• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 21 Октябрь Фәйзи Гаскәров (1912-1984)
  • 21 Октябрь Рауза Әхмәрова
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • Казань. Сниму изолированную комнату в 2-х комнатной квартире на долгий срок, заселюсь 24-25 октября, районы советский, вахитовский, частично московский, в пределах 6-7 тыс все включено. Чистоту и своевременную оплату гарантирую, без вредных привычек. Связаться можно по ватсапу 89033532034.
  • Булмэгэ иптэшкэ бер егет кертэм. Мавлютова урамы. 89274433797
  • Зурларга 3ле (памперслар, пролежной матрас, инвалидное кресло ) сатыла кыйммэт тугел 89393972773
  • Казанның Новоселье урамы 4 йорт адресы буенча вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы 58 кв.м. Җиһазландырылган, табак-савытлар да бар. Кер юу машинасыннан башка барлык техника куелган. "Глушко" тукталышына 5 минутлык юл. Якында гына кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшь гаилә, тәртипле татар кызлары варианты беренче чиратта карала. Түләү айга 13000 сум+ ЖКХ түләүләре. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат)
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казан шэхэре Ново Савин районында ике булмэле квартир сдавать итэм озак вакытка. Тел.89520460614
  • Угез ите сатыла 280 сумнан. Актаныш. 89063247545
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008

 

 

 
Архив
 

26.08.2009 Җәмгыять

“БИK ИЗГЕЛЕKЛЕ УЛ”

25 августта Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә 50 яшь тулды. Ул тумышы белән Питрәч районының Шәле авылыннан. Бүген туган нигезендә әнисе Миңниса апа төпчек улы Камил гаиләсе белән гомер кичерә. 8 августта ул да 80 яшьлек юбилеен билгеләгән. Өч ел элек Миңниса апа белән якыннан танышырга үзе янына кайтып килгән идем. Бу юлы телефон аша аралаштым.

– Ни хәлләрдә яшәп ятасыз, Миңниса апа?

 

– Аллага шөкер, аякта йөрим. Насыйп булгач, сиксәнне дә тутырдым.

 

– Бу зур бәйрәмне ничек үткәрдегез?

 

– Коръән укыттык. Кызганычка каршы, Равилем янымда була алмады. Җәй уртасында котлап, бүләген тапшырып китте. Еш кайта алмый шул, елга бер генә туры килә.

 

– Улыгызның туган көне уңаеннан Мәскәүгә барырга теләк юкмы?

 

– Картайдым инде, ерак юлга чыга алмыйм. Элек аларда еш кунак була идем. Хәзер мәңгелек дөнья турында күбрәк уйланам.

 

– Ураза тотасызмы?

 

– Әйе.

 

– Хуҗалыкта мал-туарыгыз бармы?

 

– Авыл җирендә торгач, мал карамый булмый, әлбәттә. Һәр авыл кешесе кебек үгез, бозаулар асрыйбыз.

 

– Миңниса апа, ничә ел килен тәрбиясендә яшисез?

 

– 30. Өч балам, алты оныгым, дүрт оныкчыгым бар.

 

– Улыгызның туган көне уңаеннан аңа нинди теләкләрегез бар?

 

– Ходай Тәгалә хәерле гомер бирсен, сәламәтлеген кызганмасын. Хатыны белән тигез яшәсен, балаларының куанычын күрсен. Эш урынында дәрәҗәле хезмәт итсен дип, гадәти көндә дә гел теләктәмен. Бик изгелекле ул. Аның файдасын күп күрәм.

 

– Ярый, рәхмәт сезгә, Миңниса апа. Исән-сау торыгыз. 

 

– Мине искә алуыгызга үзегезгә рәхмәт, балам. Эшләрегез уңышлы булсын!

 

* * *

 

2006 ЕЛДА БУЛГАН СӨЙЛӘШҮ

 

– Миңниса апа, Сез ике төрле исем белән йөрисез икән.

 

– Мулла кушкан исемем Миңсылу. Фәлән кешенең дә исеме Миңсылу дип, әти мине Миңниса дип йөртте. Шуннан авылдашлар да Миңниса дип әйтә башлады.

 

– Балачагыгыз ничек узды?

 

– Миңа бер яшь вакытта безне кулак дип санап Себергә җибәрделәр. Гаиләдә дүрт бала үстек. Мин – төпчек. 1939 елда Себердән кайттык. Татарча сөйләшә белмим. Монда бернәрсә калмаган, талап бетергәннәр. Шуннан “Транзит” дигән совхозда әти землянка төзеп куйды да, анда көн иттек. Безне санламадылар, гел начар эш бирделәр. Терлек алып кеше булгач кына кире туган авылга әйләнеп кайттык. Хәзер, Аллага шөкер, хаклыгыбыз өскә чыкты. 

