|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2016 Мәдәният
"Хәтердән җуелмас былбыл" Галия Кайбицкая язмышыТатар халык җырчысы Галия Кайбицкая – күренекле якташым, якын күргән кешем ул минем. Аның әтисе Мотыйгулла хәзрәт – Кече Кайбычта туып үскән, Каһирәдә белем алган, “Мотыйгия” мәдрәсәсен оештырып, анда мөдәррислек һәм мөгаллимлек иткән, ятим Апушны үз канаты астына сыендырып, аңа тирән белем, күркәм тәрбия биреп, талантын ачып, татар халкының күренекле шагыйре Тукай дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм иткән мөхтәрәм шәхес. Әтисенең туган җиренә хөрмәт йөзеннән, Галия апабыз яшь чагында ук Кайбицкая тәхәллүсен алган. Миңа Галия апа үзе исән чагында якыннан аралашу бәхете елмайды. Кайчандыр Салих Сәйдәшевтән калган җыйнак кына фатирында яшәде ул, кайбычлыларга ишекләре һәрвакыт ачык булды. Нурлы карашлы, якты йөзле, нәфис гәүдәле, юмарт, гади, олы йөрәкле, кече күңелле ханым иде ул, үзен беркайчан да зурга куймады, башкаларга игелекле булуы белән аерылып торды. Эчендә ачы хәсрәт уты кайнаганда да, Галиянең күз яшьләрен эчкә йотып, сәхнәгә елмаеп чыга алуы батырлыкка тиң. Ул үз иҗатының халыкка кирәк булуын аңлап, җаны-тәне белән бирелеп хезмәт куя.
Опера сәхнәсендә балку
XX гасырның 1940 нчы еллары башында милли җанлы татар зыялылары үзебезнең опера театрын оештыру идеясе белән яна. КПССның Татарстан Өлкә комитеты җитәкчелеге әлеге идеяне күтәреп ала һәм күркәм башлангычны гамәлгә ашыру мөмкинлеген тудыра. Һөнәри белемле милли кадрлар әзерләү зарурияте көн кадагына баса. 1934 елда Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршында Хәмит Төхвәтуллин (Галия апаның абыйсы) җитәкчелегендә ачылган беренче татар опера студиясенә бер төркем талантлы яшьләр: Ситдыйк Айдаров, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Усман Әлмиев, Сара Садыйкова, Нияз Даутов, Фәхри Насретдинов, Асия Измайлова, Зөһрә Байрашова, Галия Кайбицкая сайлап алына. Бер дигән вокал мөмкинлекләренә һәм актерлык сәләтенә ия, татар драма театры сәхнәсендә тугыз ел дәвамында җырлы рольләр башкарып шомарган Галия студентлар арасында кыйммәтле йөзек кашыдай балкый. Консерваториядә уку аның дөньяга карашын үзгәртә, фикерләү дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрә, күңел офыкларын киңәйтә, вокал мөмкинлекләрен камилләштерә. 1939 елда, укуын уңышлы тәмамлап, ул Казанга кайта.
Галия милли опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый, илһамланып эшли. Озак та үтми, яңа ачылган милли опера театрының әйдәп баручы солисткасына әверелә. 1940-1950 нче елларда куелган барлык татар операларында, музыкаль комедияләрдә диярлек төп рольләрне Галия башкара. “Түләк” тә – Сусылу, “Башмагым”да – Сәрвәр, “Качкын”да – Рәйханә, “Наемщик”та – Гөлйөзем һ.б. 1939 – 1941 елларда опера театрында биредә әдәби бүлек мөдире булып эшләгән шагыйрь Муса Җәлилнең “Алтынчәч” (композиторы – Нәҗип Җиһанов) операсында төп партияне җиренә җиткереп башкаруы Кайбицкаяга алкышлар һәм дан китерә. Рус һәм чит ил операларында катлаулы партияләрне аңа ышанып тапшырулары очраклы хәл түгел. “Риголетто”да – Джильда, “Травиата”да – Виолетта, “Фауст”та Маргарита, “Патша кәләше”ндә – Марфа, “Кар кызы”нда Кар кызы рольләренең сәхнәдә югары зәвык белән гәүдәләнеше аның көчле талантын чагылдыра. Сирәк очрый торган яңгыравыклы, бизәкле мелизмнарга бай, ягымлы тембрлы табигый тавышы (колоратур сопрано), эзләнүчәнлеге, тырышлыгы, үҗәтлеге Кайбицкаяга башкару осталыгы биеклекләрен яуларга, сәнгать сөючеләр арасында киң танылырга ярдәм итә. Галия гүя сәхнәдә уйнамый, яши: һәр сүзен, хәрәкәтен ихлас, тормышчан, җанлы итеп гәүдәләндерә.
