поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2016 Язмыш

“Бәхил мин, кызым, бәхил”

Еллар узган саен әнине сагынам. Кочагына кереп сыенып, аның кытыршы кулларын үбеп, бәхетле мизгелләр кичерер идем. Тик киткәннәрне кайтарып булмый шул. Әнием сабырларның сабыры, акыллы, тирән фикерле, кешенең кем икәнлеген бик тиз аңлап ала. Әгәр дә әтисе, абыйлары үлеп китмәгән булса, укып чыгып, зур кеше булыр иде ул.

Үз гомерендә беркем белән дә ызгышмады ул. Әйтәсе килгән сүзләрен бары бер мәкаль белән генә җиткерер иде. Әти белән дә сүзгә килгәннәрен, без – биш бала алдында кычкырышканнарын беребез дә хәтерләми. Әни беркайчан да әтинең сүзеннән чыкмады.

Әти белән 50 ел гомер итеп, алтын туйларын уздырып, әти мәңгелеккә китеп баргач, урамдагы өлкән яшьтәге парларга карап кызыгыр иде. “Әй, бәхетле дә соң парлы картлык”, – дия иде мәрхүмкәем.
 
Әни ачлык елны ире, ике баласы ачтан үлгән, аннары сугыш кырында өч баласын югалткан, ике баласы гына исән калган кайнанасын – кайгы-хәсрәттән көйсезләнгән Хәнифә әбиемне дә яшь баланы карагандай карап-тәрбияләп, хәер-догасын алып, хөрмәтләп озатты. Төп йортта калган Мөнир абыем һәм Фәридә киленебез белән дә 20 еллап гомер кичерде ул. Бер генә тапкыр да киленен яманламады. “Фәридә әйбәт инде ул, рәхмәт аңа”, – дия иде. Авылда кешеләр дә: “Менә, Гайшәбикә, үзең кайнанаң Хәнифәгә игелекле җан булдың, киленең дә сиңа шул игелекләрең өчен бүләк”, – дия торган булганнар.
 
Әти бервакыт әнинең туган көнендә: “Мин үлсәм, карчык, сиңа 7 ел яшәү мәҗбүри, 7 яшькә яшь бит син миннән. Тик 7 елдан соң сагынырмын инде мин сине”, – диде. Әти үлгәч, әни коелып китте, гел әтине сагынды. Бер кайткач, күрше Фатихабану апа: “Кара әле, олан, әниең бер кәгазь кисәге биргән иде, әтиеңә багышлап яздым бит диде, мәле, сиңа бирәм”, – диде. Ул кәгазьдә мондый юллар бар иде: “Эчтем-эчтем, белә алмадым салкын суның тәмнәрен, үзең белән алып киттең тормышымның ямьнәрен”. Сагынуларын кәгазьгә күчергән бәгырькәем.
 
Әни һәр елны әтиегез калдырган тагын бер ел узды, алты ел калды, биш ел, дүрт ел дип саный барды. Ул санаганда мин: “Әни, үзәкне өзмә инде, әти дә әүлия түгел бит”, – дия идем. Ә ул санады. Җиденче елны соңгы ел диде. Нәкъ 7 елдан, туган көне узып, бер ай үткәч, бәгырьләрне телеп китеп барды. Соңгы сүзе итеп: “Әлфинурымны күрә алмый китәм инде”, – дип өзгәләнеп алган җаныкаем. Ә миңа бу елны очы-кырые күренмәгән кара болыт ишелеп төште. Һәр көн әни янына кайтырга дип өзгәләнсәм дә, иремне ташларлык түгел иде. Аягын кистермәс өчен бармаган җир калмады. Соңгы чиктә трофик язвалар чыгып, аны төн йокысыз 15 минут саен чистартып, инде иртәгә калдырып кайтам, әни якынрак бит дигән көнне аның үлгәнен хәбәр иттеләр. Әнине озатып килүемә, ирем яртыүлек хәлендә ишек төбендә: “Бүген кайтмасаң үлә идем”, – дип еламсырап тора иде. Үлем кайгыларын читкә куеп, аны дәваларга тотындым.
 
Әнинең кырыгына кайта алмадым, чөнки шул көнне иремнең аягын кистеләр. Берничә көннән тагын үлә башлады, икенче операциягә алып кереп киттеләр. Бу юлы без бер-беребез белән мәңгелеккә бәхилләштек. Тик ирем табибларны шаккатырып исән калды. Хәзер уникенче ел китте, Ходай тәгалә берсен булса да исән калдырыйм дип әйткәндер, күрәсең.
 
Әни исән вакытында ук бәхиллеген бирсә дә, кайта алмавым өчен өзгәләнеп йоклап китсәм, әни төшкә керә. “Кызым, мин сиңа бәхил, бәхил, бәхил”, – дип кабатлый. Шул төшне өч тапкыр күрдем дә, елауларыма сабыр итеп, күңелем тынычланды.
 
...Зиратка килгән саен ике күбәләк каршы алып, озата. Беләләр, сизәләр кайтуымны. Әни белән әти янәшә яталар. Кырыйларында Хәнифә әбием, бер читтә, биш куш каен төбендә – әнинең әнисе.
 
 

Әлфинур ГАЛИЕВА, Азнакай
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.05.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»