 

– Кайларда эшләдегез?

 

– Колхозда инде. Көндез урак урдык, төнлә көлтә керттек, үгез дә җиктек. Башкармаган эш калмады. Соңыннан 15 ел күн цехында эшләдем. Шуннан лаеклы ялга чыктым.

 

– Ирегез кем?

 

– Исмәгыйль исемле иде, шофер булып хезмәт куйды. Вафатына 11 ел инде. 45 ел бергә гомер иттек. Мине “әнкә”, “әби” дип кенә йөртте. Бик акыллы кеше иде. Урыны җәннәттә булсын.

 

– Ничә балагыз бар?

 

– Өчәү. Олы кызым Сәлимәгә 53 яшь. Шәледә яши. Икенче балам Равилем. Камил – төпчек. Бергә торабыз.

 

– Улыгыз Равил нинди?

 

– Кечкенәдән хезмәт сөйде, тәртипле булды. Нинди генә пычрак көндә дә аяк киеме буяп кайтмады. Аның аркасында авыл халкы мине олылый. Мәҗлесләрдә урын түрдән.

 

– Равил хәзрәт сез пешергән нинди ризыкны яратып ашый?

 

– Ит бәлешен. Алар кайтасы булса, табынымны алдан ук корып куям. Ул күп ашамый. Ике чынаяк чәй эчә.

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№18 (22408) / 02.09.2009 10:35:34

ИЛ!

http://www.matbugat.ru/region/?id=28&page=14

Менә шул битне ачып кара әле,анда зур бәхәс булган иде.Син миңа ярдәм иткән булсаң, бәлки җиңгән дә булыр идек. мин дә синең менә бу сүзләрең белән килешәм:
"мин кыланмыйм.
минемчә, теләсә ничек язу - безне хөрмәт итмәү.

менә мин русча язгалыйм. ләкин ниндидер кагыйдәләргә буйсынам бит.

ә менә егет әллә кайдан алынган кагыйдәләргә буйсына. у него получается фигня

№17 (22376) / 01.09.2009 20:11:26

//Мөслим битендә 14 нче биттән башланып киткән бәхәсне //
это что такое?

№16 (22367) / 01.09.2009 15:42:11

Ил, без синең белән бер мәсьәләгә карата уртак карашта икән бит! Нечкәлекләренә кадәр туры килә. Җүри генә Мөслим битендә 14 нче биттән башланып киткән бәхәсне күз йөгертеп чык әле. Мин анда көрәш алып барып маташкан идем. Дөрес аңлаучылар табылмады диярлек.

№15 (22254) / 27.08.2009 18:32:51

Мин эле Равил хэзрэт Гайнетдиннен Шэледэн икэнен дэ белмэгэн идем. Нэрсэсе гаеп инде "Угез, бозаулар асрыйбыз" дигэн сузнен? Яше 80 гэ житкэн эби ничек эйткэн - шулай язылган.

№14 (22250) / 27.08.2009 15:00:25

“ЭТ БУЛГАН ЉЙГЂ ФЂРЕШТЂЛЂР КЕРМЂС”
Ислам дине адђм балаларын бер-берсенђ кайгыртучан, мђрхђмђтле, шђфкатьле, ярдђмчел булырга љндђњдђн тыш, ќир йљзендђге барлык ќан иялђренђ карата да шундый ук мљнђсђбђттђ торырга куша. Бер сђбђпсезгђ кош-корт, хайваннар¬ны (хђтта ерткыч булсалар да) рђнќетњ, аларны њтерњ, алларыннан ризыкларын тартып алу гљнаџлы гамђл санала. Ислам динендђ тереклек иялђрен асрау, алар белђн туклану, файдалануныћ њз тђр¬тибе, кануннары бар. Боларныћ нигезендђ ић элек чисталык, сђламђтлек, ђхлак югарылыгы, књћел сафлыгы ята.
Казандагы Иске таш мђчете имам-хатибы Равил ВЂЛИУЛЛИН белђн ђћгђмђбез љй шартларында тљрле ќан иялђрен асрауга диннећ карашы хакында булды.

