поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
18.05.2016 Шоу-бизнес

Илшат Әюпов: "Акча тышкы кабыкны гына түгел, эчке дөньяңның да астын өскә китерә икән. Тик моны эшсез калгач кына аңладым"

Дүрт сәгать тоташ өзелмәде безнең сүз җебе. Җиңел, рәхәт итеп аралаштык. Әңгәмәдәшеңнең аралашу өчен ачык булуы сөйләшүне шулкадәр ихлас итә. Аеруча әйтер сүзе, төпле фикере һәм тормыш тәҗрибәсе булса! Илшат Әюпов әнә шундыйлардан!

“ТЕЛЕМ АЧЫЛГАЧ ШИГЫРЬ СӨЙЛИ БАШЛАГАНМЫН”
 
— Илшат, син, мөгаен, балачакта бик хыялый малай булгансыңдыр?
— Бардыр инде. Тууым да кызык булган бит. Әни минем белән йөкле чакта Казанга укырга килгән җирдән “Цветок в пыли” дигән һинд киносын карарга барган. Артык хисчән иде ул, кино геройларын кызганып елавы аркасында, мин вакытыннан алда — 7 айлык булып дөньяга килгәнмен. Хәйран гына вакыт мине Казандагы бала тудыру йортында махсус инкубатор тартмада үстергәннәр.
 
 
— Ә үзеңне хәтерли башлаган чакта нинди идең?
— Үземне 3 яшьтән хәтерлим. Әни ел саен җәй көне укырга китә, мине әбиләргә — Мөслим районының Иске Чакмак авылына кайтарып куялар. Телем ачылгач ук шигырь сөйли башлаганмын. Мин шигырь сөйлим, күрше-күлән кәнфит бирә икән. Берьюлы өйдәгеләр мине тәмам югалтып, авыл башыннан табып алып кайтканнар — баксаң, “Кәнфит бирәсезме, сезгә шигырь сөйлим”, — дип, өйдән өйгә кереп кәнфит җыеп йөргәнмен. Сәер бала булганмындыр инде, 3 яшьлек вакытта Сабан туе көнне авылдан 3 чакрым ераклыктагы урманга китеп барганмын...
Аннары чебиләрне яратмавым истә — инкубатор авылыбызда булу сәбәпле, яз көне бөтен туган-тумачага чебине без алабыз. Күз алдыңа гына китер, өй тулы тартма-тартма 40-60 лап чеби. Хуҗалары җитешеп килеп алганчы, ул чебиләрне миңа карап торасы — көнгә әллә ничә мәртәбә йомырка чәйнәп ашатасы. Әй, ул йомырка чәйнәүнең үзәккә үтүләре... (Көлешәбез)
 
“БЕР ЕЛ ФИЗКУЛЬТУРА УКЫТТЫМ”
 
— Синдә музыка уен коралларына шулкадәр зур кызыксыну кайдан килә?
— Әти миңа кечкенә вакытта ук гармун алып кайтып биргән иде, берничә тапкыр уйнарга маташып карадым да ташладым. Аннары безне, авылдан 3 малайны, Мөслим район үзәгендәге музыка мәктәбенә бирделәр. Менә шунда баянда уйнарга өйрәндем. Мин мәктәп бетерәсе елны Миңгол Галиев районнардан педагогия институтының музыка факультетына керерлек талантлы балалар эзләп йөри иде. Мине дә: “Укырга кил”, — дип чакырды. Күңелгә “атаклы баянчы булам” дигән корт керде. Казанга килдем. Имтихан алган комиссия тирәсендә Миңгол абыйның эзе дә юк. Барлык абитуриентлар — музыка училищелары бетереп килгән балалар. Музыка мәктәбеннән соң килгән бер кыз бар да, мин бар. Баянда уйнап күрсәттем, үзем дә аңлап торам, укырга керерлек түгелмен... Башка уку йортларына документ тапшырырга соңарылган. Кайтып киттем. Күрше авылда физкультура укытучысы булырга тәкъдим иттеләр. Кичә генә X сыйныфны бетергән егет, рәхәтләнеп бер ел укытучы булып эшләдем. Укытучылар коллективы да, укучылар да мине җылы кабул итте. Шул бер ел эчендә хәйран тормыш тәҗрибәсе тупладым, акыл керде. Үземне киләчәктә атаклы гармунчы итеп түгел, партия кешесе— партком итеп күрә башладым.
 
