|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2016 Спорт
Арчада билбаулы көрәш буенча Татарстан Чемпионаты старт алды (ФОТО)Арчада ачылган ТР Чемпионатында 200дән артык иң көчле көрәшче катнаша. Республика күләмендәге билбаулы көрәш буенча ярышлар "Арча" спорткомплексында беренче тапкыр уздырыла. Һәр авырлык категориясендә җиңүче Россия Чемпионатында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Чараны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бу ярышларның район өчен әһәмиятен ассызыклады. "Арча районы электән үк көрәшче кадрларының остаханәсе булып санала. Мәсәлән, безнең туган җир дөньякүләм танылган батырлар - Мәдьяровлар нәселен үстергән. Якташларыбыз күп тапкыр Татарстанның абсолют җиңүчеләре булган. Ләкин соңгы арада көрәшчеләр кадрлары кытлык кичерә. Бу мәсьәләне чишү максатыннан без яңа спорт секцияләре ачтык, авыл мәктәпләренә көрәш җәймәләре алдык", - дип сөйләде район башлыгы.
Билбаулы көрәшнең республика өчен мөһимлеген ТР Билбаулы көрәш федерациясенең башкарма директоры, халыкара федерациянең генераль сәркатибе Хәбир Хәбибуллин да искәртте. Ул Татарстанның янә билбаулы көрәш буенча Дөнья Чемпионатын уздыру хокукына ия булуын хәбәр итте. Быел әлеге Чемпионатны октябрь азагында Чаллы шәһәрендә уздырырга планлаштырылган.
Арчадагы республикакүләм ярышлар исә ике көн дәвам итәчәк. Бүген көрәш ирекле стильдә барса, иртәгә медальләр өчен классик стиль батырлары бил алышачак.
Яшь көрәшчеләр белән бергә ярышларда гамәлдәге дөнья чемпионнары Габдеҗәлил Сөләйманов, Ислам Фаләхов, Ренас Кәлимуллин, Раил Нургалиев, Алена Калугина һәм Зәмирә Әхмәтова да катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Билбаулы көрәш федерациясе матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|