|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2016 Ир белән хатын
Кияүгә 35, кәләшкә 6 яшь (ФОТО)Әлеге никахны белеп алып, полиция кияүне тоткарлаган. Бу хәл Индиядә, Раджастан провинциясендә булган. Борынгы гореф-гадәтләр буенча монда өйләнгән ир-ат кияүгә чыккан хатын-кыз белән мөнәсәбәткә керә ала икән, әлбәттә, ике хатынны да матди яктан тәэмин итә алса. Иң мөһиме, алар икесе дә гаиләле булырга тиеш. Әлеге 35 яшьлек кияү – Ратан – өйләнмәгән булган һәм 6 яшьлек кызчык белән туй уздырырга карар кылган. Кызның әти-әнисе каршы түгел, чөнки кияү акча түләгән. Хәзер Ратан үзе гашыйк булган, кияүдәге теләсә нинди хатын белән мөнәсәбәтләр кора ала. Аңа бары тик хөкем карарын гына көтәсе калган. Ә 6 яшьлек Ната кияүдә булса да, әти-әнисе йортында яшәячәк, дип яза almet-rt.ru.
--- |
Иң күп укылган
|