поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.05.2016 Шоу-бизнес

Булат Бәйрәмов: Оятсыз уеннар, билдән түбән юмор - туй үткәрүнең иң җиңел ысулы

Шундый мастер-классларның беренчесе 17 май көнне узачак. Интенсив формасында үтәсе әлеге чара нульдән башлаган тамадалар өчен түгел, ә инде 2-3 өч ел эшләүче алып баручылар өчен тәҗрибә уртаклашу булачак. “Туйлар.ру” хәбәрчесе Булат Бәйрәмов белән татар туйлары, андагы мода, тәртипләр һәм бәяләр турында сөйләште.

- Булат, түләүле мастер-класс үткәрү сиңа ник кирәк? Әллә туй-мәҗлесләр бетеп киттеме?

- Бер коллегама шалтыраткан идем, нәкъ синең кебек сорау бирде (көлә). Аллага шөкер, эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Туй ягыннан да майда зарланырлык түгел, безнең татарда “в мае маются” дигән ырым юк бит. Мастер-класс үткәрү теләге миндә берничә ел яшәп килә инде. Йә кыюлык җитми иде, йә вакыт, йә тагын берәр сәбәп. Һәм, ниһаять, мин өлгердем. Ә, акчага килгәндә, менә бер егет Түбән Камадан шалтыратты, мин бәясен әйткәч “Мин кыйбытрак булыр дип уйлаган идем” дип курска язылды. Минем өчен төп акча эшләү түгел, миңа нәтиҗәсе мөһим, шуңа миңа курска артык күп кеше җыймыйм, чөнки һәрберсенә дә игътибар бирәсе килә. Заявкалар артык күп булса, аны бит ике көн дә эшләп була.
 
- Ә күпме тора соң бәясе?
 
- Миңа шалтыратсыннар, бәясен сөйләшербез. Номерым: 89172241818.
 
 

 
- Бүген туй алып баручыларның төп проблемасы нидә дип уйлыйсың?
 
- Саный китсәң, күп инде алар. Һәр заман өчен актуаль проблема ул – штамп! Штамплы туйлар, штамплы сүзләр, тапталган фразалар һәм сакаллы уеннарны һаман бер төрле үткәрү. Шулай ук туй барганда кунакларның кәефен аңлап бетермәү дә зур минус булып тора. Яхшы алып баручы - ул психолог һәм оста импровизатор булырга тиеш.
 
- Ә синең өчен мәҗлес алып баруда иң авыры нәрсә?
 
- Туйда мин үземне бик уңайсыз хис итәргә мөмкинмен, әгәр туйга әзрелексез килсәм. Әгәр миндә яшьләрнең әти-әниләре, аларның туганнары-дуслары турында нинди дә булса мәгълүмат бар икән, әгәр нәрсәгәдер эләгеп китәргә кызыклы факт булса, мин яшь парның туганнары кебек үземне иркен хис итәм.
 
- Туй - капкалый-салгалый торган урын. Кайберәүләр берничә рюмкадан соң үз-үзен контрольдә тотмый башлый. Андый очракта алып баручыга нишләргә?
 
- Хәзер, Аллага шөкер, татар туенда дөньясын онытып хәмер эчүче юк, бәлкем, миңа андыйлар очрамыйдыр (көлә). Киресенчә, хәмерсез туйлар үткәрү еш күзәтелә башлады. Шулай да, туй алдыннан яшьләрдән сорап куйсаң була, әгәр андый-мондый нәрсә була калса кем җаваплы, дип. Әйтәм бит, соңгы елларда андый нәрсә белән очрашканым юк.
 
- Туйда иң ачу китергәне - оятсыз яки мәгънәсез уеннар. Әйтик, бәдрәф кәгазенә урану кебек “матур” бәйгеләр бар. Синең мастер-класста да бармы алар?
 
- Гомумән, минем мастер-класс шуннан башланачак та инде. Башта курста булучылар бер-берсен шул кәгазьгә урыйлар да, шулай уралган килеш минем лекцияне тыңлаячаклар. Ә шаяруны читкә алып куйсак, хәзерге заманда андый конкурслар бер генә алып баручыда да юктыр инде, дип уйлым. Оятсыз уеннар, билдән түбән юмор - туй үткәрүнең иң җиңел ысулы. Син гарантияле рәвештә кемнеңдер көләчәген беләсең. Әйтик, 80 кешенең 5-10сы, ләкин, калган 70-е шул конкурсларың өчен сине беркайчан да үзләренең мәҗлесләренә чакырмаячак.
 
- Уйлап карасаң, туйлар бүген “шаккатризм”га корылган. Озын-озын лимузиннар, катлы-катлы тортлар... Боларның берсе дә тормышта кирәкми, ә бары тик видеооператор төшергән матур фильм өчен генә кирәк. Ә тамадалар исә моның белән файдалана гына кебек?
 
