|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2016 Хәвеф-хәтәр
13 яшьлек кыз йөрәгенә энә кадалганХирурглар 13 яшьлек кыз йөрәгеннән энә алган. Кабардино-Балкария табиблары аның хәлен хәзер яхшы дип билгели. Әти-әниләре әйтүенчә, кыз ялгыш кына ятакка куелган энәгә кадала. Күкрәк читлегенә уздырылган компьютер тикшерүе энәнең перикарда куышлыгында икәнен күрсәтә. Консилиум тиз арада операция ясарга кирәклекне әйтә. Кызның гомеренә куркыныч янавын һәм операциянең уңышсыз тәмамлану мөмкинлеге барлыгын белсәләр дә, әти-әнисе ризалаша. Бәхеткә, барысы да уңышлы килеп чыга, кызның хәле яхшырган, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|