поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.05.2016 Милләт

Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үтте

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның безнең арадан китүенә дүрт ел вакыт узып та киткән. Узган атнада Актерлар йортында әдипне искә алу кичәсе үтте. Аны Татар дәүләт филармониясе оештырды. Әзерләүдә башлап йөрүчеләрнең берсе – филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе, Туфан ага белән «Сәхнә» журналында бергә эшләгән Земфира Гыйльметдинова кичәне дә үзе алып барды.

Бу көнне Актерлар йортында әдип белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, аның тугры укучылары җыелган иде.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Туфан Миңнуллинны юксынуын яшермәде.
 
– Ул туган ягы кеше­ләренә ярдәмчел булды. Татар теле, мәдәнияте, гади халык тормыш-көнкүреше дә сыйды йөрәгенә. Туры сүзен җиткерә белде, милли сәясәткә юл салды, – диде ул. – Мин әле хәзер дә Дәүләт Советы утырышында кискен сораулар күтәрелгәндә, ирексездән, Туфан ага урынына карыйм. Тик ул анда юк...  Анда башка кеше утыра. Инде башка чакырылыш депутатлары эшли, тик парламентка Туфан абыйлар һәрчак кирәк.
 
Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Туфан Миңнуллин белән 45 ел буе аралашып яшәгән, уртак­лашыр хатирәләре дә күп.
 
– Миңа бүген Туфан җитми, гомумән, ул татар халкына җитми, – дип башлады ул сүзен. – Бервакыт Азнакайда Нәҗибә ханымга ат бүләк иттеләр. Туфан абый атны машина белән алып кайтмады, җигеп, арбага утырып, биш көн Мәрәтхуҗага кайттык. Самолетка утырмый иде. Австриягә, Германиягә поездда бардык. Финляндия­дән – балта, Авс­триядән – кабак төше, Германиядән кесә сәгате алып кайтты. Хыялы Истанбулны барып күрү иде, әмма анысы тормышка ашмады.
 
Кичәдә театрда гөрләп барган «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә Җәмил ролен уйнаган Әсхәт Хисмәтов Җәмил җырын башкарды. Ә шул ук спектакльдәге дуэтны алар Зөлфирә Зарипова белән бергәләп башкардылар. Күренекле җырчы Флюра Сөләйманова да бу көнне «Сибелә чәчем» җырын тикмәгә генә сайламаган икән. Ул үзенең 65 яшьлек юбилеенда Туфан абыйның: «Машинада барганда Флюра Сөләйманова «Сибелә чәчем»не җырлый башлады. Мин елап җибәрдем», – дип сөйләгән сүзләрен искә төшерде.
 
Туфан ага – әле һаман да ачылмаган китап. Әнә Филармония директоры Кадим Нуруллин да: «Мин Туфан абыйны бөтенләй белмәгәнмен. Аның «Утырып уйлар уйладым» китабын укып чыктым да янә хәйран калдым. Драматург ышандырып язса гына уңыш казана. Ул ихлас язучы иде», – ди.
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»