поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.05.2016 Мәдәният

“Рәшит фәрештә кебек изге күңелле иде” (ФОТО)

Рәшит Ягъфәровны тәкъдим иткәндә, нәрсәдән башларга да белмәссең. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен бөртекләп җыйган зур галим, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе, артист, баянчы, биюче, милләтпәрвәр уллар үстергән ата кеше... Әйтерсең лә, Рәшит абый бөтен татар дөньясын колачларга тырышкан. Быел февральдә аңа 70 яшь тулыр иде.

Шушы уңайдан Рәшит Ягъфәровның Казандагы фатирында булып, аның тормыш юлдашы Әкълимә ханым белән әңгәмә корып кайттым. Шунысын әйтим: әңгәмәгә әзерләнгән вакытта бу йортны күрәсем килү теләге артканнан-арта барды, чөнки Рәшит абый турында кайсы гына истәлекне укыма — дусларыныкымы ул, студентларыныкымы, якташларыныкымы — џәммәсе аның Гагарин урамындагы шушы фатирын искә алып, анда кунак булганнарын әйтеп үтә. Исләрендә калуы гаҗәп түгел: Ягъфәровларның өе — тыйнак кына тормышлы, әмма бик рәхәт оя булып чыкты. Милли оеткылы, җылы рухлы йорт.


“ӘКЪЛИМӘ ГАЛИЯБАНУНЫ УЙНАСА, МИН ХӘЛИЛ БУЛАМ”
 
— Әкълимә ханым, Рәшит абый гаиләдә нинди иде? 
— Рәшит белән 1970 елда таныштык. Ул Бардада (Пермь өлкәсе) район газетасында эшләп йөри, мин исә комсомол район комитетында хезмәт итәм. Халык театры труппасында бергә туры килдек тә танышып киттек. “Галиябану”ны куярга әзерлек бара иде, шунда Рәшит режиссерга: “Әкъ-лимә Галиябануны уйнаса, мин Хәлил булам”, — дигән. Дуслашып ике генә атна йөрдек, Рәшит озакка сузмады — мине редакция машинасына утыртып алып китте дә авылы Күчтәнтигә килен итеп төшерде. Килеп керүгә үк Рәшитнең әти-әнисен дә, туганнарын да (алар гаиләдә алты бала, Рәшит олысы) якын иттем. Гаҗәеп яхшы кешеләргә эләктем, бәхетем булды, Аллага шөкер. 
 
 
Өйләнешеп өч ай яшәгәннән соң, Рәшитне армия хезмәтенә, Новосибирск шәһәренә алдылар. Улыбыз Илдар туганда Рәшит армиядә иде, бала тудыру йортыннан мине әтием каршы алды, шул вакытта ирсез булуыма нык үртәлгәнемне хәтерлим. Әмма бераздан Рәшит кайтып төште бит! Командирларын ничек күндерә алгандыр! Читтән юаш кебек күренсә дә, үҗәт иде шул ул. 1973 елда Казанга күчендек. Кече улыбыз Юлдаш монда туды.
 
 
Балаларга карата Рәшит шактый кырыс иде, улларыбызны шәхес итеп күрде, гадел, төпле итеп үстерергә тырышты. Балаларга милли үзаң тамчылап сеңгәндер инде. Бездә бертуктаусыз кеше иде, кем килсә дә, милли мәсьәләләр турында гәп корыла, балалар моны ишетеп, күреп үсте. Өйдә балаларга урысча сөйләшүне тыя килдек. Рәшит экспедицияләрдән халык авыз иҗаты үрнәкләрен магнитофон тасмасына яздырып кайта — аларны да балалар белән бергә тыңлый идек. Бармаган татарча спектакль юк иде, ул музейлар, Хәтер көне, Республика көне дисеңме, башка милли чарамы — барысына да балаларны йөрттек. Кечкенәбез Юлдаш бервакыт: “Бу йөрүдән шундый арыйм, театрда урындык астына төшеп йоклыйсым килә”, — дигән иде. Рәшит: “Әйдәгез!” — диюгә, җыенып чыгып китә идек шул. Өйдә эш кырыкка ярылып ятса да, каршы килми идем, туктале, кер уасым, идән юасым бар, эш күп, дип өйдә калганыбыз булмады. 
 
