поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.08.2009 Җәмгыять

“САТКАН ҖИМЕШЛӘР – БЕЗНЕҢ ИПИ!”

Хәтерлим, әбинең хөрмә җимеше төшләреннән ясалган дисбесе бар иде. Ул төшләр тәмам шомарып беткәннәр иде. Аның-ише чит-ят җимешләрне элек-электән үзбәк-таҗик халкы безнең яклардагы авыллар буенча йөреп сатканнар икән. Хәзер алай йөрүче юк инде, өрек-җимешләр – базарда.

Чираттагы ахмак канун буенча, 2-3 еллар элек Русия базарларыннан үзбәк-таҗик, башка килмешәк сәүдәгәрләрне куалый башлаганнар иде. Гасырлар буена саткан кешедән: “Сатма, кайтып кит!” – дип кенә котылып буламы инде, җә? Һәм котылырга кирәкме? Киптерелгән җиләк-җимеш, өрек, чикләвекне үзбәк-таҗиктан башка тагын кем сатсын ди? Кыскасы, ул канун тормышка аша алмыйча калды. Килмешәк сәүдәгәрләрнең язмышын башкача хәл иттеләр – хәзер алар барысы да хосусый  эшмәкәр булып теркәтелгән, барысы да салым түли. Пенсия фондына да елына 7 мең сум түләп баралар икән. Башкалабызның Җиңү проспекты базарында өрек, чикләвек сатучы таҗикларның берсе, шушы базарда 20 ел сәүдә итүче Хурсанҗан Худибоев бу хакта болай диде: “Теге чакта, рәхмәт, Президент Минтимер Шәймиев Русиядә иң беренчеләрдән безгә теләктәшлек кулы сузып, проблеманың чишелеш юлын тапты. Вакытлыча яшәп торырга рөхсәт итүче документларны 3 еллык итеп бирәләр хәзер. Озаккарак та теркәлеп яшәүчеләребез бар. Һәрберебезне хосусый  эшмәкәр итеп теркәттеләр. Барлык документлар да тәртиптә."

 

Хурсанҗан Худибоев Үзбәкстанның Фәрганә өлкәсендәге Сох районы, Газнов кышлагыннан. Милләте буенча – таҗик. 1989 елда, армия сафларыннан кайткач, абыйсына ияреп, Казанга эшкә килгән, быел 17 августта 41 яшен тутыра. Аны ияртеп килгән абыйсы картаеп, туган якларына кайтып киткән. “Мин эшли башлаган елларда бу базарда җимеш сатучылар дүртәү-бишәү генә идек, хәзер егермегә җыелдык”, – ди Хурсанҗан. Иң кызыгы шунда – Проспект базары ачылган көннән бүгенгәчә өрекне бары тик таҗиклар һәм бөтенесе дә шул Газнов кышлагыннан килгән кешеләр сата икән. Бүген дә биредә туганнар, авылдашлар гына. Колхоз базарында – башка авыл таҗиклары, Мәскәү базарында – үзбәкләр сата һәм алар бер-берсенең биләмәсенә тыгылмыйлар .

 

Хурсанҗан белән Казандагы тормышлары, хәл-әхвәлләре, җимешләрен ничек китереп җиткерүләре турында сөйләшеп алдык.

 

– Монда 20 ел базарда сәүдә иткәч, үзегезгә фатир сатып алгансыздыр инде?

 

– Юк, безгә аның кирәге юк. Вакытлыча фатир алып яшибез. Әйтик, сигез айлап монда яшәсәк, дүрт-биш айга туган якларга китәбез. Тиздән кайтып китәр вакытым җитә инде. Хатыннарыбыз, балаларыбыз белән сагынышып яшибез. Тик эшләмичә дә булмый, яшәргә акча кирәк. Улларым 18, 16 яшьләрдә, кызыма 20 яшь тулды. Олы улым минем янга Казанга ияреп килде инде, тик базарда түгел, төзелештә эшли. Укыйсы да килә ахрысы.

 

– Саткан җимешләрегезнең барысы да үз  бакчаларыгызда үсүе хакмы?

 

– Шулай. Безнең гаиләнең, мәсәлән, 15-16 сутыйлык бакчасы бар, анда барыбыз да хезмәт куябыз. Өрек җимеше, әстерхан чикләвеге, йөзем, миндаль, фисташка, кара җимеш һ.б. – барлыгы 50-60 төп агач, бик күп куаклар үсә. Киптерелгән хөрмәне генә Ираннан кайтартабыз, анысы бездә үсми. Һәр гаиләнең шундыйрак бакчасы бар. Үзләре ни үстерсә, шуны сата дигән сүз.

