поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.05.2016 Язмыш

Көзге алма тәме

Шәһәр йортларының ишегалды кечкенә генә бер авыл урамы инде ул. Моның шулай икәнен яшь балалы әниләр аеруча яхшы белә. Бер-берең белән танышасың, аралашасың, белгәнеңне – сөйлисең, белмәгәнеңне – сорыйсың дигәндәй. Аннан соң безне бала үстергәндәге уртак шатлыклар, җиңүләр, вак-төяк мәшәкатьләр дә берләштерә.

Сөйләшеп йөри торган кызлар (хатыннар дип бер дә язасы килми бит, әй!) арасында бездән бераз өлкәнрәк Эльвира исемле ханым да бар. Аның кызы да безнекеләр белән бер тирәдә туган. Үзләре башка районда яши, безнең йортта өлкән яшьтәге әнисе торгач, үзе дә шушында үскәч, ишегалдында еш очрашабыз. Эльвира кызын ялгызы үстерә. «Мин авырга калганда, ирем белән рәсми төстә аерылышкан идек инде. Олыгайган көннәремдә ялгыз каласым килмәде. Бала алып кайтырга теләдем... Әтисенең кызы янына килгәне юк. Миңа аның килеп йөрүе дә кирәкми. Болай да бик рәхәт. Шушы баламны алып кайтуым белән дә бик бәхетле мин», – ди ул. Шуннан артыгын безнең – сораган, аның сөйләгәне юк. Шәхси тормыш шуңа да шәхси инде ул. Эльвира – сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел, уенда – нәрсә, телендә – шул. Авыл апаларына хас нык гәүдәле, җитез. Руль артына утырганына да ун елга якын икән инде. Кызы да, башка балалар белән чагыштырганда, җитезрәк тә, кыюрак та. Баласына яшь ярым булу белән үк шәхси балалар бакчасына урнаш­тырды да үзе эшкә чыкты Эльвира. Кыскасы, ирем юк, баланы ялгызым үстерәм дип күңел төшереп утырырга вакыты юк аның. Тегендә чаба, монда йөгерә.
 
Шушы ханымны күргәч, бераз соңлап булса да үзенә иптәшкә бала алып кайтырга уйлаган тагын бер апаны еш искә төшерәм. Кызымны күкрәк астында йөрткән вакытта, 1 нче номерлы бала тудыру йортының йөклелекне саклап калу бүлегендә дәваланып алырга туры килгән иде. Шул вакытта безнең белән бер палатада Зина исемле ханым да ятты. Аның йөклелек чорының 24-25нче атналары иде. 38 яшьлек ачык йөзле, эчкерсез, ягымлы рус апасы белән бер атна эчендә тәмам якынаеп беттек. Кызык-мызык сүзләр сөйләп, гел безнең күңелне күтәрә иде ул. Әнисе, ике ир туганы да бик еш хәлен белешеп тордылар. Дуслары да әледән-әле телефонына шалтырата иделәр. Аралашу вакытында без аның кияүдә түгеллеген аңладык. Хәер, ул үзе дә моны бер дә яшермәде. Беркөнне икәүдән икәү генә калгач, ул үзе турында ачылыбрак китеп сөйләде.
 
– Бу минем беренче һәм бик тә көтеп алган йөклелегем, – дип сүз башлады ул. – УЗИ малай булачак дип күрсәтте. Исемен дә уйлап куйдык инде. Богдан булачак. Аллаһы Тәгалә биргән бүләк. Чын мәгънәсендә бүләк булачак ул. Кияүгә чыгарга насыйп булмады миңа. Әти- әнием 40 елдан артык бергә яшиләр, бер-берсен ярты сүздән дә аңлыйлар, мин дә аларга һәрчак таяна алам. Туганнарым да минем өчен өзелеп тора. Ләкин беркөнне миңа болар гына аз булуын аңладым. Тормышыма яңа мәгънә салучы, шатлык алып килүче бала кирәк иде миңа. Ләкин теләк кенә аз икән. Берничә кеше белән очрашып карадым, табибларга йөрдем. Тик бәбигә генә уза алмадым. Инде өметем өзелеп барган бер көндә 64 яшьлек ир белән таныштым. Берничә тапкыр очраштык. Юк, гаиләле кеше түгел ул үзе. Хатыны белән аерылышканнар. Аның инде үсеп беткән балалары, оныклары бар. Булачак баламның әтисе нәкъ менә шул кеше булыр дип уйладым! Үзенең әти буласын белгәч, бик нык куркуга калды, әлбәттә. «Минем яшьтә нинди бала багу инде ул!» – диде. Миңа аннан берни дә кирәкми, баламны үзенеке итеп яздыруы да, алименты да, башка төрле ярдәме дә. Ул миңа болай да зур бүләк ясады инде. Үзенә нәкъ шулай дип әйттем дә. Шуннан соң күрешкәнебез дә, аралашканыбыз да юк. Бала тугач, әгәр күрергә теләге булса, каршы килмәячәкмен. Юк икән инде, артыннан да йөрмәячәкмен. Аның каравы әти-әни минем өчен бик сөенде. Бер дә борчылма, балаңны да карарга булышырбыз, дип торалар. Менә үзең дә күреп торасың, баламны гына авыр­лык белән күтәрәм. Авырга калуым да тиз генә булмаган иде, яшем дә үзенекен итә, күрәсең. Монда ятучы кайбер булачак әниләр хас­таханәдән тизрәк чыгып китү җаен карый. Ә мин, әгәр табиблар рөхсәт итсә, 40 атнага кадәр сакланырга әзермен. Балам гына вакытында һәм сау-сәламәт туа күрсен.
 
Мин хастаханәдән өйгә кайтып киткәндә, яңа танышым шунда калган иде. Кызганыч, ни өчендер телефон номерларын алышмаганбыз. Шуңа күрә булачак яшь әнинең дә, дөньяга аваз салырга тиешле бәхет төенчегенең дә алдагы язмышларын белмим. Тик минем аларның барысы да яхшыдыр дип уйлыйсым килә. Башкача мөмкин дә түгел...


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»