|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2016 Фаҗига
Татар авылы су астында калдыТөмән өлкәсенең Вагай районындагы Тугыз авылы су астында калды. Меңгә якын татар йорт-курасыз калды. Алар җирле хакимияткә өмет итә, әмма ярдәмне Казаннан да көтә. Бүген Татарстан башкаласында “Ярдәм”, “Мәрҗани”, “Иман нуры” мәчетләре авыр хәлдә калган милләттәшләргә гуманитар ярдәм җыю эшен башлады. “ВТ” Тугыз авылында яшәүчеләр белән элемтәгә кереп, хәлләрен белеште. “Дөньяның бетүе шушыдыр...” Тугыз авылы Агыт елгасы буенда урнашкан. Авылда 319 хуҗалык исәпләнә, 964 кеше гомер кичерә. Кемдер нефтьче булып вахтага йөри, кемдер мал-туар белән шөгыльләнә. Җәй җитте исә мүк җиләге, чикләвек, гөмбә җыеп, аны сатып кәсеп итәләр. Кайберәүләр балык тотып сату белән шөгыльләнә. Авылның мәктәбе, балалар бакчасы бар. Әмма гөрләп торган авыл халкы бүген кайгыда. Елга суы, 8-9 метрга күтәрелеп, ярыннан чыккан. Тугыз авылында 158 өй су эчендә утыра. Аннан да кала 93 өйнең җир кишәрлекләрен, ишегалларын су баскан. 53 кеше мәктәп интернатында көн күрә. Калганнар – туган-тумачаларында.
Агыт елгасының ярдан ташуы 13 апрельдә башланган. Башта артык хәвефле булмаган, халык та су күтәрелү зыянга булмас дип ышана, шуңа алдан чарасын да күрмәгән. Әмма табигать кенә кешеләрнең өметен акламый: су тәүлек саен 60-70 сантиметрга күтәрелгән. Шуның аркасында халыкның күпчелеге өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган.
“Алдан кисәттеләр-кисәтүен. Авыл җирлеге суга якын булган йорт хуҗаларына су күтәрелергә мөмкин дип әйткән, әмма бу кадәр булыр дип алар да күз алдына китермәгәннәр. Дөньяның бетүе шушыдыр, мөгаен. Су астында калды авыл. Бик куркыныч хәл, – дип сөйләде безгә бу авылда яшәүче Әмина Фәттахова. – Минем йорт авылның читендә урнашкан, елга ерак. Әмма су хәтта минем өйалды баскычына кадәр җитте. Кешеләрнең хәлләре авыр. Мәчет су эчендә, йортлар яшәрлек түгел, тәрәзәләргә кадәр су. Кешеләр өйдәге әйберләрен чыгарып бетерә алмады. Ничек чыгарып бетерсен дә кайда урнаштырсын ди ул аларны?! Өйдәге кием-салым, урын-җир, йорт җиһазлары юкка чыкты. Йортлар эчендәге мичләр җимерелә башлады. Су коймаларны да агызып китте, кышка дип әзерләнгән утыннан да колак кагучылар күп. Малларга да авыр булды. Кешеләр сыер-сарыкларын урманга чыгарып җибәрде. Су булмаган җирдә яшәп торсыннар, диделәр. Әмма аларның кайсылары исән, кайсылары инде үле килеш табылды. Аюлар да, бүреләр дә бар бит бездә. Җанварлар ашап бетергән.
Халык өйләрендә ашарга пешерә алмый, аларга мәктәптә ризык әзерлиләр. Эчәр су белән дә кытлык. Күрше авылдан китерәләр, анысы да – техник су. Эчәргә яраклысын кибеттән сатып алабыз. Алай бәяләрен күтәреп хәрәмләшмиләр. Медицина хезмәткәрләре борчыла. B гепатиты чире таралырга мөмкин дип сөйлиләр, вакцина кадыйлар. Мондый вакытта туберкулез чире дә бик тиз тарала дип куркыталар. Дарулар бар диләр”.
Барысы да ярдәмгә мохтаҗ
4 майда су азмы-күпме китә башлаган, 20 сантимерга кимегән. Өйләрендә су идәннән 5 сантиметрга күтәрелгәннәргә 50 мең сум биреләчәк дигән хәбәр булды. Бу эш берникадәр башкарылган да. Тугыз авылындагы су басуны видеога төшереп, интернетка соңгы хәбәрләрне элеп баручы укытучы Фәрхәт Сәгыйров халыкның күпчелеге ярдәмгә мохтаҗ дип сөйләде безгә.
