|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2016 Тарих
Һәйкәлгә кемнәр лаек?
Май бәйрәмнәре алдыннан татарлар элек-электән “әби патша” дип йөрткән Екатерина IIгә мәркәз калабызда һәйкәл яки истәлек билгесе кую кирәкме, юкмы дигән бәхәсләр куерып алды. Патшабикәгә Казанда нәрсәдер куйган мәлдә башны ташка орырлык хилафлык юк кебек. Тик һәйкәлләр дигәндә... Екатеринаны Казанга “кертергә” теләмәгәннәрнең дәлилләре арасында “Азчылыкларга көн күрсәтмәгән империя башында торган затлар милли төбәкләрдә “персона нон грата” булырга тиеш”, – диюдән башлап, патшабикәнең татар актив катнашкан Пугачев фетнәсен бастыруы, Кырымны яулап, кан кардәшләребез кырым татарларының иреген бууы, “әби”нең әллә булган, әллә булмаган шәхси азгынлыкларына кадәр барысы да бар. Тик безгә каршы ачыктан-ачык явызлык кылмаган, киресенчә, динебезне, дин аша татарлыгыбызны саклауда булышлык күрсәткән, рус императорлары арасында бу яктан алганда бердәнбер саналган әби патша, һәйкәлгә үк булмаса да, истәлек билгесенә барыбер лаектыр диясе килә. Әмма данлыклы мәгърифәтчебез Мәрҗанигә зур һәйкәл торырга тиешле Иске татар бистәсендә түгел, ә шәһәрнең башка җирендә.
Екатерина IIгә истәлек билгесе хакында бәхәсләшкәндә, икенче патшабикә Елизавета Петровнаның Казан губерниясендә яңа мәчетләр салуны тыю, төзелгәннәрен җимерергә кушучы 1742 елгы указын искә төшерү дә артык булмас иде. Елизаветаның теләген артыгы белән җиренә җиткереп барган Казан епархиясе башлыгы Аксак Каратун – Лука Канашевич бары ике ел эчендә генә дә 536 мәчетнең 418ен сүттерә. Ә әби патшаның таш мәчетләргә рөхсәтеннән тыш Уфада мөселман дини идарәсен булдыру, Казан губерниясенең миссионерлык үзәге – Канашевич котырынган “чукындыру конторын” яптыру кебек гамәлләрен бабаларыбызга динне кире кайтару дип бәяләргә мөмкин. Екатерина II не бүген дә җитенкерәмәгән дини толерантлыкның зарурлыгын аңлаучы, Алтын Урда традицияләрен яңартучы дию тә дөрестер.
Урданы искә алгач, шунысын да әйтик: кайбер шартлар үтәлгәндә, әби патша Казандагы затлы һәйкәлгә бернинди бәхәсләрсез дә исәп тота алыр иде. Һәйкәлләргә рөхсәт бирүче һәм тыючы Мәскәү, Урда ханнарының православ диненә булган яхшы мөнәсәбәтен, чиркәү-монастырьларның ясактан азат булуын, аларның нәкъ шул чорда көчәю, чәчәк атуларын искә алып, ханнарның берәрсенә Россия башкаласында һәйкәл куелган җәһәттә. Тик башкала Алтын Урда чорын дөрес бәяләүдән әлегә ерак тора...
Үз мәркәз калабыз, аның мәйданнарына, бакча-скверларына куелган һәм куелмаган һәйкәлләр. Чиктән тыш әһәмиятле һәм четерекле мәсьәләләрнең берсе бу. Һәйкәлләрнең тәрбияви роле, тәэсире ифрат та зур икәнлеген аңлатып тору кирәк микән? Һәйкәлләр бер яктан алганда тарих булса, икенче яктан, алар – гавамны мәдәниятле итү чарасы. Тарихлы, мәдәниятле халык югалмый. Югалмый гына түгел, ул затлылыкка да дәгъва итә. Бу якны уйлап, һәйкәлләр турында сөйләшкәндә, “Чит-ятлардан бигрәк үз, ягъни милли шәхесләребез читтә калмыймы?“ дигән сорау күпкә актуаль. Алда телгә алынган Мәрҗанигә, Сара Садыйковага, Һади Такташка, Рөстәм Яхинга, башкаларга куелырга тиешле сыннарның бүген дә тиешле урыннарда тормавы җанында татарлык сакланган затларны борчымый кала алмый. Күпме сүз сөйләнеп, Казанны алганда шәһит киткәннәргә коелмаган һәм дә куелмаган монумент турында әйткән дә юк.
Һәйкәлләргә кагылышлы янә дә бер як – татарның бөек улларына атап урнаштырылган сыннарның, һәммәсе дә димим, үзләренең оригинальлеге белән аерылып торуы да бик мөһим. Биредә мисалга ут күршеләребез башкортларның милли каһарманы Салават Юлаевка Уфа каласында биек яр өстенә куелган, әллә кайдан, чакрымнардан күренеп торган атлы композицияне китерергә була. Әлеге һәйкәл үзенең мәһабәтлеге, кабатланмаслыгы белән күпләрне сокландыра, күргәч онытылмый. 8 метрлы постаментта торган 10 метрлы атлы Пугачев көрәштәше – Башкортстан гербының үзәк өлеше, Уфа каласының символы гына түгел, һәр башкортның горурлыгы да. Ә бит без дә, теләгәндә, Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәдкә Агыйдел ярындагы бронза Салаваттан ким булмаган олуг һәм дә затлы атлы һәйкәл коеп, аны, мәсәлән, бүген Мулланур Вахитов торган урынга куя алыр идек. Ленинчыл большевикка башка урын тәкъдим итеп. Тик бу эшне башкарып чыгуда кем һәм нәрсә комачаулый, дигән сорауга җавап табу гына бик авыр.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|