поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.08.2009 Фаҗига

"МИНЕ КОРТ ЧАKТЫ", ДИДЕ

Хуҗалыкта бал корты асратмас өчен ризасызлык белдерүчеләр бар. Аеруча аллергиядән интегүчеләр моңа каршы. Ни кызганыч, үлүчеләр дә очрап тора. Узган ел Минзәлә районында бер ир-ат бал корты чагудан җан тәслим кылган иде. Быел 8 августта көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Питрәч районының Пановка авылында да нәкъ шундый хәл күзәтелә. 56 яшьлек Валентина Миронова бал кортлары корбанына әверелә язган ике кызны коткарган вакытта үзенә дә берничәсе ташлана. Сәгать ярымнан ул мәңгегә күзләрен йома.

"УРАМГА ЧЫГАРГА ДА КУРКАБЫЗ"

 

Бу үлем очрагы белән бәйле эшне тикшерүгә Русия прокуратурасы каршындагы Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Питрәч районара тикшерү бүлеге алына.

 

– Кичке сәгать җиденче яртыда районның эчке эшләр идарәсенә авылның фельдшеры тарафыннан Валентина Миронованың үлеме турында хәбәр ителә, – дип сөйләде тикшерүче Артемий Аляев. – Мәрхүмә йорт подъездында баскычка утырган килеш җан биргән. Аны берничә бал корты чаккан. Тик тикшерү вакытында ике ук кына табылды. Валентина Миронова аллергиядән интекмәгән. Күрәсең, шоктан вафат булган. Аның үлемендә криминал булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатылмады.

 

Тикшерүче белән сөйләшкәч, Пановка авылына юл тоттым. Иң элек җирле үзидарәгә кердем. Анда җыелган халык шушы очрак турында сүз куерта иде.

 

– Бездә 342 хуҗалык, 738 кеше яши. Егермеләп йортта умарта тоталар. Биш, хәтта егерме башка кадәр бар. Барысы да авыл уртасында урнашкан. Алар бал суырткан вакытта урамга чыгарга да куркабыз. Бу очрактан соң бөтенләй күңелне шом басты. Чөнки узган ел да шушы вакытта бер ир-атны бал корты чагып үтерде. Умартачыларга карата бердәнбер таләп – ул 2 метр биеклектә койма тоту. Ләкин бу гына мәсьәләне хәл итми. Мондагы бал кортлары хәтта малларны да чага.

 

Пановкада төзәтү колониясе бар, андагы тоткыннарга исебез китми. Ә менә бал кортыннан яшеннән курыккан кебек шүрлибез, – дип зарланды алар.

 

“ӘНИЕМ ИСКИТКЕЧ ИДЕ”

 

Җирле үзидарәдә Валентина Миронованың кызы Людмила да эшли икән. Соңрак әнисе хакында аның белән сөйләштем.

 

– Әнием искиткеч иде, авылдагы бөтен кешегә булышты, аны һәммәсе хөрмәт итте, – дип сөйләде ул. – Беркайчан чирләмәде.  Мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач, әбине (әтинең әнисе) тәрбияләде. Әтием Владимир белән бик матур гомер кичерделәр. Без гаиләдә өч бала. Барыбыз да монда төпләнеп калдык.

 

Мин кияүдә, ирем белән әти-әнидән ерак түгел урамда яшибез. Ул көнне әни безгә килергә дип чыккан булган. Үсмер кызларга бал корты ташланганын күреп, ярдәмгә ашыккан. Аларны коткарган, ә үзен исән килеш алып калып булмады. “Әнине корт чаккан, чыгып кара әле”, – дип, апам шалтыраткач, янына йөгереп бардым. Ун минут та үтмәде, мин килгәндә ул инде үлгән иде. Югыйсә безгә җитәргә йөз метрлап кына калган булган.

 

7 август кичендә безне туйга озатып калды. Шатлыклы йөзе һаман күз алдында. Үлгәч шешенгән тәнен күреп танымадым. Аны җирләгән көнне искә төшерәсем килми. Әни күңелемдә матур килеш саклансын дим.

 

Күршеләребезнең бал суырткан чагы булган. Андый вакытта бал кортлары бик усал, диләр. Әнинең үлемендә күршеләр гаепле булса да, нәфрәтләнмим. Чөнки алар белән бик дус яшәдек. Күршеләрнең ничек борчылганын, уңайсызланганын күзләреннән күрәм.

 

– Халыкның мөрәҗәгатен истә тотып, авылдагы барлык умартачылар белән сөйләшү үткәрдек. Нинди кагыйдәгә буйсынып эш итәргә кирәклеген аңлаткан кәгазьне кулларына тоттырдык, – дип әйтте сәркатип.

 

“БИШ МИНУТ ЭЧЕНДӘ ҮЛДЕ”

 

Людмила күршеләре белән сөйләшеп чыгарга тәкъдим итте. Кызганычка каршы, аларны өйдә очрата алмадык. Әнисе белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккан урынга җиткәч, тирәнрәк суласагыз, бал исе килгәне сизелә, дип әйтеп куйды. Килгән кайгыга сабыр итә ул. Үзен кулда тота белә. Соңыннан ул, әнинең якын дусты Вера Евгеньевна янына керик, диде.

 

75 яшьлек Вера Евгеньевна бу кайгыны бик авыр кичергән. Ул дустының яхшылыклары турында сөйләп бетерә алмый.

 

– Шундый мәрхәмәтле кешене югалтуыбызга кайгырып, бөтен авыл белән еладык, – дип күз яшьләрен сөртте ул. – Валентина үлгәч, үземне ятим калгандай хис иттем. Кулының сихри көче булды. Чәчтән бер сыйпаса, баш авыртуы бетә иде. Мәетләр дә юды. Борчылган чакта күңелне тынычландыра алырдай сүзләр таба белде.

 

Бал корты чаккач, иң беренче миңа керде. “Мине корт чакты әле”, – ди. Дару эзләп карадым, тапмагач, күршеләргә керергә булдым. Ул да артымнан иярде. “Буылам”, – ди башлады. Тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраттым. Кире әйләнеп килгәндә ул исән түгел иде инде. Биш минут эчендә үлде. Аракы эчертсәк, бәлки, исән дә калыр иде, өемдә спирт тотмыйм шул.

 

Бөтенесе бал кортларын авылдан читтә, урманда асрарга кирәк, ди. Ләкин моңа ирешү җиңелләрдән түгел. Бал белән сыйлап торган яхшы күршеләргә ничек каршы чыгасың?! Әмма болай да яшәп булмый. Безнең теләкне газетага языгыз, югарыдагылар, бәлки, ни дә булса эшләр.

 


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 21.08.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»