поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.08.2009 Мәдәният

КОРАБ КЫЙБЛАСЫН ҮЗГӘРТӘ

Күптән түгел С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында җитәкче алышынды. Директор итеп Казан дәүләт консерваториясе доценты, скрипкачы Ленар Айкаевны билгеләделәр. Яшь җитәкченең яңача эшләү алымнары, киләчәккә планнары безне дә кызыксындырды.

– Ленар әфәнде, музыканттан җитәкче вазыйфасына күчүегез көтелмәгәнрәк булдымы? Әллә инде бу яңалыкка әзер идегезме?

 

– Мин барлык серләрне дә ачып бирергә җыенмыйм. Бу бер яктан көтелмәгән дә, шул ук вакытта көтелгән яңалык та булды. Җитәкчелеккә минем иҗатым, профессиональ сәнгатьтә күзаллавым яхшы таныш. Шул юнәлештә үзгәреш кертергә теләвемне дә күпләр белә. Миңа ышанып тапшырган вазыйфаны акларга инде.

 

– Гадәттә, яңа җитәкче яңа иҗади планнар белән килә. Биредә нинди үзгәрешләр көтеләчәк?

 

– Әлеге концерт залы зур кораб кебек. Аның юнәлешен берничә көндә, бер-ике айда гына борып булмый һәм мөмкин дә түгел. Әмма аны үзгәртергә кирәк. Бу агымның дөрес юлы – ул профессионализм. Кораб кыйбласын әнә шул юнәлештә тотарга тиеш. Дөрес, Зур концерт залы төзелә башлаганда ук инде аның максаты билгеле – академик бина вазыйфасын үтәргә тиеш иде ул. Шуңа күрә биредә үткәреләсе чараларның югары профессиональ дәрәҗәдә булуы зарур.

 

– Димәк, эстрада юнәлешендәге концертлар өчен ишекләр ябык булачак...

 

– Алай ук дип әйтмәс идем. Чөнки, телибезме-теләмибезме, эстрада барыбер калкып чыгачак. Әмма Сәйдәшев исемен йөрткән бинада бары тик профессиональ яктан камил булган эстрадага гына урын булачак.

 

– Бик күп илләрне гизгән музыкант буларак әйтегез әле, концерт залы Европа стандартына туры киләме?

 

– Татарстанда Европа дәрәҗәсендә төзелгән беренче бина дисәм, һич ялгышмам. Монда ­кыйммәтле җиһазлар, тавыш көйләү җайланмалары турында гына сүз бармый. Әлеге зал тамашачының күңеленә хуш килерлек итеп, зәвык белән эшләнгән. Дөрес, бүген бинаның төзелүенә унбиш ел вакыт үтеп киткән. Ул вакыт аралыгында Европа стандарты да үзгәреш кичерде. Безнең дә сәхнәне, залны камилләштерү өстендә эшлисе бар. Андый гына мөмкинлекләр булыр дип ышанам.

 

– Сәйдәшев исемендәге залның йөзе булып инде ничә еллар иҗат итүче Татарстан дәүләт симфоник оркестры тора. Гомумән, аның язмышы ничек булачак? Милли репертуарны камилләштерсеннәр, чит ил тамашачыларына үзебезнең татар музыкасын ешрак тыңлатсыннар иде.

 

– Милли репертуар үзмаксат була алмый. Әгәр тарихи төпкелләргә кереп казына башласаң, симфоник оркестрда татарлар булмаган. Ә оркестрның дәүләт дәрәҗәсендә булуын искә алсак, музыка биредә профессиональ югарылыкта яңгырарга тиеш. Оркестр репертуарында милли музыка бар һәм ул киләчәктә дә шул агымда дәвам итәчәк. Чит илдә татар әсәрләрен аеруча яратып кабул итәләр. Әйтик, миңа Казан дәүләт консерваториясенең "Татарика" ансамблендә солист буларак еш кына гастрольләрдә йөрергә туры килде. Аларга нәкъ менә милли музыка кызык. Классика белән милли музыканы бер калыпка салып та, сатып та булмый. Ә тамашачыны кызыксындыру, җәлеп итү өчен татар музыкасын яңгыратырга кирәк.

