поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.08.2009 Дин

УРАЗА НИЧЕК УЗА?

Наил Шәйхетдинов, Фирдәүс Әхтәмова, Зөһрә Сәхәбиева, Илнур Фәйзрахманов, Альфред Мөхәммәтрәхимов сөйли.

Наил ШӘЙХЕТДИНОВ, Тинчурин театры артисты:

– 15 еллар элек ураза тота башладым. Быел да, Алла боерса, бер көн калдырмый тотарга исәп. Әти-әнинең сәхәргә торганын күреп үстек, хәзер балаларыбызны, оныкларыбызны шуңа өндибез. Августта көн озын, 17 сәгать ач торырга туры киләчәк. Тагын да ныграк сынаучы ай җитә. Изге юлда булучыларга Аллаһы Тәгалә ярдәм итә ул. Театрыбыз артистлары да моңа бик теләп алынды.

 

Фирдәүс ӘХТӘМОВА, Камал театры артисты:

– Рамазанны көтеп, сагынып алам. Ул гөнаһлардан арына торган изге ай. Бу айда җеннәр, шайтаннар бәйдә була. Теләге бар кешегә изгелек кылырга бернәрсә комачауламый. Соңгы ун елда бер көн дә калдырмый ураза тотам. Аллаһым моны кабул итсен. Быел да исән-сау булып тотарга язсын.  Беренче көнне үк ике җиргә авыз ачарга чакырдылар. Ифтарга йөриселәр алда әле. Шул сәбәпле, бу айда бераз тазарып алам.

Тагын шуны әйтәсем килә, Рамазан аенда күп нәрсә тәртипкә салына. Сәхәргә тору үзе бер кызык.  Хаҗга барып кайткач, тормышка карашым, фикерем үзгәрде.  Барлык мөселманнарны изге бәйрәм белән тәбрик итәм. Аны бәхет, шатлык, куанычлар белән үткәрергә язсын!

 

Зөһрә СӘХӘБИЕВА, җырчы:

– Үзен мөселман дип санаган һәр кеше Рамазан аен Аллаһы Тәгалә риза булырлык итеп уздырырга тиеш. Әмма “Ураза тотам” дип кычкырып йөрергә кирәкми. Бу – Хак Тәгалә һәм син үзең генә белә торган изге гамәл. Ураза тоту кешенең сәламәтлегенә дә бәйле. Булдыра алмаганны Аллаһы Тәгалә көчләми. Мин исә Аллаһым каршындагы изге бурычымны ел саен үтәргә тырышам. Быел да өметләнәм. Аллаһым насыйп итсен.

 

Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ, “Яңа гасыр” радиосы баш мөхәррире:

– Рамазан аеның башында, уртасында һәм ахырында ураза тотам. Быел да, Алла боерса, шулай эшләргә уйлыйм. Мәктәптә укыганда ук, дәү әнигә ияреп, сәхәр ашарга тора идем.  20 августта кичке сәгать уннан төнге уникегә кадәр быел беренче тапкыр “Яңа гасыр” радиосында вәгазьләр яңгыраячак. Башка еллардан аермалы буларак, догалы сәгатьләр үткәрергә уйладык.

 

Альфред МӨХӘММӘТРӘХИМОВ, “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы корреспонденты:     

– 20 нче тапкыр ай буе ураза тотам. Әгәр авырып ятсам, соңыннан булса да тотып бетерәм. Быел изге ай вакытына туры китереп, махсус ял алдым. Бу эшне өйдә тыныч шартларда башкарырга телим. Гадәти көндә төш вакыты җитүгә, ашыйсы килә башлый, ә Рамазан аенда, әллә үзеңне алдан әзерләгәнгә, су да капмый йөреп була. Бер-ике көне авыр, әлбәттә. Баш та сызлый. Соңыннан ияләшәсең. Пәйгамбәребез әйтүенчә, ураза тоткан кешенең ике шатлыгы бар. Дөньялыкта авыз ачкан чак һәм ахирәттә җәннәткә кергән вакыт.


---
Ирек мәйданы
№ --- | 21.08.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»