поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.05.2016 Җәмгыять

Исемең сәер – кемнәр куйган...

Татарстанда “Обамка” туңдырмасы чыгара башладылар һәм тиз арада җитештерүне туктаттылар да. Эшмәкәрләрнең әлеге яңгырашлы исем халык күңеленә хуш килер һәм зур табыш та китерер дигән өметләре акланмады. Чаллыдагы “Славица” шир­кәте шоколадлы яңа туңдырма чыгара башлаган иде. Исемен “Обамка” дип куйганнар. Бик заманча һәм вакытлы алым дип кабул ителсә дә, бизнес-проектның гомере уйланылганча озын булмады.

Ширкәт җитәкчелеге яңа туңдырма турында: “Тышлыкка мөлаем бер персонажның рә­семе ясалды. Кара тәнле ма­лайның колагында – алка, аягында – беләзек, кулында – эскимо”, – дип сөйләде. Исемгә килгәндә, фабрика җитәкчелеген мондый фикергә 1967 елда чыккан “Максимка” фильмы этәргән булып чыкты. Алар кинофильмдагы корабта юнга булып эшләгән, чыгышы белән афроамерикан булган малайга мөкиббән киткәннәр икән.
 
Тик исем белән арттырып җибәргәннәр. Чаллы җитештерү­челәренең даны Россиягә генә түгел, чит илгә дә таралып өлгерде. Бу вакыйга Европа, АКШ матбугатында да чәйнәлде. The New York Post газетасы, “Обамка” туңдыр­масы белән аерым ке­шеләр Мәс­кәү белән Вашингтон арасындагы салкын мөнә­сәбәтләрне исәпкә алып, керем­нәрен арттырырга тели, дип язып чыкты. 
Reuters агентлыгына исемен атарга теләмәгән американ түрә, “Обамка” исемле туңдырманың барлыкка килүе Россиядә АКШка каршы барган кампаниянең бер чагылышы, дип белдергән. Бөек­- б­ританиянең The Times газетасы моны, көндәлек расизм үрнәге, дип язып чыкты. Россиядә АКШ илчелегенең пресс-атташесы Виль­ям Стивенс “Реальное вре­мя”га туңдырма җи­тештерүне: “Соң­гы вакытта Рос­сиядә Америкага каршылык киң җәелде, бу хәл дискриминация һәм расизм рә­вешен алганда бигрәк тә кызганыч”, – дип бел­дергән.
 
Шау-шу зурга китте, чаллыларга акланырга туры килде. “Исем, атамалар җиңел истә калырга тиеш. Хыялланырга яратучыларда, күзаллавы яхшы булган кешеләрдә исем төрле ассоциа­цияләр тудыра ала. Әмма без чыгарган продукция балалар өчен. Ә алар сәясәттән ерак тора”, – дип язды “Славица” ширкәте үзе­нең рәсми матбугат релизында. Россиянең кайбер мәгълүмат чаралары әлеге исем белән туң­дыр­ма сынау рәвешендә генә җитештерелгән булган дип язып чыкты. Әмма “Славица”ның финанс директоры Анатолий Рә­хим­ханов 29 апрель көнне “Фейсбук”та туңдырма даими җитештерүгә куелды, дип язган иде. 11 майда исә Рәхимханов бу язуны һәм фотоларны үз битен­нән алып аткан булып чыкты. Ширкәттә дә: “Бездә “Обамка” исеме белән туңдырма җитеш­терелмәде”, – дип әйтәләр.
 
Россиядә расизм чаткылары белән товар җитештерүнең беренче очрагы гына түгел бу. Яңа ел бәйрәме алдыннан Санкт-Петербургтагы “Евростиль” ҖЧҖ АКШ президенты Барак Обаманы, кара тәнле булуына ишарәләп, маймыл баласы итеп сурәтләгән такталарны сатуга чыгарган иде. Куна такталары Казандагы “Бәхет­ле” ки­бет­ләрендә дә сатылды. АКШның Россиядәге илчелеге әлеге хәлгә ризасызлык бел­дергәч, такталар сатудан алынды, “Бәхетле” шир­кәте гафу үтенде.
 
Россиядә “Путинка”, “ВВП”, “Медведев”, “Нацпроект”, “Кремлевская” кебек аракылар да чыга. Сүз уңаеннан, аракы маркасында билгеле кешеләрнең, сәя­сәтчеләрнең исемен куллануны тыйган закон проекты бар иде, әмма ул ни өчендер тор­мышка ашырылмады.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»