|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2016 Ир белән хатын
Хыянәтнең була төрлесе...Картаймыш көнеңдә үткән тормышыңдагы гөнаһларыңны тышка чыгарып, ничектер тынычланып калу теләге дә барлыкка килә икән. Ә адәм баласының гөнаһы, һай, булмый каламы соң инде?! Элекке заманнарда авылда яшәүче татарларның беркайчан да үбешмәгәне (ир белән хатыннан кала – хәер, әле алай дисәм дә, әти белән әниемнең берсен-берсе үбеп алганын күргәнем булмады) бүгенге яшьләрнең кайберләренә мәгълүм дә түгелдер. Ул гынамы, татар хатыннары беркайчан да бәйрәм табынына ирләре белән бергә утырмады. Ә инде аш китергәндә яки өстәлдәге буш тәлинкәләрне җыештырганда авызын яулык очы белән каплап, хәтта иренә дә пышылдап кына эндәшә иде. Украинада кунакта
Әнә шундый бик кырыс мохиттә тәрбияләнеп, хәрби училищены тәмамлагач, хатыным белән бөтенләй үзгә мохиткә килеп эләктем мин. Сөеклемнең туып үскән ягына – Украина авылына беренче тапкыр кунакка кайткач, ата – кызны, ана улны белмәгәндәй, җае чыккан һәм чыкмаган саен һаман чуп-чуп үбешүләрен күреп хәйран калдым. Мине дә үптеләр. Тик минем, “җавап йөзеннән”, яңакларына иреннәремне тидерер-тидермәс, авылча кыюсыз үбүем генә яңа туганнарымның күбесенә ошамаган. Моны миңа туй көннәрендә хатыным бик зур сер итеп колагыма пышылдап кына әйтте.
Ул чагында сөеклемнең туып үскән авылында әллә инде 60 градуска да җиткереп ясалган көмешкәне зур кружкаларга тутырып, ничек итеп чөмергәннәрен күрсәгез икән?! Кабымлыгы – украиннарның нәрсә булсын, әлбәттә, дуңгыз салосы!..
Җәен булды бу хәл. Ул яклардагы табигатьнең матурлыгын күрсәгез! Хәләлемнең туып үскән йорты янәшәсендә – кечкенә генә инеш. Шуның суында эреле-ваклы балыклар чупырдый. Тирәсендәге агачлар куелыгында көне-төне сандугач сайрый. Хатыным теге серне чишкәннән соң мин дә башкалар кебек үбешә башладым. Бигрәк тә балдыз белән, чөнки аның ире браконьерлар белән төннәрен балыкка йөри, ә көндезләрен көмешкә эчеп йоклый.
Бервакыт көндез печән сараенда ял итеп ятканда чибәрләрдән-чибәр шушы балдызымның яныма килеп елышканын тоймый да калдым. Гүя бөтен күзәнәкләреннән бөркелеп торган шуның кадәр кайнарлык ир кешегә ничек тәэсир итмәсен?! Шашкын хисләр әсирлегендә икәүдән-икәү калдык...
Ире белән инде байтак еллар бергә яшәсә дә, бала табу кадәрен әле һаман хыялында гына йөрткән балдызым бер көнне, җаен туры китереп, миңа үзенең йөккә узганын әйтте. Шатлыгыннан ни эшләргә белми. Миңа исә бу яңалык аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
Ике тамчы су
Шулай итеп, чираттагы ялыбызны бик шәп уздырганнан соң хатыным белән Ерак Көнчыгышка кайтып киттек, ә алар әтиләренең йортында калды. Тупырдап торган ике малай бер-бер артлы дөньяга килгәч, хатыным белән сеңлесе берсен-берсе бик озак котлашты. Улым үземә бик охшаш, балдызымның малае да шундый ук булып чыкса, мин әйтәм... Дөньяның асты-өскә киләсен көт тә тор! Улым белән ике тамчы су кебек охшашлыгыбызны бераз гына булса да яшерү өчен сакал-мыек җибәрдем. Әле ярый, чит илдә хезмәт итү өчен очраклы гына контракт китереп тоттырдылар. Шулай итеп, гаиләм белән 6 елга чит җирләргә чыгып киттек.
Ирексездән, Лев Толстой әсәрендәге Сергий атакай хәленә төшеп (хатын-кыз белән гөнаһ кылудан куркып, бармагын балта белән чабып ташлаган ич ул), 15 ел буе Украина якларына әйләнеп тә карамадым.
Очрашу һәм аерылышу
Әмма бит дөнья түгәрәк. Ничек кенә качып йөрмә, исән кеше, бигрәк тә туганнар барыбер кайчан да булса бер очраша. Кызы гаиләсе белән балык тотарга киткән чагында хатынымның әти-әнисе мунчада ис тиеп үлгән. Ике малайның бер-берсенә охшашлыгын чамалауларыннан куркып, улымны калдырып, Ерак Көнчыгыштан хатыным белән генә әби-бабайны җирләргә кайтасы иттем. Сәбәбе дә бар – аңа имтихан бирергә кирәк.
Сакал-мыек үземне танымаслык итеп үзгәртсә дә, хатын сеңлесенең малаен бер күрүдә үк озак еллар Украинага кайтмаска җан талашуымның сәбәбен аңлады. Чыннан да, бу малайларның икесен бер табын янына утыртып куюның ахыры ни булып бетәсен чамалавы кыен түгел иде. Карт белән карчыкны җирләгәннән соң берәр атна узгач, нервыларын бераз тынычландыру өчен дә булса кирәк, балдызым гаиләсе белән балыкка китте. Кичен кайтырга тиешләр иде, әмма болар юк. Күршеләренең машинасына утырып, эзләргә тотындык. Инде иртә белән үк барысының да су төбенә киткәннәрен белеп, тораташтай басып калдык. Шулай итеп, тагын бер җирләү мәшәкате килеп чыгу аркасында чираттагы ялыбызны озынайтырга туры килде.
Бәланең ялгызы гына йөрмәвеннән куркып, самолетта очасы урынга, чит кешеләр борчымасын дип, ике кешегә 4 урынлы купе билеты алып, поездда кайтасы иттек.
Берьюлы биш туганын җирләгәннән соң хатынымның кайгысын печән сараенда кылган гөнаһым белән бер үлчәүгә сала-сала, вагон-рестораннан үлгәннәрне христианнарча искә алу өчен “кирәк-ярак” алып килдем. Каты көмешкәдән соң ресторан аракысы озак кына башка китмәде. Шулай да берникадәр вакыттан соң хәмердән бераз йомшарган хатыным: “Явызлыктан кылынмаган французларча хыянәтнең, файдасыннан кала, бернинди дә зыяны юк. Әмма безнең Россиядә башлыча явызлык белән хыянәт итеп, гаиләне таркаталар шул”, – дип куймасынмы!..
Ә минем исә: “Әйе, хаклы син, бәгърем. Ә мин, җүләр, бу фаҗига белән чагыштырганда сукыр бер тиенгә дә тормаган юк-бар нәрсә өчен күпме еллар буе нервыларымны ашадым. Олы кайгы кечкенәсен баса, аягын кисәр алдыннан кеше теш авыртуы турында бөтенләй оныта шул”, – дип авыз эченнән генә мыгырданудан башка чарам калмады...
Локман ЗАКИРОВ |
Иң күп укылган
|