|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2016 Шоу-бизнес
Лилия Муллагалиеваны лимузин белән каршы алдылар (ФОТО, ВИДЕО)11 майда Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваны Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән чыгардылар. Җырчыны һәм нәни улы Ильясны иң якыннары гына каршы алырга килде. Алар арасында Лилиянең тормыш иптәше Илсур, уллары Данил, кызлары Ильвина, Лилиянең әнисе, апасы, җырчы Гөлнара Габидуллина, Рушана Флегонтова һәм Чулпан Гарипова бар иде. Лилия белән Ильясны каршы алу тантанасы чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Ап-ак лимузин, чын ләкләк, бүләкләр, матур чәчкәләр һәм хәтта хуш исе борынга бәреп кергән бәлеш тә бар иде. Анысын Чулпан пешергән, өстенә Ильяс дип тә язган. Бала тудыру йорты тирәсендә: "Туй мәллә бу?" – дип пышылдаучылар да булды.
– Кабат әти-әни булу – безнең өчен зур шатлык, олы бәхет. Өченче балабыз тугач, җаваплылык тагын да артты. Балаларны тигез мәхәббәттә исән-сау үстерергә язсын! Ходаема мең рәхмәт! – ди Лилия. Әниләре роддомда чакта Данил белән Ильвина өйдә әтиләре белән торган, авылга да кайтып килгәннәр. Шулай да әниләрен бик сагынганнар. Лилия дә балаларны юксындым, ди. Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел, алар күпләргә үрнәк, мәхәббәт, хөрмәт, татулык, тугрылык өлгесе булып тора.
Бәхетле гаилә Казанның Киров районындагы Бишбалта мәчетенә Ильяска исем куштырырга юл тотты. Ильяс – пәйгамбәр исеме, Аллаһ кодрәте, куәте, могҗизасы дигәнне аңлата.
Исегезгә төшерәбез: Лилия Муллагалиева 7 май көнне 14 сәгать 40 минутта өченче тапкыр әни булды! Баланың авырлыгы – 3970 грамм, буе – 56 см.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|