- Минем белән очрашуга килгәч, мин яшьләргә иң беренче сүз итеп: “Туйда артык акча сарыф итү белән түгел, ә киләчәктә матур яшәвегез белән якыннарыгызны шаккатырыгыз” дим. Һәм беркайчан да кирәгеннән артык программа тыкмыйм. Теләкләре булса, “джентельменский набор” алыгыз дим: туй башында берәр инструменталь номер (саксофон яки скрипка) икенче өлештә бер-ике бию. Өченче өлештә бер оригиналь номер һәм ахырдан утлы-шоу. Шаккатризмга килгәндә, әгәр үзләре тир түгеп тапкан акчалары икән һәм ул акчаны сарыф итәргә мөмкинлекләре булса, мин аларга каршы килә алмыйм.
 
- Бүген Казанда туй оештыру уртача ничә сумга төшә? 
 
- Ярты миллион сум чамасыдыр. Менә санап карыйк. Ресторанда 1 кеше 2000-2500 сумнан йөри. Йөз кунакка 250 мең сум дигән сүз. Кияү белән кәләшне киендерү 60-100 мең сумнан башлана. Яхшы тамада 30 меңнән 50меңгә кадәр чамасы. Ди-джей бу бәягә керергә дә мөмкин, кермәскә дә мөмкин. Оператор белән фотографка икесенә 40-50 мең дип исәплә. Шоу-программа, зал бизәүләр, тортлар 100 мең булырга мөмкин.
 
- Ә лимузин?
 
- Машина белән еш кына таныш-белеш ярдәм итә. Мәсәлән, күптән түгел уздырган туйларның берсендә бары тик “Лэнд Краузер”лар гына иде. Кияү таныш-белешләрен җыйган.
 
- Син әйткән бәяләр кемгәдер бик зур, ә кемгәдер бик кечкенә булып күренәдер.
 
- Әлбәттә. Әйтик, 1 млн сумга зал бизәгән очракларны беләм. Бер кияү 3 млн сумлык туй үткәргән иде. 9 майдагы сыман салютлар белән. 1 миллионын әтисе биргән, калган икесе – үз кесәсеннән. Гомумән, мин кеше акчасын санарга яратмыйм. Кем күпме булдыра, шул кадәр сарыф итә акчасын. 
 
- Син үзең дә төрле интенсивлар үткән кеше. Алардан үзең өчен ни дә булса алдыңмы?
 
- Һәр тамада, елдан-ел туй алып барып, үзе дә сизмәстән ниндидер бер калыпка кереп китәргә мөмкин. Социаль челтәрләрдән генә башка алып баручыларны күзәтеп, беркайчан да үзеңә ниндидер яңалык алып булмый. Шуңа мин узган елны бик яхшы ике интенсив курста булдым, һәм 12 еллап туйлар үткәргәннән соң үземә “перезагрузка” ясадым дияргә була. Мин дөрес юнәлештә булганмын үзе, ләкин каяддыр нәрсәнедер эшләп бетермәгәнмен, каядыр ялгышлыклар җибәргәнмен, кайбер нәрсәләрне бөтенләй белмәгәнмен икән. Менә шул пробелларны миндә бетерер өчен бик яхшы курслар булды ул. Ләкин кызганыч, безнең Казанда яшәп бәйрәмнәр белән шөгыльләнүче татар алып баручылары ул курсларда бик аз иде. Мәсәлән, Мәскүдән килгән алып баручыны Казанда тыңлар өчен Тольятти һәм Самаралардан килделәр, ә безнекеләр юк! Шулай ук мин бу көннәрдә Рәсәйнең иң талантлы юмор осталарының берсе, иң текә стендаппер саналган Павел Воляның ике ай буе барган “Сила Воли. Юмор-Начало” дигән онлайн-курсын уңышлы гына үттем. Хәтта сертификат бирделәр (көлә). Минем өчен бик яхшы мәктәп булды ул.
 
- Синең интенсивка язылган кешене нәрсә көтә?
 
- Беренче чиратта, “мин алып баручымы?”, “ни өчен мин бу өлкәдә эшлим”, “минем нык һәм җитешсез якларым?”, “минем максат?” дигән сорауларга җавап. Сине сайларга теләүчеләр белән телефоннан дөрес аралашу, беренче очршауда үз-үзеңне дөрес тоту, Булат Бәйрәмов фикеренчә дөрес туй схемасы, минем үземнең фишкалар һәм проектор белән эшли белү алымнары, дөрес портфолио булдыру, шоурил серләре... Гомумән, татар алып баручыларына үсеш ягыннан бик күп файдалы мәгълүмат булачак!
 
Чыганак: Туйлар.ру.

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.05.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»