поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.05.2016 Дин

«Намаз укып, сәламәтлегегезне яхшыртыгыз»

Ислам динендә бер генә нәрсә дә очраклы түгел. Дини гыйбадәтләрне генә алыйк, аларда рухи һәм физик сәламәтлек бергә үрелеп бара. Аның максаты да – адәм баласының җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан саклау. Намаз укып, кеше күңел тынычлыгы таба, шул ук вакытта, намаздагы хәрәкәтләр ярдәмендә, сәламәтлеген дә яхшырта.

Көнчыгыш илләрендә төрле медитацияләр, йога, цигун популяр, ислам динендә исә тән һәм күңел саулыгына намаз укып ирешеп була дигән фикердә тора Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Рөстәм Фәхертдинов.
 
– Хәтта ки намазга кадәр алынган тәһарәтнең дә файдасы зур. Бердән, кеше чистарына. Икенчедән, аны үзенә күрә бер массаж дип тә әйтергә була. Икенче һөнәрем буенча мин невролог, энә рефлексы терапиясе белән шөгыльләндем. Шуннан чыгып әйтә алам: тәһарәт алына торган урыннарда биологик актив нокталар урнашкан. Тәһарәт алган вакытта без су ярдәмендә аларны эшкә җигәбез. Кулларны юу төрле инфекцияләрдән саклый, бигрәк тә эчәклек инфекциясе таралуга юл куймый. Грипп эпидемиясе чорында табиблар борынны гел чайкап торырга куша. Бу да вируслы инфекцияләргә каршы профилактика булып тора. Тамакны чайкап, авыз куышлыгында җыелган бактерия һәм микроблардан арынабыз. Намазның үзенә килгәндә, әлеге гыйбадәт умыртка баганасы өчен файдалы. Буыннар хәрәкәт ярата. Көненә биш тапкыр намаз укыган кеше физик күнегүләр дә ясый булып чыга. Димәк, ул – остеоартрозны булдырмау чарасы да. Намазын даими укыган кешенең кан әйләнеше әйбәтләнә, шул рәвешле, йөрәк мускулындагы канның әйләнеп йөрүе дә яхшыра. Шунысын да әйтергә кирәк: намаз вакытлары кеше организмындагы кан әйләнеше яңарган сәгатьләргә туры килә. Сәҗдәгә китүнең дә үзенә бер хикмәте бар. Башны аска игәндә, баш миенә кан килү яхшыра. Баш мие күзәнәкләре тукланып торгач, намаз укучыларда склероз бик сирәк күзәтелә. Рөкуг һәм сәҗдәгә киткәндә, кан тамырлары кысыла һәм киңәя, бу да алар өчен бер күнегү булып тора. Күпләр депрессиядән, күңел төшенкелегеннән, төрле нерв системасы авыруларыннан җәфалана. Күңелне тынычландыра торган иң яхшы дәва ул – намаз. Әмма намазны физик сәламәтлек өчен генә укырга кирәкми. Намаз уку тән күнегүләренә генә әйләнеп калмасын, Аллаһны зикер итәргә, күңелең, телең һәм бөтен тәнең белән Раббыңны искә алырга тиешсең.
 
– Намаздан соң тәсбих тарту бармаклар өчен файдалы икән...
– Тәсбих тартканда, бармак очларында урнашкан биологик актив нокталарга басып, аларга һәм шуның белән бәйле рәвештә бөтен организмга массаж ясыйбыз булып чыга. Ул вак буыннарны сыгылмалы итә, сеңерләрне ныгыта. Артриттан җәфаланганнар өчен тәсбих тарту физик күнегү дә булып тора. Аның кан басымын көйләве дә билгеле.

– Рөстәм Хәмитович, сәламәтлек турында сөйләгәндә, ураза турында әйтми калу мөмкин түгел.
– Ураза җитәр алдыннан күпләр, минем ашказаным авырта, ач торырга ярыймы, дип сорыйлар. Ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте (язва) вакытында ураза тотарга киңәш ителми. Ә менә гап-гади гастрит булганда мөмкин, кирәк тә дип әйтер идем мин, медицинада гастритны нәкъ менә ач тору ярдәмендә дәвалыйлар. Бигрәк тә ашказаны инфекциясе булганда. Ризык ашалмагач, ашказаны согы бүленеп чыкмый һәм шуның нәтиҗәсендә, ашказаны тизрәк дәвалана. Кеше күп ашап та авыруга сабыша. Шәригать буенча, без өстәл яныннан тамагыбыз туймыйча торып китәргә тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә шулай эшләгән. «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Кеше карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә һава тутырсын», – ди. Аның шулай ук: «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!» – дигән сүзләре дә билгеле. Димәк, ашказанын гына түгел, башка бик күп кенә чирләрне дә ач тору юлы белән дәвалыйлар. Тик шуны онытмагыз: уразаның асыл мәгънәсе – нәфесне чикләү, күңелне сафландыру, сабырлык тәрбияләү.
 
– Мөселман хатын-кызларының хиҗаптан йөрүләрен дә шул ук сәламәтлек билгесе буларак та карарга мөмкин?
– Башка яулык бәйләп йөрү баш авыруларыннан, суык тиюдән, чәч коелудан саклый. Эссе көндә дә табиблар башка киеп йөрергә куша. Ул эссе сугудан саклый. Тәннең бөтен өлешен каплаган киемнәр исә тәнне кояш нурларыннан яшерә. Иң мөһиме: хиҗап күз тиюдән, начар энергетикадан саклый.
 
– Сөннәткә утырту турында да искә алып китәргә кирәктер...
– Сөннәткә утырту ир-атларга гигиеник максатта үткәрелә. Медицина белгечләре үткәргән тикшеренүләр сөннәтләүнең гигиена саклауда мөһим роль уйнавын дәлилли. Ул сидек юлында ялкынсыну барлыкка килү ихтималын киметә, венерик авырулардан саклый, җенси әгъзаларда рак авыруы барлыкка килүне кисәтә.
 
Гомумән, ислам дине ул – күңел һәм тән сәламәтлеге, дөрес яшәү рәвеше. Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәсәк, рухыбыз да, тәнебез дә сау булыр.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»