поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.05.2016 Җәмгыять

Флюра Низамовадан чишмәләр турында язма

Күршебез, авыл мулласы Тимерҗан абый белән күбрәк чишмә буенда, су алганда очрашабыз.
– Бу суның савабы синең әтиеңә, аннары мәрхүм Рифкать агайга, тагы чишмә чыгарганда булышып йөргән күршеләргә тия инде! – ди ул һәр очрашкан саен. – Урыннары җәннәттә була күрсен! Ничә еллар эчәбез бит шушы суны...

Чишмәбез юл өстендә генә – урам халкына асфальт юлдан килеп кенә су алырга уңайлы булса, үткән-сүткән, чит-ят кешегә дә туктап су тутырырга махсус эшләнгән диярсең! Авылыбыз Ярмәкәй–Уфа юлында утырганга күрә, бик күпләр юл өстендәге чишмәне яхшы белә, үткәндә туктап су җыяр өчен машиналарында зур-зур савытлар йөртәләр. И тутыралар суыбызны, и тутыралар, көянтә-чиләк асып чишмәгә килгән авыл кешесенә бик еш кына суга чират торырга туры килә хәтта.
 
Кыдаш елгасының теге ягындагы Биектау итәгеннән тибеп чыгып, ярты чакрым чамасы юлын торбадан үтеп, бу якка чыккан чишмәнең агымы әллә ни көчле булмаса да, Үзәк урам халкына бик кадерле ул, якын-тирәдәге бердәнбер чишмә чөнки. Суы бераз катырак, известьлерәк булса да, ашка-чәйгә тотарга бик тәмле. Хәзер авылда һәркемнең ишегалдында үз коесы бар-барын. Күпләр, идән астына насос куйдырып, суны өй эченә үк керткән. Шәһәр җирендәге кебек, керне дә автомат машинада гына юалар. Чиләк белән су ташып, аннары юынтыгын кире түгеп мәшәкатьләнәсе дә юк. Ләкин нибары сигез-тугыз гына метр тирәнлектән чыкканга күрә, эчәр су дип атарлык түгел, юынырга гына тотарлык ул кое сулары.
 
Кышларын чишмәгә кеше азрак йөри, машиналар да сирәгрәк үтә. Ә менә җәй көннәрендә... Пычрак, зур машиналары белән авыл урамын таптаучы нефтьчеләр генә җитмәгән, сусаклагыч буасына ял итәргә килүчеләр дә бер-бер артлы тезелешеп, суга чиратка басалар. (Ярмәкәй сусаклагычы дигән галәмәт зур буа нәкъ безнең Иске Шах авылы янында, Өстәвәнҗе елгасының өскерәк агымында урнашкан). Берсенә дә: “Су – безнеке, алырга хакыгыз юк”, – дип әйтеп булмый, табигать биргән байлык бит, уртак милек. Чишмәгә якын торган йортларда яшәүчеләргә узгынчы машиналарның туктап су алуы гына түгел, тавышы да, тузан-пычрагы да комачау итә, югыйсә...
 
