поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.05.2016 Язмыш

Өч баламның кабере янәшә (ФОТО)

Бу язмамны бик озак уйлангач кына язарга утырдым. Беразга гына булса да, күңелемә тынгы табасы килде. Беләм, бу дөньяда беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма үлем ачысыннан да читене юк. Моның бик ачы хәсрәт икәнен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән.

Гомерем буе укытучы булып эшләдем. Башлангычта да укыттым, өлкәнрәкләргә дә математикадан белем бирдем. Ана назыннан мәхрүм булган сабыйларны да тәрбияләргә туры килде. Менә шул чакта: “Балаларым әти-әниле булып үссен иде”, – дип Ходайдан сорап теләк те­ләдем. Шөкер, алар кабул булды. Үзем дә бик бәхетле яшәдем. Яраткан эшем, хезмәттәш­ләрем, гаиләм бар. Тик бәхетебезгә күз тиде. Иремнең сәламәтлеге юк иде. Ул – инсульт кичергән кеше. Параличланган, бер ягы эш­ләмәгән килеш 21 ел яши. Без бу авыруны зур кайгыга әйләндер­мичә яшәргә, шөкер итәргә тырыштык. Бар да әйбәт кебек иде. Тик олыгайган көнебездә безне ачы хәсрәтләр көткән икән. Без картым белән өч балабызны югалтып ятим калдык.
 
Башта ике кызыбыз, аннары ике улыбыз туды безнең. Төп­чегебез – Айрат исемле балам кечкенә вакытта үпкәсенә суык тиеп үлеп китте. Көтеп алынган тансык улыбызны югалтуны авыр кичердек. Тормыш дәвам итте. Тик озак тормады, кайгы җиле тагын безнең ишекне шакыды. Бу юлы Алсу исемле кызыбызны югалттык. 28 яшьлек чәчәктәй балам авырып китте. Озак та үтмәде, күзләрен мәң­гелеккә йомды. Алсуның кайгысын олы кызым Резидәгә карап азрак онытып тора идем. Ул Казаннан кайтуга Алсуым кайткан төсле була иде. Тик бу бәхеттән дә мәхрүм калдым. Резидә 2014 елда юл фаҗигасендә һәлак булды.
 
Резидә тырыш, тотынган һәр эшен башкарып чыга торган кеше иде.
 
 
Апасының авыр хәлдә икәнен әйтүгә, Рамил улым төнлә юлга кузгалды. Авылдан Казанга якын ара түгел бит. Җиңел машина белән 3-4 сәгать барасы. Апасы, әйтерсең, ул килеп җиткәнне генә көткән, бер сәгатьтән өзелгән дә. Рамил апасын күрә алмады, аны реанима­циягә дә кертмәгәннәр. Әлеге хәс­рәтне бик авыр кичердек. Җитмәсә ул чакта өебездә төзелеш эшләре иде. Резидә атна ахырына булышырга кайтам дип китте. Җомга көнне гәүдәсен генә алып кайттык. Якыннарым вакыт дәвалар дисә дә, балаларымны югалту хәсрәте басылмады. Киресенчә, йөрәк­тәге яралар һаман кузгалып кына тора.
Резидә тырыш, тотынган һәр эшен башкарып чыга торган кеше иде. 18 яше тулгач, Казанга чыгып китте. Хисап эшләре буенча югары белем алды. Мәдәният министрлыгында, Тинчурин һәм Камал театрларында эшләде. Соңгы эш урыны Качалов театрында иде. Анда баш хисапчы булып эшләде. Еш кына командировкаларга йөрергә туры килде. Ә фаҗига буласы көнне ул Чабаксарга артистлар янына киткән. Казанга да исән-сау әйләнеп кайткан. Төнлә автобуслар йөрмәгәч, такси чакырткан. Тик машина йөртүче светофорның кызыл төсенә туктамаган. Алар икенче машина белән бәрел­гәннәр. Кызым бик нык имгәнеп, аңына килә алмыйча үлеп китте.
 
Дөньялыкта булган ачы хәсрәтне мин өч тапкыр кичердем. Бар ышанычым, өметем булып улым Рамил калды. Аның гаи­ләсенә, оныкларыма сөенеп яшим. Бала хәсрәтеннән дә ачы хәсрәт юк диюләре хак икән. Резидәне әле дә менә кайтып керер дип көтәм. Казандагы фатирына барып та бераз яшәп кайтам. Балам монда гына чыккандыр да хәзер кайтыр шикелле. Аның кигән киемнәрен күз карасыдай саклап торам. Йөрәк әрнүләрем басылмасмы дип, зиратка барып дога кылып кайтам. Өч баламның да кабере янәшә урнашкан. Хәзер күңелемне бары тик дога кылып кына тынычландырам. Күңелем белән хәзер бер генә теләк: балаларымның урыны җән­нәттә булсын дип телим. Беркемгә дә үзеннән алда баласын югалтырга язмасын икән. Әлеге язмам балаларым рухына дога булып ирешсен иде.

Психолог Эльвира Сафина киңәше:
 
– Ана өчен бала үлеменнән дә авыры юк. Сез бер генә түгел, өч балагызны югалткансыз. Күңелегездә яралар төзәлергә өлгермәгән, яңалары барлыкка килгән. Редакциягә хат юллап дөрес эшләгәнсез. Күңелегез беразга булса да бушап калган. Якын кешеләреңне югалту ачысын әйтеп тә, язып та аңлатып булмый. Динебез кушканча сабыр булырга кирәк. Күңелегезгә хәсрәтегезне җыймагыз. Елап та алыгыз. Тик хәзер аларның бары тик сезнең догага гына мохтаҗ икәнен онытмагыз.

Венера БАЙБУЛАТОВА, Чүпрәле районы,Иске Шәйморза авылы
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»