поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.05.2016 Бәйрәм

Җиңү көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне күпмилләтле дәүләтебез тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга – рәхимсез дошманга каршы аяусыз сугышта Бөек Җиңү Көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Европаны егерменче гасыр афәтеннән – фашизмнан коткару буенча изге миссиясен Совет солдаты 1945 елның 9 маенда Берлин шәһәрендә зур җиңү белән тәмамлады. Быел Ватан сакчыларының  сүнмәс даны турында хатирәләрне яңарткан җитмеш беренче тыныч язны каршылыйбыз.

Сугыш елларында корыч ихтыярлы, бөек рухлы халкыбыз кырыс сынау узды. Йөрәкләрне әрнетә торган ачы җиңелүләр дә, шатлыклы җиңүләр дә күп булды. Нинди генә авыр шартларда да дәһшәтле еллар буыны хак эшнең барыбер өстен чыгасына, дошманны тар-мар итеп, илебезнең җиңү яулаячагына ышанычын югалтмады.

Бар халыкның бер булып, гайрәт белән, үз-үзен аямыйча сугыш кырларында көрәшүе, тылда фидакарьләрчә эшләве нәтиҗәсендә кешелек дөньясы азатлык әләмен яңадан югары күтәрде, нацистлар коллыгыннан котылды, якты киләчәгенә өмет белән карау мөмкинлеге алды. Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше фронтка китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезенә әйләнеп кайтмады.

Каһарман фронтовикларга, тынгысыз тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтебезне әйтеп аңлатырлык сүзләр юк ул. Аларның исеме, алар кылган батырлыклар яшьләребезнең күңелендә, урам һәм шәһәр атамаларында, мәктәп музейларында һәм сугышчыларга багышланган күпсанлы мемориалларда, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә мәңгеләштерелгән. Бөтен Россия күләмендә уздырыла торган, татарстанлылар актив катнашкан «Үлемсез полк» акциясе безнең олы хөрмәтебезгә һәм буыннар бәйләнешенә күркәм дәлил булып тора.

Без бүген ата-бабаларыбыз соңгы тамчы каннарына кадәр яклап көрәшкән тынычлык, гаделлек һәм шәфкатьлелек идеалларына тугрылык  саклап, җиңүчеләр буыны вәкилләре белән бер үк сафларда атлыйбыз. Бөек Җиңү рухы белән сугарылган бу бердәмлек хәзерге четерекле заманның кыенлыкларына лаеклы җавап булачак дип ышанам.

Ил азатлыгы өчен көрәшкән фронт һәм тыл ветераннарына, барлык татарстанлыларга  озын гомер, бәхет һәм иминлек, илгә-көнгә тынычлык телим!

Җиңү Бәйрәме котлы булсын!
 


---
Интертат.ру
№ --- | 09.05.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»