|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2016 Мәгариф
Мәктәп бакчасында су сибү – кол хезмәтеме?Уку елы тәмамлана, мәктәпләрдә практика вакыты җитә. Бу инде әти-әниләргә дулкынланырга тагын бер сәбәп. Минем баламны эшләтә генә күрмәгез! Аларның таләбе әнә шундый. Болай булса, балаларның “ялкаулык тамырлары” бүртеп бетмәсме икән соң? – Моңа кадәр мәктәпкә җәйге практиканы үтү турында белешмә алып килсәң дә җитә иде. Хәзер бу рөхсәт ителми. Укытучылар, бала мәктәпкә килеп эшләргә тиеш, диләр. Алар хаклымы? – ди кызыксына Чаллыдан Андрей Кочнев социаль челтәрдәге “Мәктәпләрдә, бакчаларда мәҗбүри акча җыю” төркемендә.
Андрейның соравы башкаларда да кызыксыну уяткан. “Гомер буе практика дигән нәрсә булды, берәү дә зарланмады. Балалар бер-берсе белән аралаша, эшкә өйрәнә иде. Аларны бит берәү дә кирпеч ташырга мәҗбүр итми. Җәй озын, ял итәргә дә өлгерерләр“, – ди Марат Кәрамов. Маргарита да үзенең парта юып, сыйныф бүлмәсен җыештырып, мәктәп бакчасында эшләгән елларын искә төшерә. “Бик күңелле була иде. Әмма баланың теләге юк икән, анда җибәрүдән мәгънә юк”, – ди ул.
Хезмәткә мәктәптә түгел, гаиләдә өйрәтергә кирәк, диючеләр дә бар. Янәсе, балалар болай да укудан туя, җитмәсә, эш кушалар. Ә балаларны эшләтүне кол хезмәтенә тиңлиләр. Балаларын, идәнне җыештыручы юа, аңа моның өчен акча түлиләр, дип өйрәтәләр икән. Ә менә акча эшләргә теләгәннәр мәктәп яны лагерьларындагы сменаларда хыялларын тормышка ашыра ала.
– Су сибү, бакча түтәлендә чүп утау кол хезмәтенә әйләндемени? Тиздән балалар чәчәкләрнең төрләрен дә белми башлаячак, – дип гаҗәпләнә Рәмзия Насрыева.
Заманында 10 литрлы чиләк белән су күтәреп йөргән әти-әниләр балаларына мондый язмыш теләми. Ә мәктәптә хезмәт дөрес оештырылмаган, диләр. Әгәр аларны яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр утыртырга өйрәтәләр икән, каршы түгелләр. Ә менә су ташырга җибәрмәячәкләр.
Мәктәпләргә шалтыратып та хәлләрне белештек. “Бездә балалар җәйге практика вакытында эшли. Чүп утыйлар. Авыр эшләргә кушмыйбыз. Әти-әниләр дә, балалар да каршы түгел”, – ди Әлки районыннан укытучы Надежда Ларионова.
Дөрес, әти-әниләргә балалары бик кадерле. Әмма аларның теләге – бер нәрсә. Чыннан да, мәктәптә балаларны эшләтергә ярыймы соң?
– Җәйге практика үтү өчен әти-әнинең язмача ризалыгы кирәк. Мәктәпкә көрәк, тырма кебек җиһазлар алып килүне таләп итәргә, мәҗбүри эшләтергә ярамый. Бу баласын эшләтергә теләгәннәргә кагылмый. Андыйларның ризалык бирүе дә җитә. Татарстанда хезмәт итү бәрабәренә 500 сум акча сораган өчен судлашу очраклары да булды, – ди “Бакчаларда һәм мәктәпләрдә законсыз акча җыюлар” төркемен оештыручы, ришвәтчелеккә каршы көрәшүче Екатерина Матвеева.
Республика Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү департаментында белдергәнчә, замана мәктәпләренең күбесе балаларның хезмәтен сыйныфта кизү тору, җәй көне хезмәт практикасы вакытында киң куллана. Баланы хезмәткә җәлеп итү өчен укучының һәм әти-әнисенең ризалыгы кирәк. Әлеге рөхсәт гариза, килешү буларак билгеләнә. Эш төрләре мәктәп советы, педагоглар коллективы, укучылар, әти-әниләр белән бергәләшеп сөйләшү нигезендә билгеләнә. Әгәр мәктәп уставында бу мәсьәләләр каралган икән, моны укучылар, әти-әниләр белеп торырга тиеш.
“Баланы хезмәт тәрбиясеннән читләштерү дөрес түгел. Иҗтимагый хезмәттән беркайчан да баш тартканыбыз юк. Дөрес, бүген әти-әниләр белән эшләү авыр. Алар, башкалар эшләсен, безгә кагылмагыз, дип фикер йөртә. Хәтта авыру балалар да эшли бит, – ди Казандагы Тимирясов исемендәге инновацияләр университеты проректоры, педагогика фәннәре докторы Дания Әхмәтова. – Мәктәпләрдә хезмәт турында дөрес итеп аңлатырга гына кирәк. Ул вакытта балаларның 70-90 проценты үзе теләп эшләячәк. Чәчәкләр үстергәндә эстетик матурлык турында сөйләргә кирәк. “Сез киләсез, эшлисез!”– дип катгый таләп куярга ярамый. Эшли алмаган балалар хезмәт турында проектлар эшли ала. Хезмәткә өйрәтүне акция рәвешендә оештыру да отышлы”.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|