|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2016 Криминал
Өченче баласын үтереп күмеп куйганБу куркыныч хәл май бәйрәмнәрендә була. Новокузнецк районы авылында бер хатын өченче баласын таба һәм аны сулы тазда батырып үтерә. Аннан полиэтиленга төрә дә җиргә күмеп куя. Аның йөкле икәнен белгән күршеләре, хатынның гәүдәсе элекке хәленә кайтканын күреп, шиккә калалар һәм бу хакта полициягә хәбәр итәләр. Хокук сакчылары хатынны чакыртып сораштыргач, аның яңа туган сабыен үтергәнлеге ачыклана. Үз адымын ул ике бала өстенә өченчесен дә тәрбияли алмаячагы белән аңлата. Аның ире дә булмый. Ул баланы очраклы кешедән тапкан була.
Кемерово өлкәсендә җинаять эше кузгатылган. Кансыз ананы 5 елга кадәр төрмә көтә, дип яза saby-rt.ru.
--- |
Иң күп укылган
|