|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2016 Матбугат
Нияз Рахман ТНВга 10 елдан соң ник кире кайткан?ТНВ каналында үзгәрешләр дәвам итә. Тагын бер яңалык. Журналист эшчәнлеген 2005 елда "Хәбәрләр" тапшыруында башлаган Нияз Рахман кабат ТНВга кайткан. Бу 10 ел эчендә ул KZN каналының "Адымнар" һәм "Столица" тапшыруларында, төзелеш турындагы журналда, "Гадел Россия" партиясенең матбугат үзәгендә, TMTV каналында эшләп карарга өлгерде. "Күптән түгел Илшат Әминов ТНВга чакырды. Мин ризалаштым. Телевидение эше үзенә тарта", - диде Нияз "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Бүгеннән ул яңа эштә. Хәерле булсын.
--- |
Иң күп укылган
|