— Равил хђзрђт, ислам дине буенча ни љчен љйдђ эт асрарга ярамый?
— Ислам — чисталык, пакьлек дине, ул ић элек адђм балаларыныћ сђламђтлеген кайгырта. Эт авызында булган микроб¬лар аша кешелђргђ ќитди авырулар, аеруча инфекцияле џђм лишай кебек тире авырулары йогарга, аллергия булырга мљм¬кин. Бу аеруча балалар љчен куркыныч. Этнећ селђгђе ага, ул динебездђ нђќес санала. Ђгђр ул киемгђ тисђ, тђџарђт, гыйбадђт бозыла. Хђдис¬лђр-дђ: “Эт булган љйгђ фђ¬рештђлђр кер¬мђс”, — дие¬лђ. Пђйгамбђребез љйдђ бу ќан иясен асрауны тый¬ган. Ђбњ-Хђнифђ мђз¬џђбе буенча, этлђр ишегалдында йорт, каралты-кура, бакчаны саклау максатында гына тотылырга тиеш.
— Бер карасаћ, мђче тычкан, књсе тота, аныћ да кайбер авырулар бе¬лђн бђйлђнеше юк тњгел. Ђ ни љчен ислам дине буенча аны љйдђ асрарга ярый?
— Мђче йорт эчендђ яши торган хайван. Бу ќан иясе љйдђге књсе, тычканнарны тота. Сњз дђ юк, сђ¬ламђтлек ягыннан кара¬ган¬да, аћардан йогучы авы¬рулардан сак булу хђ¬ерле. Аеруча љстђлгђ менњенђ, ризык янында чуа¬луына юл куймаска ки¬рђк.
Пђйгамбђребез (с.г.в.) пе¬сине хљрмђт иткђн. Шун¬¬¬дый хђл булуы да мђгъ¬¬лњм: чикмђне љстендђ йоклап яткан бу ќан ия¬сен уятмас љчен, мђрхђ¬мђтлелек йљ¬зен¬нђн Рђсњ¬лебез (с.г.в.) киеменећ итђ-ген кисеп калдырып киткђн. Песи намаз укучы янында йљрсђ дђ, алдыннан њтеп китсђ дђ, ул кешенећ гыйбадђте бо¬зылмый. Исламда шулай каралган. Мђчеттђге тычканнарны дару белђн ге¬нђ ќићеп булмагач, алар¬ны иман йортында да асрарга туры килде. Намаз укыганда песилђрне бер бњлмђгђ ябып куябыз.
— Књплђр йортта тутый кош, књгђрчен, ташбака, дићгез чучкасы, балык, хђтта елан кебек ќан иялђре дђ асрыйлар. Дин боларга ничек карый?
— Аллаџы Тђгалђ ирекле яшђеш биреп, књклђрне ићлђп очар љчен яратылган кошларны тар читлеклђрдђ газап чиктерњ мактаулы гамђл тњгел. Дин¬дђ књгђрченнђрне яб¬ып асрау да хупланмый. Шулай да, исламда аерым гына андый тљр ќан ия¬лђрен асрамаска дигђн тыюлар юк. Тиресе, йоны сатылып яки ите ашау максатында кулланылмый икђн, аларны љйдђ тотарга була. Ђмма асраган ке-ше бу хайваннарга карата мђрхђмђтле булырга, аларны рђнќетмђскђ, вакытында тиешле тђрбия кы¬лырга тиеш.
Элек мин дђ кенђри алган идем, књпмедер вакыттан соћ кире илтеп бирдем. Мљселман кешесенђ алар белђн мавыгу килешеп бетми.
— Йортыгызда нинди ќан иялђре асрыйсыз?
— Ишегалдында эт, ђ љйдђ песи тотабыз. Мђченећ 5 баласы бар. Капкадан кайтып керњгђ, аналары йљгереп каршыга килђ, ићсђгђ, кулга утырып љйгђ керђ, бик иркђ мђче.
— Гел кулда гына йљр¬гђч, ђллђ мђчегезнећ дђ¬валау сђлђте дђ бармы?
— Песилђр бик файдалы ќан иялђре, аларныћ дђвалау њзлеген медицина да исбатлады. Мин мо-ны љшкереп џђм баш¬ка тљр ысуллар белђн дђвалаучы буларак та ђйтђ алам. Тђндђге миллион књ-зђнђк џђм йоннар аша кешедђге авыруларны њз¬лђренђ суыралар. Мђ¬че¬нећ мырлавы да си¬хђткђ ия, ул биотоклар аша дђвалый. Аны кулга алып сыпырсам, тынычланып калам. Без бала чагында љл-кђннђр мђченећ мыегын кисђргђ рљхсђт итмилђр иде, чљнки бу тыр¬паеп торган озын-кыс¬ка тљклђрдђ дђ хик¬мђт бар, алар сиземлђњ сђлђтенђ ия антенна хезмђтен њти. Мђчелђр аеруча нерв авыруларын, сызлануларны отышлы дђвалый.