Окоптан окопка җыр агыла
Мәскәүдә Татар сәнгате декадасы уздыру максаты белән рухланып иҗат иткән сәнгатькәрләрнең нияте барып чыкмый. Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә сәнгать әһелләрен утлы мәхшәр үз эченә йота. Төньяк-Көнбатыш фронтта дошманнарны аяусыз кыручы Татар дивизиясенең оешуына 1943 елда 25 ел тула. Республика җитәкчелеге, юбилярны ТАССР халкы исеменнән фронтка барып котлау өчен, сәнгатькәрләрдән бер төркем туплый. Делегация составында Галия Кайбицкая да була. Баш очыннан фашист пулялары сызгырып очкан, янәшәдә туплар шартлаган, артыңда пулеметлар тырылдаган шартларда, Галия апалар бригадасы ай ярым дәвамында ротадан ротага, окоптан окопка күчә-күчә, татар-башкорт һәм башка милләт вәкилләреннән торган Татар дивизиясе солдатларының хәрби рухын күтәрү максатыннан, концертлар куеп йөри. Бер күчеш вакытында аларны артиллерия утына тоталар, артистлар утырган атлы арбаны шартлау дулкыны күтәреп ата. Галия апа җиңелчә контузия ала, ярый әле чукрак булып калмый.
Галия апабыз “Почет билгесе”, ”Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә, ТАССРның халык артисткасы исеменә лаек була. Бу дәүләт бүләкләрендә утлы фронт юлларының да өлеше бар.
Хәтердән җуелмас сандугач
Халкыбызның моңлы сандугачы Галия Кайбицкаяның арабыздан китүенә 23 ел узса да, талантлы җырчының нурлы образы халык хәтереннән җуелмады. Кайбычта, Казанда аның исемендәге урамнар бар. 1998 елда Олы Кайбычта ачылган музеенда Галия апаның үзе язган шигырьләре, хатлары, фотолары, афишалары, буклетлары, ноталар дәфтәре, пианиносы, сәхнә күлмәге, китап һәм кием шкафы, радиосы, пирчәткәләре, бизәнү әйберләре, өстәл япмасы; әтисенең чалмасы, тәсбихы, китаплары; Каһирәнең “Әл-Әзһәр” дини академиясендә белем алган Мотыйгулла хәзрәт һәм аның улы Камилнең Мәккәгә хаҗ кылуы истәлеге – изге шәмаил һ.б. ядкәрләр кадерләп саклана.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, ТРның халык, РФнең атказанган артисткасы, якташыбыз Лидия Әхмәтова инициативасы, Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме, КФУ җитәкчелеге хәерһахлыгы белән 2013 елда Галия Кайбицкая исемендәге Халыкара вокал бәйгесе гамәлгә куелды. Быелгы җыр бәйгесендә ТРның, РФнең берничә төбәгенең башлангыч, урта һәм югары музыка уку йортларында белем алучы сәләтле үсмерләр һәм яшьләрдән тыш, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Гөрҗестан, Кытай, Ямайка, Мексика, Индонезия, Малайзия гражданнарының катнашуы чарага күркәм бизәк өстәде.
1996 елда, данлыклы якташымның балалары, дуслары, киң җәмәгатьчелек белән бергәләп, аның 90 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Галия апага багышлап, “Былбыл” поэмасын иҗат иткән һәм аны Кайбыч районы Мәдәният йортында булып узган юбилей кичәсендә сөйләгән идем. Галия апаның олы улы Сәйяр ага Ситдыйков иҗат җимешемне сорап алды. Аны Казанда зур панно рәвешендә ясатып, әнисенең 1998 елда Кайбычта ачылган музеена кайтарды. Хәзер ул музей фондында экспонат булып саклана.
Хәмидә ГАРИПОВА |
Иң күп укылган
|