Иске Шах авылы күрше-тирәдәге бүтән авыллардан уңайлы урнашуы белән аерылып тора. Авыл башында ике елга – Кыдаш белән Өстәвәнҗе бер-берсенә килеп кушыла да, шактый мул сулы бер елгага әверелеп, авылны икегә бүлеп агып ята. Дүрт-биш чакрым араны үтеп, Иске Турай авылыннан ерак түгел агып үтүче Ыкка килеп койганчы Кыдаш исемен алып бара ул. Елга сулары юлда очраган эреле-ваклы инешләрдән, чишмәләрдән җыелып килә. Ә чишмә-инешләр безнең якта җитәрлек әлегә. Интернетта Гуглга кереп, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының урта өлешенә туры килгән үз тирәлегебезне өстән, космостан күзәтсәң, шул массивтагы сөзәк кенә таулар, урманнар арасыннан агып ятучы дистәләгән инешне, чишмәне табасың. Бу тирәлектәге авыл исемнәренең дә күбесе шул инешләр атамасыннан килеп чыккан. Әйтик, күршедәге Ташлы, Сүлле авыллары. Филологлар сүл, чал, чул сүзләренең аксыл төстәге ком-ташны, су чыганагы тирәсендәге җир катламын аңлатуын, шуңа ияреп Чаллы, Сүлле атамалары килеп чыкканын исбатлыйлар. Бу җәһәттән, Татарстандагы Чаллы шәһәрен генә түгел, әле тагын Кама елгасыннан көньяктарак урнашкан берничә районда Чаллы исемен йөрткән әллә ничә авылны да мисалга китерергә мөмкин.
Бая тасвирлаган чишмәбезнең, Кыдаш елгасын кичеп, безнең урамга чыкканына инде утыз өч ел була икән быелгы җәйдә! Хәзерге буын яшьләре белмәсә дә, мин ул чишмәнең Хәким чишмәсе дип аталырга тиешлеген яхшы беләм. Элегрәк, без бала чакта, авылдагы күп чишмәләр исемле була торган иде. Әйтик, тау итәгенә сыенып ук утырган Кысык Асты урамында бер чишмә Сәмигулла чишмәсе дип йөртелде.
 
Ник дигәндә, ул чишмә урамның аргы башыннан тибеп ята, бабайның өеннән кул сузымы хәтле генә җирдә, һәм Сәмигулла бабай һәрвакыт чишмәне карап, тазартып тора иде. Ә кыска гына урамның икенче башындарак Хәким чишмәсе агып утыра. Аңлашылса кирәк, Хәким бабай шул чишмә янында гына яши иде. Бик чиста-пөхтә карт иде ул: чишмәне карауны үз өстенә алган, суга килүче кешеләрдән дә чишмәгә сак караш таләп итә, чүп-чар калдырганны күрсә, өеңә үк килеп әрләп китәргә дә күп сорап тормый! Кызганыч, хәзер инде андый картлар да юк, чишмәләр дә күзгә күренеп бетә бара. Ә менә утыз еллар элегрәк, Кысык асты урамында торганда эчкән суын тансыклап, бөтен мәшәкатен үз өстенә алып, чишмәне бу якка суздырган кешеләрдән иң беренчесе – үз әтием Гыйләҗетдин Шиһабетдинов иде. Димәк, чишмәбезне Гыйләҗетдин исеме белән атап йөртсәк тә хата булмас кебек! Әни белән икесе бер сүздә булып, күрше-тирә халкын да бу эштә катнашырга өндәп йөрделәр. Кемдер аларның бу ниятен хуплады, ярдәм итәргә алынды, кайсыберләре, шик белдереп (кулдан килмәстәй эш белән йөрисез, янәсе), үзләрен хурлап та маташты әле. Шикләнүчеләрнең дәлиле мондыйрак иде: бер чакрымга якын араны ничек казымак кирәк?
 
Әле тагы шунысы бар: торбаны елга аша сузасы бит. Кыдаш агымы белән килеп өеләчәк чүпкә, ботак-сатакка чыдармы ул? Ләкин әти үзсүзле кеше иде, мәрхүмкәй. Колхоз рәисе Рифкать абый Шакиров та (үзе дә шушы урамда, безнең күршедә генә яшәде), ул чактагы авыл советы рәисе Зәмбилә апа Сөнгатуллина да чишмә чыгартуны хуплап, ярдәм итәргә алынгач, эш башлана.
 
Җитәкчеләрнең нефтьчеләр белән сөйләшеп-табып куйган торбаларын, күршедәге Серафимовский бистәсенә барып юллап, әти кайтарта.
 