— Һәм хыялларыңны тормышка ашырыр өчен кабат Казанга юл тоттың?
— Казаннан кала башкалары күз уңында да тотылмады бугай — бу шәһәргә шулкадәр гашыйк идем. Кайсы уку йортын сайларга ди¬гәндә генә аптырап калдым. Университетның бинасы, факультетның атамасы ошаганга, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга кердем. Хәер, үзем өчен хәл иткән идем — диплом гына булсын, барыбер белгечлегем буенча эшләмим, мин — партоешма кешесе, имеш!..

— Алай да студент елларыңны бик яратып сөйлисең!
— Гомер китабы язсам, студент елларын аерым бер китап итеп язып, кызыл бант белән бәйләп, хәтер киштәмнең иң түренә куяр идем! Тулай торак үзе генә ни тора! Курста 70 кешенең 20 се — егетләр, 50 се — кызлар! Күз алдыңа китерәсеңме, без, егетләр, ничек “җәннәттә” булганны?! Аннары хорга йөри башладык. Сентябрь башында барлык студентларны колхозларга бәрәңге чүпләргә алып чыгып китәләр иде, ә без — хорда йөрүчеләр Мәскәү, Питер, Әстерхан якларына гастрольгә китеп барабыз. Укытучыбыз Әзһәр Мөхәммәдиев белән археологик казу эшләренә йөрдек... Ул еллар — гомеремнең иң матур чагы! 
 
Менә шулай тоташ рәхәтлектән генә торган кебек ул студент еллары! Факультетта Сабан туе оештыра башладык. Сарык сатып алу өчен, алдан концерт куеп акча эшлибез. Аннары якын-тирә авылдан сарык сатып алабыз. Аны Данил Гыйниятов үзенең мотоциклына атландырып Казанга алып килә!..
 
Уку белән артык мавыкмадык инде — шул сессиядән сессиягә генә. Аннары бит мин — партоешма кешесе буласы бәндә бары диплом алыр өчен генә йөрим, белем дигәне бөтенләй әллә ничәне урында... Әмма бар хыялларымны җимереп, I курсны бетергән елымда СССР таркалды. Шуның белән бергә, партком булам, дигән хыяллар да җилгә очты!.. (Рәхәтләнеп көлә — Э.Җ.)
 
— Синең иҗатта кумирың — Зөлфәт Хәким белән очрашу да шул елларга туры килгән бугай.
— Зөлфәт Хәкимнең “Мәһди” ансамбле оештырып, концертлар куеп йөргән чагы иде. Берьюлы аның концертына эләктек. Хәкимне күрдем дә беттем — озын чәчле, экстравагант киенгән бу артист кумирыма әйләнде дә куйды. Инде күптән гитарада уйнарга өйрәнәм дигән максат белән яши идем, 2 атна эчендә Питербургтан килгән укытучы курсларына йөреп, уйнарга өйрәндем. Чүплеккә чыгарып ташланган гитарадан укытучым уйнарга яраклы корал ясап бирде. Шунда бармаклар уелып беткәнче төннәр буе гитара кыллары чиртә идем. V курста укыганда, Фәнис Яруллин сүзләренә үзем көй язган “Инде бүтән гашыйк булалмам” дигән җыр белән “Ягымлы яз” фестивалендә 3 енче урынны алып, “Татар җыры-94” конкурсына юлламага лаек булган идем.
 
 
 
“ӘНИГӘ КАДЕР-ХӨРМӘТ  КҮРСӘТӘ АЛМАДЫМ”
 
