поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2016 Юмор

Рәхәт (ЮМОРЕСКА)

Безнең тормыш рәхәтлектән тора. Газапланырга, авыр уйларга бирелергә теләсәң, нәрсәдер эшләргә кирәк әле. Ә менә рәхәтлек үзеннән­ үзе килә.

Күрше бүлмәдә әфлисун ашыйлар. Ә минем – аллергия. Тик кешенең авызына сугып булмый ич, нидер әйтеп аппетитын да бозасы килми. Аллергия. Күздән яшь ага.
Бүлмәгә начальник килеп керә:
 
– Нәрсә елап утырасың?
 
Мин күрше бүлмәгә ымлыйм:
 
– Әфлисун ашыйлар.
 
Начальникның күзләрендә кызгану пәйда була.
 
– Ярый, елама...
 
Ул төшке ашка китә. Һәм юл уңаена кибеткә кагылып, миңа бер кило әфлисун алып килә. Рәхәт. Кемгәдер кирәк икәнеңне аңлаудан күз алдында абруең күтәрелә. Әфлисунны кара пакетка салып, коридорның теге очындагы чүп савытына илтеп ташлыйм. Тагы нишләтәсең инде аны? Үземә ашарга ярамый, кешегә бирсәң – күп. Аннан, үзең ашамаганны кешегә бирү дә әллә ничек.
 
Кайтышлый кибеткә керәм. Сөт 52 сум тора. Сатучыга биш­йөзлек сузам да, бәлки, ике сум бирергәдер дип кызыксынам. Ул баш чайкый. Һәм ваграк акча сорый. Юк. Чынлап та юк. Ул нәфрәтле карашын миңа ташлап ала да бер көлтә иллелек тартып чыгара. Тиешлесен миңа шудыра. Һәм җиңүче кыяфәте белән, илле тиенлекләр чутлый башлый. Мин ашыкмыйм. Аның шулай үҗәтләнүе кызык тоела. 48 сумга җиткерү өчен 96 данә санарга кирәк. Вәт иренмәгән җан! Ниһаять, эшен тәмамлый. Әйтеп бетергесез нәфрәт һәм мәсхәрә белән,тиеннәрне миңа суза. Алам. Тегенең йөзендә – тантана. Тик аның болай кылануы ошамый. Һәм тиеннәрне бер кулдан икенчесенә күчереп алам да, аңа тагын дүрт сум өстәп, кире сузам: «Тагын бер сөт бирегез инде...»
 
Сатучының йөзендәге мәс­хәрәле тантананы газап алыштыра. Теге тиеннәрне яңадан санарга керешә. Мин аны кызганып куям. Барыбер рәхәт.
 
Урам буйлап киләм. Кешеләр каядыр ашыга. Йөзләрдә – мәшәкать, ашыгу, ашкыну, каядыр җитешә алмаудан курку, тагын әллә нәрсәләр. Мин беркая да ашыкмыйм. Шулай да тиз-тиз атлыйм – агымнан калырга ярамый. Кемнеңдер уза башлавын күреп, адымымны тизләтәм – сабыр итсен. Аны биш-ун адым артта калдыру белән күңел сөенә. Үземне беренче итеп, алдынгы итеп, булдыклы итеп тоям. Моның кирәкме-юкмы, ни өчен кирәк икәне дә кызыксындырмый. Иң мөһиме, мин алда, ул артта. Рәхәт.
 
– Гафу итегез... – зур гына сумка күтәргән бер ир каршыма чыга, – гафу итегез, Җиңү паркына ничек барырга икәнен әйтмәссезме?
 
Мин ашыгам. Тик кешегә ярдәм итмичә дә булмый. Ул арада бая артта калган адәм узып китә. Минем күзләр аны озатып кала һәм каршыдагы иргә төбәлә.
 
– Метрога төшәсез дә иң соңгы тукталышка кадәр барасыз, – дим, шулай кыска гына өйрәтә алуыма сокланып. – Тукталыш та нәкъ шулай атала: «Җиңү проспекты».
 
Теге, рәхмәтләр укый-укый, ары китә. Мин, яңа ашкыну белән, юлымны дәвам итәм. Кылны кырыкка ярырдай чагымда да кемгәдер ярдәм итә алуым өчен шатланам. Кешеләрдән рәхмәт ишетүдән дә күңеллерәк нәрсә юк инде ул. Рәхәт.
 
Аяклар җиргә тими. Иңгә канатлар үскән шикелле. Бераздан баягы адәмне, аның белән бер тирәдәрәк атлаган тагы әллә кемнәрне узып китәм. Мин – алда. Алар – артта. Үземне җиңүче итеп тоям. Һәм... Җиңү? Әй, карале, баягы кешегә юлны ялгыш өйрәтеп җибәрдем ич. Аңа бит Җиңү паркы кирәк иде. Ә мин Җиңү прос­пектын өйрәттем. Шайтан алгыры. Ярый... Карурманда түгел әле. Тагын берәрсеннән сорар. Сорамаса да, транспорт йөреп тора. Баш бәласе түгел ич инде. Миңа барыбер рәхәт.
 
Өйгә керәм. Рәхәт. Тәмле итеп сөтле чәй дә эчеп җибәрсәң... Әмма сөт салу белән, чәйнең кыя­фәте үзгәрә. Болганчык су төсенә керә, вак-вак аксыл нәрсәләр пәйда була. Сөт ачыган. Балконга чыгам. Урамга күз салам – халык агымы. Кемнәрдер каядыр ашыга, кирәксә-кирәкмәсә дә, алда булыр­га, җиңүче булыр­га, уңышлы булырга тырыша...
 
Күпме халык рәхәтләнеп яши!

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 10.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»