Әле бит траншея казырга техника табасы бар. Иске Шах авылыннан җиде-сигез чакрымда гына Түбән Троицк эшчеләр бистәсе бар. Ә анда күп кенә авылдашларыбыз эшли, арада техниканы “иярләгән” егетләр дә бар. Бәширов Әхмәтвәли дигән берсе нәкъ менә безгә кирәкле җир казыгыч трактор йөртә икән. Әти Троицкига барып Әхмәтвәли белән сөйләшеп кайта. Күндәм, әйбәт егет Әхмәт: әллә ничә тапкыр килеп, үзебездә туктап, еш кына тракторын капка төбендә саклауга калдырып, казый башлый траншеяны. Ул килгән саен, әни кунак көткәндәй әзерләнеп тора. Соңрак әни сөйли иде, киткәндә эшчеләргә күчтәнәчкә казлар биреп озаттык, дип. Берни дә жәл түгел, суы гына чыксын! Шулай итеп, урам сулы булды. Бу эшләрне ни өчен шулай нәзекләп язаммы? Бернинди түләүсезгә үз көчен, вакытын кызганмыйча, уртак эш өчен йөргән кешеләрне хөрмәтләп искә алыр өчен язам мин боларны.
 
Инде икенче чишмә турында. Бусы – аръяктагы Мөхәммәт чишмәсе, Мәктәп урамының арткы ягындагы тау итәгеннән ургылып бәреп ята. Бер-ике ел элек, кояшлы сентябрь аенда шул яктагы урман авызында гөмбә эзләп йөрдем дә, текәдән нәкъ Мөхәммәт чишмәсенә турылап төштем. Бу тирәгә күптән чыкканым юк иде. Күр әле, чишмәнең агымы бик көчле икән! Суы да тәмле. Менә бит, без белә-белгәннән бирле ага ул, исеме дә шул ук – Мөхәммәт чишмәсе. Кем булгандыр ул Мөхәммәт, хәтерләүче дә юк хәзер, ә менә исеме чишмәгә берегеп калган. Чишмә чыккан тау өстендә нефть “таган”нары эшләп утыра. Димәк, беркөнне Мөхәммәт чишмәсе суына да майлы таплар төшмәгәе, нефтьле, тозлы тәм өстәлмәгәе. Әнә, басу ягындагы урамда коелар суына ул тәмнәр күптән төште инде. Җир-сулар таланган, экологиябез тәмам бозылып бара торган чорда яшибез шул. Бүгенге ил хуҗаларына җир-су түгел, ә нефть кадерлерәк! Киләчәктә алтын-көмеш тә, энҗе-мәрҗәннәр дә түгел, ә нәкъ менә эчәр су иң кыйммәтле байлыктан саналачак дип юкка гына әйтмиләр югыйсә. Әлегә моны авыл халкы гына тоемлый шул...
 
...Биектау дигән тавыбыз чынлап та биек безнең. Тирә-юньдәге калкулыклардан, таулардан ул нәкъ менә барысыннан да биегрәк булуы белән аерылып тора. Элегрәк, без бала чакта, тау борыныннан аяз көнне карасаң, кырык чакрымдагы Бәләбәй өстендәге рәшә күренә, диләр иде олылар. Тагын бер гаҗәбрәк ягы бар әле ул тауның: бүтән җирдә, кагыйдә буларак, чишмәләр тау итәгеннән генә чыкса, безнең Биектауның ин маңгаеннан, иң биек төшеннән тибеп, чишмә чыгып ята. Тау битләве шәп-шәрә вакытларда тауга турыдан гына менеп җиләк җыйгач, эсседән тәмам сусап, кайтышлый шул чишмә авызына килеп каплана торган идек. Суы салкын, тәмле. Бу чишмәне халык изге санап, ташлары арасына көмеш, бакыр акча салып китә иде әле мин белгәндә. Авыру кешеләр ерактан, дистәләгән чакрымнардан шушы чишмәне эзләп киләләр иде хәтта. Хәзер тауга турыдан менеп булмый, чөнки анда куе урман үсеп утыра – совет чорының соңгырак елларында шәрә битләүләрне сөреп, каен, нарат утыртып чыкканнар иде. Чишмәне хәзер тауны урап менеп, Олы акланны кисеп чыгып, аннары куе агачлыкны, билдән үскән үләнне ерып кына барып табып була.
 