“Мин гаиләне, су килүен күргәч үк, күрше авылга илттем, үзем монда калдым. Безнең өйне дә су басты. Авыл Атлантида кебек. МЧС кешеләре гел монда. Алар ярдәмендә өйдәге җиһазларны түбәгә күтәрдек. Кешеләр матди ярдәмсез калмасын иде. Бу бит – коточкыч хәл. Кешеләр аннары ничек яшәр? Матди ярдәмсез калдырмаслар дип ышанабыз. Көн саен кибеткә икмәк алып киләләр. Күрше авылларга йөри торган юллар да, ниһаять, ачылды. Моңа кадәр анысы да су астында иде. Дөнья белән элемтәләр өзелгән иде. Су басудан килгән зыян күләме әлегә билгеле түгел. Аннан соң һәркемгә ярдәмнән өлеш чыгарырлар дип уйлыйбыз”, – диде ул безгә.
“Бу афәт нинди гөнаһлар өчен килде?”
Тугызны моңа кадәр дә су баскан. Әмма 1999 елда зыян ул кадәр зур булмаган. Ул вакытта авыр хәлдә калучыларның һәрберсенә 820 сум акча биргәннәр. Агыт елгасының Вагай елгасына кушыла торган өлеше чистартылмаганга, су баскан дип аңлатканнар. Шуннан соң Агыт елгасы ике тапкыр чистартылган. Әмма бу юлы чыккан афәтнең сәбәбен аңлатучы әлегә юк, соңрак нәтиҗә ясалыр. Шулай да татар авылының ике тапкыр су астында калу очрагы уйланырга да мәҗбүр итә. Тугыз авылы су астында калу турында чаң сугучы – Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдуллина. Ул, ярдәм сорап, Татарстан Президентына да, Төмән өлкәсе губернаторына да хат язган. Владимир Путинга да мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң гына Төмән өлкәсе түрәләре кымшана башлаган.
“Туган төбәгем Вагай районындагы Тугыз авылы су астында калды. Монда минем нәсел чылбырының очлары бәйләнгән, туганнарым гомер итә. Балачакта авыл урамнарында уйнап үстем, печән чаптым, җиләк җыйдым. Һәм шушы авыл су астында. Мин аларга ярдәм итү теләге белән янып-көеп йөрдем. Ничек ярдәм итим, ничек бу афәттән коткарыйм? Шактый уйланырга туры килде: ни өчен, нинди гөнаһлар өчен тугызлыларга мондый афәт килде? Аллаһы Тәгаләнең бу сынавы тиккә түгелдер. Димәк, уйланыр чак җитте. Уйлашыйк, иманга килик, башларны сәҗдәгә иеп, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйк. Бу афәттән гыйбрәт алыйк. Авылда эчкечелек, фахишәлек, угрылык киң таралды. Татар авылы була торып, дуңгыз асраучылар булды. Ә бит авылда Астана дигән изге урын да бар. Дуңгыз нәҗесе аларның да, дин тоткан бабаларыбыз күңелен дә рәнҗеткәндер, мөгаен. Хәзер халык Алланы да, мулланы да танымый, санашмый. Зинһар, Ходайга сыеныйк, иманлы булыйк, якташлар!” – дип өзгәләнә Мөнирә һәм бүгенгә кадәр Татарстан халкыннан милләттәшләргә ярдәм итүне сорый.
Тугыздагы хәлләрне күрер өчен кичә, ниһаять, өлкә губернаторы да килгән. Халык авылны күчереп утырту мәсьәләсен дә күтәргән. Губернатор мәктәпне яңа урынга төзергә ярдәм итәчәген, күчәргә теләүчеләргә ташлама белән агач биреләчәген вәгъдә иткән. Шулай ук авыл эчендә юл тәртипкә салыныр дип өметләндергән. Тугызларга эчәр су, озак саклана торган ризык кирәк, су басудан зыян күргәннәр шулай ук балалар киемнәренә, урын-җиргә бигрәк тә мохтаҗ. Ярдәм кулын сузам дигән кешеләр колагына: тугызларга гуманитар ярдәмне Бөтендөнья татар конгрессы (Казан, Карл Маркс ур., 38/5 нче йорт), “Ярдәм” мәчете (Казан, Серов ур., 4а йорт, тел.: 223-03-59), “Мәржани” мәчете (Казан, Каюм Насыйри ур., 17нче йорт, тел.: 293 36 86), “Иман нуры” мәчете (Казан, Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 нче йорт) туплый, мөмкинлекләре булганнар аларга мөрәҗәгать итә ала.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|