|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2016 Җәмгыять
Чыгарылыш кичәләрен кредитка бәйрәм итәбезме?Каешларны тыгызрак буарга дип фикерләүчеләр күп түгел шикелле. Кесә такыр булуга карамастан, ата-аналар балаларның чыгарылыш бәйрәмнәренә 100 мең сумга кадәр акча тотарга әзер. Икътисадый кризис, дип борчылучылар да, чыгарылыш бәйрәмнәрне тынычрак уздырам, диючеләр дә күренми. Елның башында ук Мәскәүдә бәйрәм уздырырлык мәйданнарның алдан алып куелганлыгы ачыкланган. Мәскәүдә һәр укучыга уздырылган кичә өчен тотылган акчаның уртача күләме – 16 мең сум, төбәкләрдә – 10 мең сум. Бу суммага әле сатып алына торган киемнәр, кунак итеп чакырылган укытучыларга тотылган акча кермәгән. Ата-аналар, начар күренмәс, башкалар янында ким-хур булмас өчен, бәйрәм итәргә кредит ала.
Коллекторлар ассоциациясе башлыгы Дмитрий Жданохин сүзләренчә, кредитны алуын алалар, әмма кайтара башлаганда проблемалар килеп туа. Андый бурычларга батучылар арта бара икән.
Мәскәүдә баланың кичәсен онытылмаслык итәр өчен 20 мең сум тотылса, төбәкләрдә бәйрәмне тыйнаграк уздыралар. “Чыгарылыш кичәсе – балалар өчен туй! Кешеләр акчасын мул тота. Әмма без 10 мең сумлык чыгым белән котылырбыз дип өметләнәбез. Кызларга күлмәге дә, туфли дә кирәк, парикмахер, визажист өчен дә түлисе”, – дип сөйләгән Казанда яшәүче дүрт бала анасы Ирина Волынец “Известия” газетасына.
Шул ук вакытта чыгарылыш кичәләреннән баш тартучылар да бар. Мәсәлән, кайбер мәктәпләр укучылары чыгарылыш кичәләренә күлмәк алу, банкет оештырудан баш тарткан. Алар акчаларын авыру балаларга ярдәм итәр өчен хәйрия фонды хисабына күчерәбез дигән карарга килгән.
--- |
Иң күп укылган
|