 
Илдар хәзер танылган кинорежиссер (Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе — ред.), Юлдаш халыкара компаниядә программист булып эшли, әлегә Гонконгта яши. Улларымның үзләрендә дә икешәр бала џәм мин Рәшит тәрбиясен оныкларымда күрәм. Юлдаш бигрәк тә кырыс — балаларының урысча сөйләшүен ишетсә, шундук шелтә белдерә. Илдар әтисенең төпле киңәшләрен юксына, чөнки “Күктау”, “Бәхеткәй” фильмнарын әзерләгәндә, әтисе аның киңәшчесе булды. Рәшит вафатыннан соң, Илдар кыска метражлы “Югалту” фильмын төшерде. Шул вакыт киңәш сорыйсы килгәндер инде, “Их, әти булса”, — дип куя иде. “Әтинең кабер ташына кулымны куеп, аннан ярдәм сорадым. Беләсеңме, әни, фильмны төшерү көне 40 градуслы суыкка туры килде, ул температурага бер аппаратура да чыдамый, ә безнеке эшләде. Моны әтинең ярдәме дип кабул иттем”, — дип сөйләгәне истә. 
 
Милли тәрбия дигәннән, Илдарның Мәскәүдә ВГИКка укырга “Туган телне” җырлап кергәнен беләсезме? Комиссия алдында татар җырын башкарган бит ул! Безгә хәбәр иткәч, гаҗәпләнмәдек тә — Рәшиттән туган бала бит (көлә). Укып бетергәч, Илдарның Мәскәүдә калу мөмкинлеге дә бар иде, тик улыбызның Казанга кайтып, татарга хезмәт итәсе килде. 
 
Рәшитне барыбыз да сагынабыз, ул ныклы терәк, яхшы ир булды, санлады, кадерләде. Гомеренең соңгы елларында миңа: “Синең белән оҗмах күрдем, теге дөньяда оҗмах булмаса да ярый”, — дия иде. 38 ел бергә гомер кичердек.
 
“КАЗАНДА КАЙНАМАСАҢ, ПЕШЕП БУЛМЫЙ”
 
 
— Рәшит абый турындагы истәлекләрнең һәммәсендә аның уттай янып торуы, тыңгысызлыгы әйтелә. Яшерен-батырын түгел, милли өлкәләр зур көч, даими эшчәнлек һәм көрәш таләп итә, әмма җимешләрен саранланып кына бирә. Рәшит абыйның эшләре бихисап күп булган. Аның шулкадәрле авыр өлкәдә эшләвенә мөнәсәбәтегез нинди иде?
— Үҗәтлегенә гомер буе шаккаттым! Һәм аның иҗадый илһамын куркытмаска тырышып яшәдем. 
 
“Казанда кайнамасаң, пешеп булмый”, — дигән сүзне еш кабатлый иде ул. 1973 елда аның үҗәтлеге белән Казанга күченеп килдек, чөнки Рәшитнең укыйсы, фәнни эзләнүләр алып барасы килде. Бер кыенлык та куркытмады үзен, ә мин аңа ышандым. Казанда 7 ел буе кеше почмакларында яшәдек, аннары Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) безгә шушы өч бүлмәле фатирны бирде. 
 
Рәшит эшкә туймас булды. Әле Бардада яшәгәндә үк, редакциядәге эше өстенә, халык театрында режиссер, мәктәптә татар теле укытучысы, балалар өчен әдәбият түгәрәге җитәкчесе булырга да өлгерә иде. Ул балалар түгәрәгенә төрле авыллардан Бардага укучылар җыелыр иде, ә шул арада буран чыкса, Рәшит барысын да өйгә алып кайта. Идәнгә зур итеп урын җәябез дә йоклатып чыгарабыз. Эшчәнлек җимешләре дигәннән, шул түгәрәккә йөргән кешеләрдән күпме татар журналисты чыкты. Рәшит бик күп яшьләргә канат куеп, алдагы юлларын сайларга булышып кына калмыйча, аларны Казанга китертеп, укырга кертеп, яшәү урыннарын хәстәрләп тә йөри иде. 
 
 
Халык авыз иҗаты үрнәкләрен эзләү өчен, Рәшит озакка экспедицияләргә чыгып китә иде. 1985 елда ул балалар фольклоры буенча кандидатлык диссертациясен яклады. Нәкый Исәнбәттән соң Рәшит — бу өлкәне өйрәнгән бердәнбер татар галиме. Милләтем, халкым дип яшәде, эшләгәне күп очракта бушлай иде, җәмәгать эшчәнлеге өчен акча түләүче юк бит ул. Мин ирне шулай булырга тиеш, дип кабул иткәнмендер, күрәсең. Миңа байлык та кирәк булмады, Рәшит үзе исә матди дөнья турында гомумән уйламый иде.
 
