|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2016 Криминал
Татарстанда студент егет мәчеттән акча урлаганАрча районы суды 19 яшьлек М. Н.-ка карата хөкем карары чыгарды. Егет РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча урлашуда гаепле, дип табылды. Суд тарафыннан ачыкланганча, быелның 26 март кичендә Н. Үрнәк бистәсе мәчетенә керү урынында урнаштырылган сәдака тартмасын урлый. Андагы акчаны тәмәке һәм сырага сарыф итә, калганын яшереп куя.
Көллияттә белем алучы студент егет үз гаебен тулысынча таныган, килгән зыянны да кайтарган. Суд аңа 300 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләү турында карар чыгарган.
--- |
Иң күп укылган
|