№13 (22248) / 27.08.2009 12:04:23

"Һәр авыл кешесе кебек үгез, бозаулар асрыйбыз".
Әйе, авылда шулай сөйләшәләр. Бу аңлаешлы һәм төгәл сөйләм. Монда чокырлык урын юк.

№12 (22247) / 27.08.2009 11:53:15

Мансур,шак катам мин синдәй,җур-тларга.Шәһәрдә йатып,авыл турында сафсата саталар.Әйе шул базнең ауылда да,ким дигәндә ике үгез симертәләр һәр гаиләдә.Ашаталар саталар.Акча кирәк бит йәшәргә.Ауылда йалкау йәши алмый,ауыр эш белән аның тормышы.

№11 (22246) / 27.08.2009 11:41:22

Яңа татар, minemcae "izgelekle" swze bik doeres qullanylghan. Ae "igelekle" swzenae kilgaendae ul bashqaraq maeghnaedae qullanyla ide.

№10 (22245) / 27.08.2009 11:38:08

Яңа татар, син хаклы. Анысына игътибар итмәм дигән идем. Мансурга гына җавапладым. Монда (башкаларда да ул чиктән ашкан) тикшерә башласаң... Миңа мәкаләләрне уку бик читен. Мәлгунь күз, шул хаталарга төртелә дә, теманы да, мәгънәне дә күрми... Утырам бетләнеп, анасын корт чаккыры... Профессия авыруга әйләндерә бугай...

№9 (22243) / 27.08.2009 11:34:05

Мансур. Оренбур., мин дә дәвам итәм әле... Авыл кешесенә ошаган үгезләр буламыни? Минем, гомумән, кешегә ошаган үгез дә, бозау да күргәнем юк. Маймылга ошаганын күргәнем бар (алкашларны әйтәм). "Авылдашлардан калышмыйбыз, үгезләр, бозаулар үстерәбез", кебегрәк дисә, матуррак та, төгәлрәк тә булыр иде, минемчә. Точно, журналистлар турында Салават белән килешә башлармын, ахыры. Җырын җырлаулары белән килешмәсәм дә...

№8 (22242) / 27.08.2009 11:21:49

Мэкалэнен заголовогына килгэндэ.
Бэлки "Бик игелекле ул" дип атарга кирэк булгандыр. "Изгелекле" - ул "святой", "освященный" кебегрэк тугелме сон? Монда эдэбиятчылар, филологлар куп гэп сата бугай, ничек уйлыйсыз? Равил хэзрэт турында фикерлэремне дэ эйтим инде бер кергэч. Энисен кадерлэве, хормэтлэве яхшыэлбэттэ. Но бер тапкыр центральный ТВдан интервью биргэнен карадым. Шома сойли(базовый белеме Казан театр училищесы булгангадыр инде), тик... янында бер породистый маэмай сузылып яткан, и мофтиебез шуны периодический сыйпаштыргалый, иркэли. Моселман кешесенэ ойдэ мэчедэн ары хайван асрау гонах тугелме сон?

№7 (22238) / 27.08.2009 10:21:24

ил, Yeget-нең барсы да аңлашыла бит, мин ул язганны җиңел укыйм. Бер нинди койрыклы хәрефләре дә юк, кабул ителгән халык ара нормаларга да туры килә кебек, клавиатура да эзләп торасы юк.

№6 (22233) / 26.08.2009 23:00:49

Вакыт, 

ә мин кыланмыйм.
минемчә, теләсә ничек язу - безне хөрмәт итмәү.

менә мин русча язгалыйм. ләкин ниндидер кагыйдәләргә буйсынам бит.

ә менә егет әллә кайдан алынган кагыйдәләргә буйсына. у него получается фигня.

№5 (22227) / 26.08.2009 18:12:46

Кызыксынып укыдым: беркем дә күктән иңми бит - ата-ана тәрбиясендә, үз тырышлыгы аркасында күтәрелә. Билгеле шәхесләр әйләнәсендәге кешеләр һәрвакыт кызыксындыра. Язма миңа шул ягы белән кадерле. Корректорлар азрак җөмлә төзелешенә дә игътибар итсә иде(\"Һәр авыл кешесе кебек үгез, бозаулар асрыйбыз.\" - нишләп инде һәркем үгез асрасын икән...)

№4 (22226) / 26.08.2009 17:16:55

ил, сиңа кылану килешми!

№3 (22223) / 26.08.2009 17:09:35

йегет
э сиинааее таатааартшаа доереес йаазааргъаа ууаакъыыт.

№2 (22222) / 26.08.2009 17:07:36

ил, sinha jirgae toeshergae waqyt...

№1 (22221) / 26.08.2009 15:23:39

огого!
формирование позитивного имиджа российского муфтийства!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments