поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.05.2016 Дин

Сөннәт буенча бүләк бирү кагыйдәләре

Динебез – игелек, мәрхәмәт, яхшылык дине. Барча кешеләрне ярату һәм бүләк бирү – аның аерылгысыз бер өлеше. Бүләк бирүне безгә Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөннәт иткән һәм чын күңелдән бүләк бирүче, һичшиксез, Раббысының рәхмәтенә ирешер. «Бүләк бирегез һәм сезнең арада бер-берегезгә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисе туар», – диелә бер хистә.

Ислам динендә бүләк бирүнең, бүләкне кабул итүнең билгеле бер әдәпләре һәм кагыйдәләре бар:
 
1. Бүләкне без, Аллаһы ризалыгы өчен дип, мөгамәләләрне ныгыту йөзеннән, тынычлык, ярату һәм дуслык билгесе буларак бирергә тиешбез. Шуңа да бүләкне сайлаганда, яхшы максат күздә тотылырга тиеш, ә кимсетү һәм түбәнсетү түгел.
 
2. Бүләкне башкалардан яшерен бирегез. Чөнки бүләкне кабул итүче аны кайчан һәм кайда ачарга икәнен үзе сайларга тиеш.
 
3. Бүләкне алуга ук аны читкә алып кую ярамый, бу бүләк бирүчене үпкәләтергә мөмкин.
 
4. Бүләк сайлаганда исрафчыл булмагыз, чөнки сез бүләкне кабул итүчене уңайсыз хәлгә куярга мөмкинсез. Шулай ук бүләк сайлаганда бик саран да булмагыз, бу да кешене үпкәләтергә мөмкин. Ләкин бу бүләкнең бәясенә яки күләменә артык игътибар бирегез дигән сүз түгел. Иң мөһиме – ихласлык.
 
5. Әгәр кеше бүләктән баш тартса, ни сәбәпле баш тартуын сорарга һәм алга таба моны күз уңында тотарга кирәк. Әгәр бүләктән баш тарту сәбәпсез икән, моны ачыклап бетерергә һәм билгеле бер килешүгә килү зарур.
 
6. Бүләкне ярату һәм хөрмәт йөзеннән бирергә кирәк, ә үз мәнфәгать­ләреңне кайгыртып түгел.
 
7. Үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып бирелгән бүләк ул – бүләк түгел, ә ришвәт.
 
8. Бүләк бирүнең максаты тәүбә итү булса, бу да бүләк түгел, ә сәдака була.
 
9. Бүләкне үзегез белгән яхшы кү­ңелле кешеләрдән алу дөресрәк санала.
 
10. Бүләкнең күләме кешене уңайсыз хәлгә куярга тиеш түгел.
 
11. Бирелгән бүләккә ихтирамсызлык күрсәтергә ярамый. Шулай ук бүләк белән мактану да яхшы түгел. Әгәр кеше бүләккә бүләк белән җавап бирә алмаса, ул кеше рәхмәт булса да әйтергә тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Кешеләргә карата рәхмәтле булмаучы, Аллаһының да рәхмәтен алмас».
 
12. Бүләкнең аз яки сыйфатсыз, яки түбән бәяле булуына гына карап, аннан баш тартырга ярамый.
 
13. Бүләктән масаеп баш тартырга ярамый.
 
14. Бүләкне кем аша булса да җибәргәндә, әлеге кешенең аны һичшиксез тиешле кешесенә җиткерәчәген белү зарур. Әлеге кеше ышанычлы булырга тиеш.
 
15. Бүләкне алгач, бүләк бирүче янында әлеге бүләк турында фикер алышу, аның бәясе, күләме, сыйфаты хакында белешү урынсыз.
 
16. Бүләкне икенче бе­рәүгә бирергә мөмкин. Бүләкне тапшыргач, аның хуҗасы әлеге бүләк белән ни теләсә шуны эшли ала.
 
17. Бүләкне кире сорарга ярамый.
 
18. Хәрам бүләк бирү рөхсәт ителми.

Сәйдә ХӘЯТ (tat.islam-today.ru)
Шәһри Казан
№ --- | 08.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»