— Тик музыка-сәнгать юлын да сайламагансың...
— V курсны бетергәндә, Илфат Фәйзрахманов телевидениегә кеше эзли, дигән мәгьлүмат ишетеп, үземне сынап карарга булдым. Бардым, тыңладылар: “Син безгә туры киләсең”, — диделәр. Тик анда эшкә бармадым. Мине ул чорда барлыкка килгән кече предприятиеләр тирәсендә эш кызыксындыра башлады. Чаллыда туганнар тәкъдим иткән сату-алу белән бәйле эшкә кайтып киттем. Акча тәменең ни икәнен шунда аңладым! Бер ел ярым эчендә кызыл төстәге “восьмерка” машинасы белән иң кәттә егет булып авылга кайтып йөри башладым. Беләсеңме, миңа гомер буе шулай дәвам итәр кебек иде — машина бар, тиздән фатирлы буласыма да бер шигем юк. Акчаның инде чутын-чамасын да белмим... Баксаң, акча тышкы кабыкны гына түгел, эчке дөньяңның да астын өскә китерә икән: мин үзгәрдем — һаваландым, масайдым. Тик боларны 3 ел сәүдә йортында эшләп, оешма башка хуҗа кулына күчеп, эшсез калгач кына аңладым... Шәрабтан башланган иртәләр, акчада коенып яшәгән көннәр томан кебек күз алдында эреп югалгач кына үземнең күңел болганырлык дәрәҗәдә үзгәргән булуымны аңладым. Иң кызыгы, әллә иң кызганычымы, акча белән бергә минем өчен әле кичә генә утка-суга керергә әзер торган дуслар юкка чыкты. Мин берүзем торып калдым. Ашау-эчү онытылды, кеше арасына чыкмый, бикләнеп китап кына укый башладым.
 
 
 
— Бу төшенкелектән ничек чыктың?
— Ике иптәш егет өйгә килеп, мәҗбүриләп урамга алып чыгып китмәсә, белмим, нишләгән булыр идем икән? Хәер, башны комга яшерүдән мәгънә юк, алга таба яшәргә, ә яшәр өчен эшләргә кирәк иде — бер ел Факил Сафин белән “Фән һәм мәктәп” журналында эшләдем. “Күңел” радиосында, аннары “Чаллы-ТВ”да диктор булдым. 10 елга якын эшләгәч, иң яхшы хезмәткәр буларак танылгач, кыскартылуга эләктем... Әлбәттә, җепнең очын эзләсәң, җитәкчелекне бу адымга этәргән сәбәпләрнең гадел түгеллеген дәлилләп булыр иде. Мин вакланмадым — тоттым да Казанга “Хәерле иртә” тапшыруы кастингына киттем. Үттем. Чаллыдан торып, Казанда ел ярым эшләдем.
 
10 айга 77 тапкыр Казанга килгәнмен, 70 мең чакрым юл үткәнмен. Хәзер “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Чаллыдагы филиалын җитәклим. 
 
— Ни өчен Казанга күчеп килмисең, дигән сорауга: “Чаллыда да кемдер  яшәргә тиеш бит!” — дип җавап бирәсең. Ә җитди сәбәбе нидә?!
— Авылда әти берүзе, Чаллы белән Мөслим арасы якын, атна саен кайтып йөрим. Казанга китсәм, әти ялгыз кала!.. Әнием бик яшьли 51 яшендә яман чирдән үлеп китте. Күз алдыңа китерә аласыңмы, йөгереп йөргән җирдән ярты ел эчендә китте дә барды... Район хастаханәсендә ашказанын дәвалаган булдылар. Казанга алып килгәндә инде артык соң иде — чир соңгы стадиясенә җиткән иде. Миңа нибары 32 яшь иде — миндә аңа теләгән кадәр кадер-хөрмәт тә күрсәтә алмый калдым дигән үкенеч яши. Бер күрәсем, сөйләшеп утырасым килә! Сагынам! Шуңа әтине ялгыз итә алмыйм!
 
“7 ЕЛ ОЧРАШЫП ЙӨРДЕК”
 
— Ә үзеңнең гаиләң? Син ничек башлы-күзле булдың соң?
— Фирдүсә белән 7 ел очрашып йөрдек. “Син шундый әйбәт, өйләнсәм, сиңа гына өйләнәм инде!” — дип еш кабатласам да, тәкъдим ясарга ашыкмадым. Әти 29 яшендә генә камыт кигән, миңа әле 26 гына, дип сөенеп йөргән көннәрдә, әни: “Өйләнергә вакыт!” — дип еш кабатлый башлады. Шуннан тәвәккәлләдем инде!
 

