поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.05.2016 Милләт

Оренбург татарларының зур юбилей танталары узды (ФОТО)

Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасының 25 яшьлек юбилей кичәсенә чакыру алгач, моны бик теләп кабул иттек. Оренбурглылар самаралылар һәм ульянлылар үткәргән һәр юбилейларыбызда катнашып киләләр бит. Ә менә безгә Оренбург күршеләребезгә кунакка бер дә барырга туры килгәне юк иде әле.

Оренбург шәһәре безне җылы һәм коры һава белән каршы алды. Европаны һәм Азияне бүлеп торган Урал елгасы аша салынган күперне үтеп, шәһәр үзәгенә килеп керәбез. Безне - Самара һәм Ульян өлкәләре татарларының “Бердәмлек”, “Өмет” газеталарының баш мөхәррирләрен каршылаучы - Оренбург өлкә татар  милли - мәдәни автономиясе әгъзасы, төбәкнең танылган эшкуары Мөхтәр Хәсәнов урамнар, андагы тарихи биналар белән таныштырып бара. Менә монысында, 115 еллык тарихы булган бинада, хәзер Хөсәен Ямашев исемендәге милли татар китапханәсе урнашкан. Болары - атаклы Хөсәения мәчете, Россиянең Идел буе төбәкләрендә бердәнбер Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт драма театры. Алар да, “Яңа вакыт” кебек үк, әле күптән түгел генә үзләренең 110 һәм яңадан оештырылуларына 25 еллык юбилейларын билгеләп үткәннәр.
 
Нәкъ менә шушы яңартылган гүзәл театр бинасында “Яңа вакыт” газетасының бәйрәме уздырылды да инде. Юбилей кичәсенә килүчеләрне фойеда “Яңа вакыт”ның чишмә башында торган “Вакыт” газетасына багышлап оештырылган архив документлары күргәзмәсе каршылады. 1906 - 1918 елларда 20 мең тираж белән чыгып килгән бу басманың 1906 елның февралендә дөнья күргән беренче санын да, 1908, 1913, 1916 еллардагы төпләмәләрен дә күрергә мөмкин иде. Оренбург өлкә дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бу бай һәм эчтәлекле күргәзмә белән танышучылар күп мәгълүмат алганнардыр, мөгаен.
 
Сарыкташ районының Кабан авылында яшәүче һәм туган якны өйрәнүче Марат Солтанхуҗинның шәхси күргәзмәсе дә кичәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.
 
Бәйрәмнең сценарие да шул тарихи мәгълүматларга таянып эшләнгән иде. Экранда тәүге саны 1906 елның 21 февралендә Оренбург татарларына таратылган “Вакыт” газетасының нинди шартларда аякка басуы һәм Россия күләмендә танылып, укучыларның яраткан басмасына әверелүе турында документаль рәсемнәр, фото һәм видеоязмалар күрсәтелеп торды. Баштарак атнасына 2-3 тапкыр, ә 1913 елдан соң көн саен чыгучы басма битләрендә басылган төрле публицистик язмалар, фельетоннар, шул чор шагыйрьләренең һәм язучыларының шигырьләре һәм хикәяләре басылуы турында бәйнә-бәйнә сөйләнде.
 
Тик татар байлары - агалы-энеле Закир һәм Шакир Рәмиевлар акчасына нәшер ителгән “Вакыт” газетасының гомере кыска була. Бәйрәм сәхнәсеннән әйтелгәнчә, аның мөхәррире Ярулла Вәлиев 1918 елның 26 январенда дөнья күргән санында газетаның һәм “Шура” журналының туктатылуы һәм бөтен мөлкәтенең тартып алынуы турында хәбәр итә.
 
“Вакыт”ның төп иганәчесе, танылган шагыйрь Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) тә бөтен байлыгын Совет дәүләтенә тапшыра, ә үзе 1926 елда хәерчелектә вафат була. Шагыйрьнең бай иҗади мирасы да үзе белән бергә юкка чыга.Орск шәһәре зиратындагы кабере дә билгеле түгел, чөнки татар зираты урынына зур завод салып куйганнар.
 
Шулай да талантлы, гадел һәм ярдәмчел милләттәшебезнең исеме онытылмый. Әлегә кадәр төбәктә аңа һәйкәл булмаса да, Оренбургта Дәрдмәнд яшәгән йортка һәвәскәр тарихчы Мәдинә апа Рәхимкулова тырышлыгы белән истәлек тактасы эленгән.
 
25 ел элек, “Вакыт” газетасының дәвамчысы буларак, “Яңа вакыт” газетасы чыга башлады һәм бүген аның шушы юбилеен билгеләп үтәбез.
Бәйрәм барышында “Яңа вакыт” газетасы, аның алыштыргысыз мөхәррире Фәннүр Гайсаров турында да күп матур сүзләр сөйләнде, бүләкләр тапшырылды, юбилярлар хөрмәтенә моңлы җырлар яңгырады.
 
Дуслары күп икән “Яңа вакыт” газетасының. Юбилейны үткәрергә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт татар драма театры, өлкә татар милли китапханәсе һәм башка күп хезмәт коллективлары, эшкуарлар ярдәм иткәннәр. 
 
Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының аналитика һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи килеп, тәбрикләү сүзләрен әйтте, Фәннүр Гайсаровка конгрессның иң югары бүләге булган халыкара медален тапшырды, редакцияне ноутбук белән бүләкләде. Ә “Яңа вакыт”ның хәбәрчесе Әлфия Әбделхаликова – Җамалига конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды. 
 
Газетаның төп оештыручысы - Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән аның җитәкчесе Руслан Зәбиров редакциягә компьютер бүләк итте.
 
Өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов та тәбрикләү сүзләрен әйтте. Ә бүләккә бик матур итеп нәкышләп эшләнгән “Әл-фәләкъ” сүрәсе язылган шамаил алып килгән иде. 
 
Без дә, Самараның һәм Ульянның “Бердәмлек”, “Өмет” газеталары мөхәррирләре каләмдәшләребезне зур юбилейлары белән котлап, теләкләребезне җиткереп, бүләкләребезне бирдек. Бүләкләр, тәбрикләүләр кичке аш мәҗлесендә дә дәвам итте.
 
Юбиляр хөрмәтенә җырлар тантана вакытында да, мәҗлестә дә күп яңгырады. Аларны татар театры артистлары Алсу Сибгатуллина, Илдар Байменов, сәнгать институты студентлары Лиана Фәттахова, Салават Шәфыйков, Николай Чуринов башкардылар, театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллов Дәрдмәнднең шигырьләрен укыды. Самарадан килгән талантлы милләттәшебез Идеал ага Галәүтдинов та үзенең берничә җырын бүләк итте. Татар Каргалысы һәм Дусмәт авылларының “Эра” һәм “Чишмә” халык ансамбльләре дә йөрәкләргә үтеп керердәй җырлар җырладылар.
 
Бүләкләр, гомумән, күп булды. Юбилярны тәбрикләргә вице-губернатор, өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, губернатор һәм хөкүмәт аппараты җитәкчесе Владимир Кулагин да килгән иде. Котлау сүзләрен әйткәннән соң, ул губернаторның  быелгы кризис вакытында да газетага ярдәм итү мөмкинлеген табуы һәм “Яңа вакыт”ка 200 мең сум акча бүлеп биреләчәге турында әйтте. Күрәсең, түрәләр моны зур акча дип уйлыйлардыр, мөгаен. Хәер, газетаның оештыручысы өлкә хөкүмәте булган чакта да ярдәм шуннан артмаган, диләр.
 
Вице-губернатор “Яңа вакыт” мөхәррире Фәннүр Гайсаровка уклар белән ату уенын (дартс) һәм аягына кияргә “шыгырдавыклы башмаклар” алып килгән. Янәсе, буш вакытларыңда төз атарга өйрәнерсең, ә башмаклар сиңа ерак авылларга, шәһәрләргә укучыларың янына барганда ярап куячак. Юморга бай икән Оренбург түрәләре. Тик егерме биш ел буена ике хезмәткәр - баш мөхәррир һәм бер хәбәрченең (вафатына кадәр бу вазифаны 85 яшьлек Әминә апа Моратова башкарса, хәзер бу эшкә шулай ук пенсия яшендәге Әлфия ханым Әбделхаликова-Җамали алынган. Ул да юбилей кичәсеннән соң эшеннән киткән диләр) бушка диярлек “Яңа вакыт” газетасын тартып баруларын белмиләр микәнни?
Дөрес, “Бердәмлег”ебезнең хәлләре дә артык мактанырлык түгел - түгелен. Башка төбәкләр белән чагыштырганда без дә артык яхшы яшәмибез. Тик Оренбургтагы кебек  битарафлык беркайда да юктыр, дип уйлыйм. 
 
Бәлки, газетаның юбилеен билгеләп үткәндә, бу турыда сөйләргә дә кирәкмәгәндер. Бәйрәм - бәйрәм бит инде ул. Икенче яктан, хәзер сөйләмәсәң, тагын кайда һәм кайчан сөйлисең соң инде?!
 
Каләмдәшебез Фәннүр Гайсаров рәхмәт сүзләрен әйтергә дип сәхнәгә чыкканда ничектер каушаган һәм дулкынланган иде кебек. “Без экранда күрсәтү өчен “Яңа вакыт” газетасының хәзерге тормышы, аңа күп көчен куйган каләмдәшебез Әминә апа Моратова турында  сюжет әзерләгән идек. Тик тагын без теләгәнчә булмады, бу сюжет урынына яңадан “Вакыт” газетасы чорындагы революционерлар килеп чыкты”, - диде ул. Аның бу сүзләрендә ниндидер киная бар иде кебек тоелды миңа.
 
Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, көннәрнең берсендә “Яңа вакыт” газетасы укучылары да соңгы саны дөнья күрү турындагы хәбәрне укымаслармы? Күрәзәчелек итмик әле, тик шулай да, милли басмаларыбызның киләчәге турында хафаланырга урын бар кебек.
 
Юбилей тантанасы, инде күптән гадәткә кергәнчә, “Туган тел” җырын бөтен тамаша залы белән күмәкләшеп җырлап тәмамланды. Без исән, татар яши әле. Шуңа шатланабыз.
 
Хәмзә МОРТАЗИН фотолары.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 10.05.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»