Гомумән, Биектау – Иске Шахның символы инде ул. Кайсы якка гына китмә, тау силуэты, башын көньякка таба борыбрак ял итәргә яткан ниндидер зур, куәтле җанвар шикелле, сине әле бик озак озата бара, ә кайтканда, ерак чакрымнардан ук күренеп, каршы ала. Элек картлар, бу тауның асты тулы су икән, ә башындагы уйсулыкта кайчандыр күл булган, тора-бара күл кипкән, дип сөйлиләр иде. Моңарчы авыл тирәсендәге иген басулары уртасына кереп, йә булмаса сөзәгрәк тау өстендәге тигезлекләргә менеп кенә җирне бораулап йөргән нефтьчеләр, инде килеп, Биектау башына да менеп җиттеләр. Кыеклабрак әйтсәк, тауның башына җиттеләр! Шактый гына мәйданда урманны кисеп аударып, җирне кырып, күтәртеп юл салдылар. Аннары тау башындагы тигез үләнлекне – безнең кырын ятып кына җиләк җыйган Олы акланны актарып, күрсәң кот очарлык хәлгә китерделәр. Бораулау манаралары бик озак үкереп, гүләп утыра торгач, ниһаять, нефть тапканнар булып чыкты. Хәзер тау өстендә нефтьне тирәннән тартып алып, каядыр кудырта торган качалка-таганнар эшләп тора. Җирне бу кадәр ерткалау, мәсхәрәләү кая илтеп чыгарыр икән? Билгеле инде, яхшыга түгел.
 
Ирексездән, бер әкияти-мистик юрауга ышанып та куярсың, билләһи. Авылыбызның Елга урамында үскән бер кыз, шактый еллар элек инде, кинәт чирләп китә. Үзен-үзе белештерми, атналап авырый кыз. Ир-ат тавышы белән сөйләнә, үзен Мөхәммәт карт дип белдерә. (Мөхәммәт чишмәсе хакында язган идем өстәрәк). Озакламый Биектау шартлап, авылны су басачак, дип кисәтә кыз. Аның әйткәне быелга, 2016 нчыга туры килә әле! Бу хәлнең шаһитлары һәм телдән-телгә сөйләп белгәннәр әлеге сәер юрауны авырып-кызышып яткан үсмернең саташуы дип кенә кабул иткәндер инде, билгеле. Ләкин авылны, табигатьне экологик талану афәте чорнап алган саен, шул сәер хәлне искә төшерми дә булмый шул. Кая барма, нефть таганына килеп юлыгасың. Авыл өстендә, Өстәвәнҗенең безгә бик якын гына агымында, миллионлап тонна су куәтен тыеп-буып, сусаклагыч җәйрәп ята. Әлеге галәмәт тә зур һәм коточкыч гөнаһлы эшләрнең әҗер-файдасы, әлбәттә инде, авыл халкына тими диярлек. Киресенчә, халыкка уңайсызлыклар гына тудыра алар.
 