— Кызың Азиләгә кырыс әтиме син?
— Юк! Кырыс булырга сәбәп тә юк бит. Тәрбияле ул. Әле беркөн әнисенә: “Әти корырак итеп дәшсә дә авыр, әллә ничек булып китә”, — дигән.
 
— Балаларның әтиләренә булган мөнәсәбәтен гаиләдә әни кеше формалаштыра. Димәк, синең янда чынлап та шулкадәр төпле, акыллы хатын-кыз.
— Аның әйбәтлеген яшь вакытта ук аңлаган идем инде. Ихлас әйтәм, яши-яши гаиләдә ике кеше арасында рухый бәйләнеш ныгый гына бара. Аны хәзер элеккегә карый да ныграк хөрмәт итәм.
 
 
— “Янып бетте, ахры, үтте кебек,
Хисләр талгын, илһам уты саран...
Мин үзем дә тормыш ызанында
Агым уңаена талгын агам,
дип уйлап яшәгән көннәрдә...
Төш керә. Төн узып барганда,
Йокысыз газаптан иртәнгә арганда,
Ул килә... Диңгездәй күзләре зәп-зәңгәр.
Тутырып карый да елмая.
 Төш бетә.
Уянгач, махмырдан да авыр халәттә
Бәгырьне актарып таныш хис түгелә.
Һәм төшә хәтергә... татлы төш,
Кайчандыр “Җитте!” дип этелгән
Сөюнең суынган касәсе төбендә
Йотлыгып бер йотар ярату калганы”, 
— дип язган шагыйрьдән мәхәббәт нәрсә ул дип сорамый калалмыйм!..
— Мин бер генә нәрсәне тәгаен әйтә алам: ул хис һәркемдә дә бар! Бүген шигъриятне мәхәббәттән генә торырга тиеш дип исәплим. Бәлки, бу фикер берникадәр вакыттан соң үзгәрер дә. Тик әлегә, шушы хистә янып бетмичә, фәлсәфәгә тотына алмыйм...
 
 
— Син шулкадәр күпкырлы, тормышны яратып яшәүче кеше! Төп вазыйфаңнан тыш ел да “Шат-шоу” концертларын оештыру белән мәшгуль. Һәр җирдә дусларың, танышларың. Күп укыйсың, җырлар иҗат итәсең, үзең җырлыйсың, шигырьләр язасың! Спортка, балыкка йөрергә, ашарга пешерергә һәм тагын мең төрле шөгыльгә вакыт табасың! Синең тормышны болай кушучлап “эчүеңә” кызыгып карыйм! Син, мөгаен, үз-үзеңнән бик канәгать кешедер?
— “Шат-шоу” концертларын оештыра башлавыма быел 10 ел була икән. Беркайчан әлеге концерттан акча эшләүне максат итеп куймадым — ул татар барды җыенына әйләнер дигән өмет. Автор-башкаручыларны бергә туплауны бурычым итеп санаудан килеп туган тамаша. Дуслар дигәннән, гомеремдә бер генә кеше белән дә мөнәсәбәтләрне бозганым юк! Вакыт узып, уртак кызыксынулар беткәч, аралашмый башлаганнар бардыр, әмма дошман күргән кешем юк. Мин әле дә балачак дусларым белән атна саен авылда очрашам. Спортның күп төреннән рәхәтлек алам: җәй — велосипед, кыш — чаңгы. Ел ярымлап инде иртән торып йөгерүдән тәм табам. Былтыр роликта йөри башладым. Диңгездә җилкәнле спортка өйрәнергә маташам. Атнага берничә мәртәбә тренажер залына йөрим. Аннан кайткач, ит һәм балык ризыкларын пешерергә һәм ашарга яратам. Тик алай да буй җитмәгән хыяллар шактый: балачактан парашютчы булам дип хыялланган кеше бит мин — сыерларга печән саклый торган сәндерәдән сикереп, үзен очучы итеп хис иткән бала. 30 яшемне узгач, 1 чакрым биеклектән өч мәртәбә сикерү бәхетенә ирештем инде. Быел 4 чакрым биеклектән парашютта сикерергә ниятләп торам. Тагын... сәяхәт итү җитми миңа — яңа җирләр, яңа горизонтлар, яңа кичерешләр!..

 


Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.05.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»