Фәнни, иҗадый эшчәнлеген гел хуплап килдем, үсендереп, мактап тордым. Рә¬шит кинәнеп эшләсен дип, хуҗалыктагы бар эшне үз өстемә алдым. Ә менә Татар иҗтимагый үзәгендә кайнавына бар күңелем белән каршы килдем. Хәтерлим, ТИҮ съезды буласы көнне өйдән Рәшитне: “Берүк рәис итеп сайлана күрмә!” — дип чыгарып җибәрдем. Бераздан шат тавыш белән: “Мине сайладылар!” — дип шалтырата. “Мин сине өйгә кертмим! Нишләдең син, бетерәсең бит үзеңне!” — дим. Бу өлкәнең аның сәламәтлеген какшатасын сизгәнмендер, күрәсең. Рәшит өчен тынгысыз урын булды ул. Андагы тавыш-гаугадан бигрәк, татар халкына карата булган гаделсезлекләргә көенә иде. Күтәрелеп бәрелә торган кеше түгел иде бит ул, эчтән яна иде. Шикәр чире белән авырды, бөерләренә зыян килеп, гемодиализга йөри башлады. Йөрәге начарланды. 
Рәшитнең ТИҮгә йөргәнен Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да өнәп бетермәделәр. “Уен һәм йола фольклоры” темасына докторлык диссертациясе әзер иде. Яклатмадылар. Юкса көне дә билгеле иде, яклаганнан соң комиссияне сыйларбыз дип, ризыклар төяп барган идек. Шунда ачуым килеп: “Ярар, яклатмасалар, теге дөньяда аны сорамаслар әле”, — дип әйткәнем хәтердә. Ник алай дигәнмендер инде, Рәшиткә каты бәрелдем бугай.
 
 
“ГОМЕРКӘЙЛӘР КҮПЕР САЛЫП ҮТТЕ”
 
— Әкълимә апа, Рәшит әфәнденең бар хезмәтләре дә түкми-чәчми халыкка җиткерелдеме, әллә тапшырып бетерәсе бөртекләре калдымы әле?
— Рәшитнең үзе исән чагында кәгазьгә басылып, мәңгелеккә калган мирасы — 15 монографиясе, шулар арасында “Шигърият чишмәләре”, “Татар халкының уен фольклоры” хезмәтләре, “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Балалар фольклоры”, “Таң ата да кич була” фәнни-популяр китаплары, “Тулпарларым”, “Генерал әтәч” шигырь җыентыклары, “Бәетләр”, “Мөнәҗәтләр” тупланмалары, 600 ләп фәнни мәкаләләре. “Уен — күңел ачкычы” дигән китабы аның вафатыннан соң чыкты. 2010 елда Барда район хакимияте тырышлыгы белән “Җәгъфәр” дип аталган истәлекләр китабы, 2011 елда “Сагынылды” дигән шигъри җыентыгы нәшер ителде. Быел Татарстан Язучылар берлегендә Рәшиткә багышланган зур кичә үтте. Ә 2009 елдан бирле Бардада ел саен “Ягъфәров укулары” үткәрелә, анда татарлар яшәгән төбәкләрдән танылган иҗатчылар, галимнәр, артистлар кайта.
 
Рәшит Бардадан, туган ягыннан уңды, бу — аның зур бәхете. Үзен дә кадерләп тордылар, вафатыннан соң да онытмыйлар, якташларыбызга рәхмәт яусын. Рәшитнең иҗатына күз салсагыз, туган ягына һәм шул як халкына, гореф-гадәтләренә карата чиксез мәхәббәтне тоярсыз. Аның галим булып китүенә дә туган ягы сәбәпче бит — беренче фольклор үрнәкләрен, әкият-риваятьләрне туган авылында эзләп тапты. Ул үрнәкләрнең һәрберсе халкыбызның бөеклеген, талантын раслый бит!
 
Кайчан да булса нәшер ителер әле, дигән өметтә Рәшитнең “Нургали маҗаралары” дигән хезмәте ята. Мирасханәгә бирәсе киноленталары, магнитофон тасмалары да бар әле — аларын үзем барлап тапшырырга ниятлим. Әлбәттә, Рәшитнең докторлык диссертациясенең зур хезмәт булып чыкканын һәм халкына файда китерүен дә күрәсе килә. 

Әңгәмәдәш — Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Ирек мәйданы
№ --- | 17.05.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»