поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.05.2016 Хатлар

Күңелгә уелган яралар бик тирән

Мин, 1940-41 елларны Балтач районы Яңгул урта мәктәбендә укып, тугызынчы сыйныфны тәмамладым. 1941 елның июнь аенда РОНОга секретарь булып эшкә урнаштым. Анда эшли башлап, берничә көн үтүгә, сугыш башланды. 30 яше тулмаган барлык ир-егетләрне сугышка җибәрә башладылар. Авыллардан атларга төялеп, ирләр район хәрби комиссариатына килә. Арбаларга хатыннарын, балаларын утыртканнар. Ирләрен, әтиләрен сугышка озатканда, хатын-кызлар, балалар үкси-үкси елыйлар, күбесенең мәңгегә кайтмаска китүләрен йөрәкләре белән тоялар кебек иде.

Тора-бара хатын-кызларны да ала башладылар. Мәктәпләрдән укытучыларны да җибәрделәр. РОНОда инспектор Иван Ташкин (аның уң кулының өч бармагы юк иде) белән мин –16 яшьлек кыз гына утырып калдык. Иван Петрович үзе РОНО мөдире, үзе инспектор.

1941 елны Арборның иске мәчет бинасына урнашкан дүртьеллык мәктәбенә укытучы булып килдем. Мине икенче сыйныфны укытырга билгеләделәр. Яшәргә Хәким Зарифасына керттеләр. Зарифа апаның ике баласы бар иде. Олысы Фәләхетдингә 4 яшь, аннан Фәния исемле бик бәләкәй кызы бар. Үзе шулкадәр эшчән, тырыш, уңган хатын иде. Зарифа апаның ире сугышта, өйләре бик кечкенә, ашарларына, ягарларына юк. Ул, һәр көн чана тартып, сигез чакрым ераклыктагы Шода урманына утынга бара, ботак төяп кайта. 4 яшьлек Фәләхетдин әнисе каршына булышырга, тартышып кайтырга китә. Зарифа апа черек бәрәңгедән каты күмәч пешерә, ул да туйганчы ашарга җитми. Урманга үзенә дип алып барган күмәчен ашамыйча, сабыйларым ачтан үлмәгәе дип куркып, кире куенына яшереп алып кайта икән. Бәләкәй малай шул күмәчкә кызыгып, һәр көн 2 километр җирне җәяүләп, әнисе каршысына бара. Кая инде ул 4 яшьлек сабыйга әнисенең ач, хәлсез икәнен аңлау! Шул сабыен исән килеш күрү яшь хатынга көч керткәндер, соңгы чакрымнарны кайтып җитәрлек егәр өстәгәндер. Сугышта ире үлеп калгач та, толлык газапларын кичереп, ятимнәрен тәртипле, эшчән итеп үстереп, бәхетле картлык кичерде ул. Улы Фәләхетдин, килене Рәхилә кулында тәрбияләнеп, сый-хөрмәт күреп, мәңгелеккә китте.
 
Мәктәптә ягарга утын юк. Без, укытучылар, ат җигеп, Шода урманыннан утынны үзебез кисеп, төяп алып кайта идек. Авылның урманнары ике-өч чакрым ераклыкта иде. Җиденче сыйныф укучылары, укытучылар дәрестән чык­кач, кечкенә чаналар белән мәктәпкә утын ташыдык. Аякларда – чабата, тишек оекбашлар. Балалар ачлыктан, авыр эштән хәлсезләнә башлагач, мәктәптә ашау оештырдык. Мәктәп колхоздан 200 гектар җир сорап алды. Шул җиргә орлык чәчеп, ашлык үсеп җиткәч, үзебез барып ура идек. Колхозның суктыру машинасында суктырып, киптереп, Дорга тегермәнендә тарттырып кайта идек. Менә шулай итеп, үзебез әзерләгән оннан балаларга аш пешереп ашаттык. Ашка ит тә, сөт тә юк. Ул вакытта колхозда сыер фермалары юк иде әле.
 
Ул елларда Арборда балалар бик күп иде. Исемлектә – 260-280 укучы. 1941-1942 елгы балаларны 1нче сыйныфка параллель итеп, мин һәм Көшкәтбаш авылыннан Гасимә Шакирова җыйдык. Гасимә апада – 33, миндә 36 укучы иде. Алдагы елларда да өч сыйныф параллель туры килде. Аннан соң укытырга балалар бетте, укытучыларны кыскарта башладылар.
 
Урак башлануга без, укытучылар да, кырга чыга идек. Хатын-кызлар ял иткәндә ашлык кыздыралар. Иртән табаны кыстырып алып баралар да, кичен эштән кайтканда, кыздырган бер-ике учны балаларына алып кайталар. Әмма бу – бик хәтәр эш, чөнки кайтканда теләсә кайсы урында сине туктатып тентергә мөмкиннәр. Тотылсаң, бер уч ашлык өчен дә төрмәгә эләгәсең көн кебек ачык. Мулла тыкрыгында яшәгән, ире сугышта булган биш балалы Гайни апаны басуда ашлык белән тотып, биш елга төрмәгә хөкем иттеләр. Олы кызы Сафура башлангычта икенче сыйныфта укый иде. Шул биш ел эчендә берсеннән-берсе кечкенә биш баланың әнисез, әтисез, ач, ялангач, суык кечкенә өйдә газапланып, тилмереп, үлмәскә тырышып яшәүләрен күз алдына китереп тә, сөйләп бетереп тә булмый. Мәктәптә укыганнарына берәр чүмеч ашны качырып, өстәп сала идек. Кечкенә балаларның әниләре кайтканчы исән калулары да Сафураның тырышлыгы аркасында булды. Кызчык йокламый, ял күрми эшләп, кәҗәне бетермәде, бакча казып, бәрәңге утыртып, черек бәрәңге җыеп, каты күмәч пешереп, алабута, кычыткан ашатып, дүрт балалы ана хезмәтен үз җилкәсендә күтәрде.
 
Шунысы йөрәкне әрнетә: ә бит ул елларда ашлыклар урылмыйча, кар астында да калды. Нигә дип шулкадәр каты кыланганнар, сабыйлар-ятимнәр күз яшеннән дә курыкмаганнардыр.
 
Бу еллардан соң күп гомер үтсә дә, ул чакта күргәннәр барысы да йөрәктә. Күңелдә уелган яралар бик тирән булган, күрәсең.

Сания ШӘРИПОВА, тыл ветераны
Шәһри Казан
№ --- | 09.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»