Әйе, асфальт юлдан йөрибез. Нефть булмаса, нинди акчага юл салыныр иде әле, дип телебезне кисәләр еш кына. Ләкин юлны шул ук нефтьчеләрнең йорт зурлыгындагы үз машиналары ук ватып-җимереп барганын, шул нефть аркасында чишмәләребез пычранганын, иген басулары, көтүлекләр кысрыкланганын, күп кошларның, бөҗәкләрнең юкка чыга баруын әйтмиләр. Болай барса, авыллар бөтенләй бетеп (алар инде болай да бетү алдында тора, җирдә, игенчелектә, малчылыкта эшләргә теләгән кешегә бик кыен, ә бүтән төрле эш юк дәрәҗәсендә!), бөтен кеше дә шәһәрләргә күченсә, халык затсыз-нәселсез, җирсез-тамырсыз манкортка әйләнәчәк, милләтләр дә, тел дә бетәчәк бит әле! Экологик афәт өстебезгә ишелеп килә. Моны авыл кешесе иң беренчеләрдән булып тоя, билгеле. Чөнки ул шул мохиттә яши, җир тетрәтеп килгән гыйфритнең дәһшәтле адымын һәр күзәнәге белән ишетә, авыр, сөремле сулышына тончыга...
 
Юлда күп йөргән кешеләргә матур итеп ихаталап алынган, үзенә күрә бер төрле милли бизәкле архитектурага төренгән чишмәләр янына туктап су эчәргә туры киләдер. Башкортстанда, Татарстанда бигрәк тә еш очрый алар. Чишмәләрне болай кадерләүгә нефтьчеләр саллы өлеш кертә дип беләм. Әйбәт эш, сүз дә юк. Ләкин, төптән уйлап баксаң, үзләре үк боза, пычрата торган судан, башларын аз гына иеп, гафу үтенгән сымак кына инде бу гамәл. Бер елны, авылны пычраталар, безгә су алырга да ирек юк, дип, нефтьчеләр адресына электрон хат та юллаганым булды. Ни дип җавап бирделәр дисезме? Нефтьчеләр җирдән файдаланган өчен акча күчерә, калганын үзегез карагыз, янәсе. Исләре китте ди аларның синең җиреңә, суыңа. Күбрәген дә эшләргә тиеш тә бит нефтьчеләр, әмма безнең илдә әлегә җир-су алдында җавап тоту, сине туендырып торган табигатькә ихтирам дигән нәрсә юк дәрәҗәсендә шул! Ата-бабадан калган гадәтләр инде беткән. Коега төкермә, суын эчәсең булыр, дигәнне хәзер инде күчерелмә мәгънәсендә генә аңлыйбыз, ә бит мәгънәсе турыдан-туры суны изгеләштерү белән бәйле аның. Төкерү генәме: кәттә машиналарда йөрүче шәп егетләр еш кына чишмәбез янына аракы, сыра шешәләре, бүтән чүп-чар ташлап китәләр. Алардан күрмәкчеме икән, әллә үзләрендә дә тәрбия әсәре калмагангамы, авыл яшьләре дә төннәрен кая барырга белмичә тилереп-тилмереп йөргәндә, әлеге дә баягы чишмә буена килеп, аның ихатасын ватып-җимереп, аракы эчеп, тәмәке тартып утыралар. Иртән су алырга килгән кешенең күзе алдында вәхши картина пәйда була – шешәләр, тәмәке каплары, төкергән-какырган эзләр... Боларында да шул ук нефтьчеләр тәрбиясе инде – урыс әйтемендәге кебек, миннән соң үлән үсмәсә дә исем китми дигәндәй. Ә чишмәдән су тутырып китүче әрсезләргә суны түләүле итсәк, ә?! Авыл кешеләреннән калганнарга, билгеле.
 
Шәһәрдә дәү шешәләрдәге суны кибеттән сатып алабыз бит әле. Ул су да әллә каян түгел, шул ук чишмәләрдән тутырып бөкеләнгән, югыйсә. Суның кадерен дә, чын бәясен дә белеп, табигатьне дә, үз-үзебезне дә хөрмәт итеп яши башласак, Мөхәммәтләр, Сәмигуллалар, Хәкимнәр, Гыйләҗетдиннәр рухы шатланып куяр иде бәлки...
 

Флюра НИЗАМОВА, Ярмәкәй районы, Иске Шах авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.05.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»