поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2016 Милләт

Гомерлек мөгаллимнәр

Сәяр абый Сабировны Пильна, К.Октябрь районнарында гына түгел, бөтен өлкә татар җәмәгатьчелеге дә яхшы белә иде. Әйе, иде... Чөнки аның вафатына да ике ел тулып килә инде. Ул унынчы дистәсен ваклагач, 2014 елның июлендә үлде. Ә гомере буе җитәкче урыннарда эшләүче, иҗтимагый-мәдәни тормышта актив катнашучы, крайны өйрәнүче киң сәләтле мөгаллимнең нык тылы булып торган, гаилә учагын саклаган, балалар тәрбияләгән, ир хакын хаклаган гомерлек җан юлдашы Кадрия апаның 5 майда 40 кичәсе булып үтте.

69 ел буена бер булып типкән ике йөрәкнең берсе сугудан туктагач, икенчесе дә, кызганычка, озак эшләмәде...

Туган якларга кайткан саен, Сәяр Вафинович белән Кадрия Кутдусовнага кереп, аларның хәл-әхвәлләрен сорашып, Сәяр абый белән чын күңелдән сөйләшеп, хуҗабикәнең тәм-томнарыннан сыйланып чыга идем. Кадрия апа күз ачып-йомганчы өстәл кора да, мөселман хатын-кызы буларак, ир-атлар сөйләшүенә комачауламастан, бүлмәдән чыгып китә иде. Ул күбрәк Сәяр абый күләгәсендә генә чалынса да, Кадрия апа аның тормышында зур роль уйнады - төп һәм нык терәге булып торды, чөнки ул үзе да зирәк фикерле, аек карашлы мөгаллимә иде. Кадрия апаны мин әле Петрякс мәктәбендә укыган чактан ук беләм. Ялгышмасам, ул йорт-җирне алып бару буенча һәм биология фәнен укытты.

Аның кыскача биографиясе түбәндәгедән гыйбарәт. Кадрия апа 1923 елның 2 июлендә Уразавылда туа һәм җирле урта мәктәпне тәмамлап, 1940 елда Мәдәнәгә башлангыч класслар укытучысы итеп юллана. 1941 елда шушы ук мәктәпкә Кочко-Пожар педучилищесыннан соң килгән Сәяр абый белән таныша һәм аны 1942 елда сугышка озата, ә үзе Уразавыл мәктәбенә эшкә күчә. 1945 елда тормышка чыга һәм Петрякска килен булып төшә. Анда балалар бакчасында эшләгәннән соң, 1959 елда мәктәптә укыта башлый. Өч бала анасы ул.
 
Сугыш михнәте белән сыналган һәм Бөек Җиңү шатлыгы белән ныклап беркетелгән саф мәхәббәтне бу ике мөгаллимнең 73 ел буена тап төшерми саклап килүләре безгә һәм киләчәк буынга бер дигән үрнәк өлгесе булып тора! Шулай дип әйтүемнең сәбәбе, әйткәнемчә, яшь укытучылар нәкъ 1941 елда Мәдәнә мәктәбендә эшләгәндә танышалар һәм ике яшь йөрәктә кабынган гыйшык утын дәһшәтле сугыш елларында да саклап килеп, алар 1945 елның августында кавышалар. Бүген аларның мәхәббәт җимешләре үзләре тамыр җибәреп, тормыш чәчәкләре үстерәләр, газиз әти-әниләренең нәсел җебен дәвам иттерәләр.
 
Менә шулай бу ике мөгаллимнең берсе турында сөйләгәндә, икенчесе турында әйтми мөмкин түгел, чөнки алар, үрнәк гаилә буларак кешелек дөньясының бербөтен организмыдай бер сулышта яшәделәр, йөрәкләре бер пульста типте. 
 
Бу юллар Сәяр абыйга да, Кадрия апага да хәтем-дога булып барсын, рухларын шатландырсын иде.
 
Мәрхүм-мәрхүмәнең күп санлы укучылары, таныш-белешләре исеменнән Мансур ХӘКИМОВ, Мәскәү-Сафаҗай.
 

Мансур ХӘКИМОВ, Мәскәү-Сафаҗай
Туган як
№ --- | 11.05.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»