 

Кышлакта яшәүче махсус билгеләнгән кешебез барыбызның да җимешләрен туплап, айга 1-2 мәртәбә поезд вагоннарына төяп Казанга җибәрә. Кышлактан станция 100 чакрым ераклыкта урнашкан. Зур машиналар белән капчыкларга төяп шунда илтәләр.  Бер вагонга 60 тонна җимеш сыя. Һәрбер капчыкка хуҗасының тамгасы куела. Мәсәлән, минекен исем-фамилия буенча “ХХТ” дип тамгалыйлар. Таможня аша узу, юл чыгымнарын исәпләгәндә, шул рәвешле килгән җимешнең бер килосы 25 сумга төшә. Казанга килеп җиткән капчыкларны монда алып килер өчен без дә зур машиналар яллыйбыз. Бер капчыкны базарга кадәр китереп кую өчен уртача тагын 15-20 сум түләргә туры килә. Моңа башка вак-төяк чыгымнар өстәлә. Кыскасы, базар киштәсенә килеп эләккәнче өрекнең һәрбер килосына 45-50 сум чыгым салынган була инде. Шуннан соң без аны 80-100 сумнардан сатабыз. Бу – үзебезгә 50 сум керем кала дигән сүз түгел. Базардагы урын өчен ай саен 2500 сум түләп торасы бар. Фатирга да түлисе. Кыскасы, ахыр чиктә һәрбер килодан 10 сум тирәсе керем кала.

 

– Җимешне кайчан җыясыз?

 

– Август аенда җыеп бетерәбез, аннары кышка әзерләнү башлана. Бездә дә сезнең шикелле кыш, кар да ява. Андагы 15 градус салкын  мондагы 30 градус шикелле. Өрек җимеше ватылмасын-бозылмасын өчен аны агачтан берәм-берәм җыябыз. Иң элек агач астына тент җәябез – коелганы шунда коела. Җиргә тидерергә ярамый – бозыла. Аннары җимешне түбәгә җәелгән тентларда 10-15 көн дәвамында кояшта киптерәбез. Шуннан соң ул сатуга әзер дигән сүз. Өреккә корт төшмәсен өчен бераз үсемлек мае белән йөгертеп алабыз.

 

– Ата-бабаларыгыз утырткан агачлардыр инде ул?

 

– Әйе, андыйлары да бар. Үзем утыртканнары да шактый инде. Артык зур булып үсеп киткән, картайган агачларны кисеп, яңаларын утыртып торырга кирәк. Шулай итеп торсаң гына яхшы уңышка өметләнеп була. Махсус арыклардан һәрбер агач төбенә су килеп тора.

 

Безнең гаиләдә мин беренче өрек сатучы. Әти-әнием укытучылар иде. Безнең авыл кешеләре гомер-гомергә Татарстанга өрек сатарга килеп йөргән. Әйтик, хәзер авылда гомер кичерүче 80 яшьлек әби дә кайчандыр яшь чакларында биредә өрек сатырга йөрүләрен сөйли. 

 

– Кризис сезнең сәүдәгә дә сукмый калмагандыр, бүген өрекне ничегрәк алалар соң?

 

– Яз-җәй сату гел начарлана, чөнки яңа өзелгән җиләк-җимеш белән базар тулы. Кышларын халык өрекне бик яратып ала. Бүген һәрберебез көненә уртача 2-3 мең сумлык 30-40 кило җимеш сата. Туганнарыбызга акчаны “Вестерн Юнион” дигән элемтә аша җибәрәбез. Авылдагылар безне “русиячеләр”, “Русиягә йөреп эшләүчеләр” дип йөртә. Татарстан халкы безне хөрмәт итә, чөнки җимешне үлчәгәндә беркайчан да хәрәмләшмибез. Бер алдасаң, сатып алучы бүтән синең яныңа килми бит ул. Я чыраеңа килеп әйтә. Монда безнең бабайлар саткан. Үзебез турында яманат чыгарасы килми – әле балалар-оныкларга да сатарга туры килер. Безне бары тик яхшы яктан гына сөйләсеннәр.

 

– Сатулаша-сатулаша бәяне төшерергә тырышкан сатып алучыга карашыгыз ничек?

 

– Шәрык базары бит бу, кибет-супермаркет түгел. Сатулашкан кешеләрне яратабыз. Шулай сатулашып торгач, кеше бер-берсен исендә  калдыра. Бәяне дә төшерәбез, аннары ул тагын сиңа киләчәк.

 

Өрек-йөземне әби-апаларга бурычка да җибәрәбез. Пенсияләрен алгач, китереп бирәләр. Монда безнең күптәнге танышларыбыз, сатып алучыларыбыз йөри бит. Өрекләп чәй эчәргә яратучы, гөбәдияләр, йөзем бәлешләре пешерүче әби-апаларыбыз исән-сау булсыннар да, озак яшәсеннәр инде, чөнки, саткан җимешләребез – безнең өченипи.

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»