|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2009 Җәмгыять
ОНЫТЫЛГАН ЙОРТКазанның нәкъ үзәгендә, Петербург урамында яңа төзелеп килүче зур, яңа биналар янында бер агач йорт бар. Йорт та, капкалары да яшел төскә буялган, тәрәзә төпрләрендә гөлләр үсә. Казан уртасындагы йорт димәссең дә, авыл өйләреннән бер дә калышмый. Шуңа үтеп киткән саен игътибар итә идем, беркөнне кереп карарга булдым. Тәрәзә шакыгач, бер татар апасы чыкты. Үзен Гөлшат дип таныштырды. Гөлшат апа тормыш иптәше белән әлеге йортта инде кырык елдан артык яшиләр икән. Йорт исә 1927 елга хәтле салынган булган. Элек биредә Казан байлары яшәгән. Каршыда К. Маркс һәйкәле, уң ягында чиркәү булган. Ул тирәләрне еш кына су баскан. Казанның меңъеллыгы хөрмәтенә чыгарылган стена календарендә бу йорт күренеше бар. Анда чиркәү дә, һәйкәл дә, су басуы да сурәтләнгән. Йортның артында – тау өстендә Чекмаз йорты. Анда дүртенче номерлы мәктәп урнашкан. Гөлшат апа күп еллар шушы мәктәптә эшләгән.
Йорт тыштан гади авыл йортын хәтерләтсә дә, ул мин күзаллаган ике бүлмәле авыл өе түгел икән. Гөлшат апалардан кала монда тагын ике гаилә яши. Йорт үзе элеккеге таш йортлар стилендә эшләнгән. Эчке яктан стеналары махсус катнашма белән тигезләтелгән. Биек түшәмле, сырлар төшерелгән бардюрлы, ишекләре дә үзенчәлекле. Гөлшат апаларның җиһазлары арасында Сталин вакытындагы сервант та бар хәтта.
Үтеп киткән саен, шәһәр үзәгендә мондый йортны тотуга түрәләр каршыдыр, монда яшәүчеләр үзләре генә йортны сүттерми торалардыр дип уйлый идем. Ни дисәң дә, яңа калкып чыккан күпкатлы биналар, фонтаннар янында авыл өе сәеррәк күренә. Тик ялгышканмын икән. “Сүтәбез дисәләр, без ике куллап риза, – ди Гөлшат апа. – Казанның меңъеллыгына әзерләнгәндә, сүтәргә кирәк дип килгәннәр иде. Теләсәгез туганнарыгызга, теләсәгез балаларыгызга күченегез диделәр. Әйберләребезне дә җыеп куйган идек. Күченеп бетеп кенә булмады. Өйнең документларын югалтканнар икән. Улым БТИга барды, анда таба алмадылар. Шулай итеп, калдык. Өй каршына юл салдылар – тимәделәр, өй артыннан су үткәрделәр – без барыбер яшәп калдык. Сүтәбез, үзегезгә фатир бирәбез дисәләр, без ике куллап риза”. Инде Казанның меңьеллыгыннан соң да шактый вакыт үтте, күрәсең, бу йорт турында шәһәр хакимиятендә онытканнардыр инде...
Ләйсән САБИРОВА, КДУ студенты |
Иң күп укылган
|