән студентлар өчен зачетларда гына түгел, имтиханнарда да “автомат” рәвештә югары билгеләр алырга мөмкинлек бирә. Ә менә БДИларның уйланыпэшләнеп бетмәгән яклары күп. Фикерле балалар үзләре дә бу системаның калыпка салынган тар юнәлешле белем бирүгә генә кайтып калганын аңлый. Беренчедән башлап нәкъ менә имтихан бирелә торган фәннәргә генә өстенлек бирелүе хәзер сер түгел инде. Аларда да тестларга кергән юнәлешләргә ныграк басым ясала. Бу аңлашыла да, укытучы халкыннан, бүгенге мәктәптән киң кырлы белем түгел, нәтиҗә сорыйлар. Имтихан бирелә торган фәннәрне елдан-ел арттырып, бу кадәресен үзгәртергә дә тырышалар шикелле. Әмма моның тагын үз минуслары. Фәннәр арту белән балага физик кына түгел, психологик басым да арта. Өстәвенә бу басым дигәнең хәзер инде, алтыяше тулып үтүгә, мәктәп бусагасын атлап кергән беренчеләрдән үк башлана.
Тынычлап хәреф өйрәнер, авазларны кушып, сүзләр, җөмләләр укый алганына да сөенергә тиешле бу сабыйларның бүген ничек итеп комплекслы эш дип аталучы тестларга әзерләнгәнен ишетсәң, иң элек “урланган балачак” дисең, аннан инде шушы яшьтән үк мәктәпкә, укуга, белем алуга тискәре мөнәсәбәт уяту өчен махсус уйлап чыгарылмадымы икән дигән вәсвәсәле уйлар килә башка. Юкса таләпләр буенча беренчеләргә өй эше дә бирелергә тиеш түгел, ә берничә фәнне берләштергән бу комплекслы эшне эшләп чыгар өчен бала көн-төн шөгыльләнсә дә, артык буласы түгел. “Бигрәк тә текст өстендә эш дигәне бик катлаулы, – ди укытучылар. – Әле бит арада чынлап укый белмәгән балалар да бар, алар кая текстны аңласын да, аның буенча сорауларга җавап бирә алсын?” Татар мәктәбендә укучы балаларга да рус телендәге текстлар бирелүен, аларның кайберләрендә сүзнең Мәскәү, Санкт-Петербургтагы музейлар, тарихи урыннар турында баруын да өстәсәң, бала – укытучы – әти-әни (балаларга өй эше бирергә ярамагач, бу кадәресенә әти-әниләр тартыла, өйдә шөгыльләнергә дигән текстлар аларга җибәрелә һәм кирәк дип тапканнары баласы белән эшләргә тиеш була) дигән өчлеккә нинди титаник хезмәт куярга кирәклеген аңлау кыен түгел. Бу сафка тагын озынайтылган көн группасы тәрбиячеләрен дә кушарга кирәк, алар да балаларны текст өстендә эшләргә өйрәтергә мәҗбүр...
Шул ук вакытта барыбыз да белә: балаларның үзләштерү сәләте бик тә төрле – ул гомергә шулай булды, шулай булачак! Һәм бу һич тә гаеп түгел, кемнәрдер өчен кимсенү-кимсетелүгә җирлек тә булырга тиеш түгел. Кабул итеп бетерә алмаган балага башына ярып салып булмый, нинди генә тестлар-яңалыклар уйлап тапсаң да, бала белән укытучыга җәфа-борчудан артык бер мәгънәсе дә булмаячак. Өстәгеләр моны әллә аңларга-танырга теләми, әллә инде барысы да ныклап уйланып, эшчеләр армиясен арттыру максатына корылганмы? Миңа калса, БДИларны катлауландырып, бу кадәресенә ирештеләр дә кебек бит инде. Менә берничә ел тугызынчыдан соң бик-бик санаулылар гына мәктәптә кала. Монысын аңлап-кабул итеп тә булсын ди, элек тә санаулы кеше генә югары белем алды. Ә менә тугызынчыдан соң бирелә торган имтиханнарны БДИ масштабында катлауландырып, таякны катырак бөгәбез түгелме?! Инде корбаннар да бар, кызганычка. Бездә өстән кушканны җиренә җиткереп кенә түгел, ике йөз-өч йөз процентка арттырып үтәячәкләрен, моңа һәрчак әзер торучылар барлыгын барыбыз да белә. Әле катлауландырылмаган кадәресен дә бирә алмаудан куркып, чиргә сабышучыларны да, һәлакәтле чиккә килеп җитә язганнарны да беләбез – алар һәркайда булды һәм бар.
Яшүсмер өчен иң авыр чорда имтиханны бирә алмау аның өчен чын фаҗига (аннан гына дөнья бетми дип сөйлик, моңа балаларны әзерлик дип киңәш бирик – юк, барыбер моңа унбиш яшьлек баланың психикасы әзер була да, түзә дә алмый!). Юкса тугызынчылар өчен булган имтиханнарны бар бала да эшләп чыгарлык итү белән мәгариф ни югалта да, катлауландырып, хөкүмәт ни ота?! Шушы этапта аларга рухларын имгәтми генә үз юлларын сайларга мөмкинлек бирсәләр, ни була?!
– Без укыганда ел саен кем дә булса классында утырып кала, бу бала өчен гомерлек фаҗига була иде. Менә шул заман кире кайта, – диде күптән түгел үткән ата-аналар җыелышында директор Люция апа Закирова. Куркытып түгел, борчылып әйтте. Укытучы халкы бит ул ничек тә баланы утыртып калдыру яклы түгел. Әмма тугызынчыдагы бу катлаулы имтиханнарны бөтен баланың да бирә алмаячагы бәхәссез... Шул сәбәпле, алдагы елларда да “тартып-сузып” “өчле” куюлар бетәчәк (имтиханда бала үз билгесен акларга тиеш дип куела)...
Без бик бәхетле, иң гуманлы заманда укыганбыз икән дим мин, безгә кадәрге һәм бүгенге вәзгыятьне чагыштырып. Без укыганда йөз эчендә куша-ала, җөмлә төзеп-яза белмәгәннәрне дә урта белем турында аттестат белән чыгардылар. Ә бит шул укучылар безгә – мәктәптә әйбәт укыганнарга караганда тормышка әйбәтрәк яраклашты. Бер дигән итеп гаилә кордылар, хан сарайлары булырлык өйләр төзеделәр, һөнәрле булдылар һәм эшләрендә дә макталалар!
Моннан ун еллап элек “Бүгенге мәгариф... мәктәптән биздерә” дип язган булганмын. Кызганыч, бу процесс дәвам итә. Бүген инде балалар авызыннан, мәктәптән туйдым, дигән сүзләр ешрак ишетелә. Бу һич кенә дә укытучылар адресына түгел һәм аларның монда гаебе дә юк. Алар – үзләре дә корбан. Тик кеше гомеренең иң бәхетле, иң ваемсыз, иң күңелле елларын тоташ стресска, бетмәс-төкәнмәс сынау-тестларга күмгән өстәгеләр әлегә балаларны ишетми. Аларның үз мәшәкате һәм мәнфәгате – алар мәктәпне, мәгарифне әле тагын нишләтеп була икән дип баш вата...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|