 

– Симфоник оркестрдан тыш биредә башка ансамбльләр эшләячәкме, коллективны нинди яңа көчләр, иҗади төркемнәр белән баетырга исәп тотасыз?

 

– Яңалыклар булачак, әлегә артыгын әйтми торам. Аннан соң биредә билгеле бер штат бар. Шуңа күрә һәрнәрсәне уйлап эш итәргә кирәк. Безнең бүген өч коллективыбыз: симфоник оркестр, камера хоры, квартет бар инде. Әлегә ниндидер яңа ансамбль оештырырга мөмкинлекләр юк. Иҗат коллективлары әкренләп үзгәреш кичерәчәк. Камилләшергә, яңалык кертергә бик тә кирәк.

 

– Музыкант буларак, иҗади эшчәнлегегезне дәвам итәргә исәбегез бармы? Әллә инде җитәкче вазыйфасында калуны кулай күрәсезме?

 

– Һич кенә дә консерваторияне ташларга җыенмыйм. Чөнки мин унөч ел инде студентларга белем бирәм. Ул минем тормышымның бер өлеше кебек. Дөрес, соңгы арада скрипканы кулга алган булмады. Чөнки биредәге хуҗалык эшләре чабудан тарта. Көзен концерт белән чит илләргә барырга планлаштырган идем. Әлегә музыкант һөнәрен беразга гына онытып торырга туры киләчәк. Әмма бик озакка дип уйламыйм.

 

– Минем сезне профессиональ сәхнәдә түгел, еш кына банкетларда, кичәләрдә, хәтта теплоходта да күргәнем бар. Димәк, тамашачыны классик әсәрләрне тыңларга өйрәтү, зәвыгын үзгәртү музыкантка да бәйле. Классик музыканы халык аңына сеңдерү өчен сәясәтне бәлки шуннан башларгадыр...

 

– Бу – глобаль проблема. Һәр чорның үзенә генә хас кызыксынуы, тыңлаучысы бар. Тамашачыны һичшиксез тәрбияләргә, аны тыңларга әкрен генә ияләштерергә кирәк. Халыкны беркайчан да белмәгән, татымаган ризык белән туйдырырга ярамый. Күреп торабыз, бүген телевидениедән, радиодан бара торган тапшырулар тәрбия чарасы була алмый. Әгәр илдә төп жанр булып пародия санала икән, димәк, без җитди чир белән авырыйбыз. Бу авыруны кичекмәстән дәваларга кирәк.

 

– Зал тутыру, ягъни тамашачыны җәлеп итү өчен нинди дә булса сәясәт бармы? Безнең халыкның күбесе симфоник оркестрны тыңларга ияләшмәгән бит әле.

 

– Иң беренче чиратта тамашачыны җәлеп итәрлек реклама булырга тиеш. Даими яңгырап торган "чуклы", матур сүзләргә колак иярә. Мисалга чит илләрне китерәсе килә. Биредә халыкның барысы да классик музыка тыңлый дип әйтмәс идем. Әмма заллар һәрчак тулы. Чөнки андый концертларга йөрү дәрәҗә санала. Тамашачы залында халыкның бары ун проценты гына музыканы аңларга мөмкин. Менә шул аз санлы кешеләр башкаларны бирегә тартып китерә дә инде. Академик музыка барлык кешегә кирәк түгелдер, бәлки. Әйтик, поп музыканы да бит барыбыз да кабул итеп бетермибез. Ул билгеле бер чор яшьләре өчен булырга, ике-өч елны үзенә сыйдырырга мөмкин. Аннан соң алар әкренләп поп музыканы тыңламый башлый. Ә классиканың яше юк. Ул дәверләр аша сыналган музыка. Димәк, тамашачының мәхәббәтен яулый һәм кызыксындыра белергә генә кирәк.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 173 | 25.08.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»