• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

07.05.2016 Җәмгыять

Билгесез солдатның да әнисе бар

Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче Зөлфәр Баязитов сугышта хәбәрсез югалган 3 мең кешенең язмышын ачыклаган. Шөгыльме бу, мавыгумы, әллә йөрәк кушуымы – аңламассың. Зөлфәр абыйның да бу эше үзенең туганнарын эзләүдән башлана. Эзли, таба һәм нәтиҗәсен күргәннән соң, башкаларга ярдәм итәсе килә башлый аның.

– Бу эш белән дүрт еллап шөгыльләнәм. Әлбәттә, миннән күбрәк эшләгән, күбрәк кешенең язмышын ачыклый алган эзтабарлар бар. Шулай да үземнең нәтиҗәләрне күреп сөенәм. Сугыш елларында Россиядә 3-4 миллион кеше хәбәрсез югалган булып санала. Әмма “билгесез солдат” дигән сүз булырга да тиеш түгел. Аларның һәрберсенең газиз әниләре булган, сөйгән ярлары, гаиләсе калган. Тарих белән күптәннән кызыксынам. Менә тә­рәзәдән карагыз әле, безнең каршыдагы йортта заманында Кызыл Юл районының хәрби комиссариаты урнашкан була. Шуннан күпме кешеләр сугышка киткән. Яңа Кенәр авылыннан гына 180 кеше хәбәрсез югалган, 340 солдатка кайту насыйп булган.
 
Нигездә үзебезнең төбәктәге кешеләрне барлыйм. Арча, Әтнә, Кызыл Юл районнары буенча 28 мең 116 кеше сугышка киткән. Эш­не без kremnik.ru сайтында алып барабыз. Татарстанны гына түгел, бөтен Россияне өйрәнергә туры килә. Сайтта эшләүчеләр бер-беребезгә ярдәм итәбез. До­кументларның күбесендә татар фамилияләре бозылып бет­кән. Гыйльмулла Георгийга әй­лән­гән. Андый чатаклыклар авыл исем­нәрендә дә очрый. Эзли башлагач, башны эшләтеп, төрле вариантны уйлап карыйсың. Арча районыннан бер солдатны ачыклаганда, авыл исеме Десятый табор дип куелган. Бездә бит мондый авыл юк.

 Тукта әле дим, ул вакыттагы колхоз исемнәрен барлыйм әле дидем. Десять лет Октября дип аталган колхоз булган икән, шуңа кергән Иске Масра авылы кешесе булып чыкты ул. Әлмәт районы­ның Кама-Исмәгыйль дип аталган авыл­дан Шәрип Кәримовның һә­лак булган урынын ачыклаган идем. Ә документта ул авыл Әл­мәт районының Кони-Исташова авылыннан дип бара. Кайбер авыллар башка район җирлек­ләренә күч­кән. Ачыкларга да ачык­ларга кирәк. Әнә шулай 3 мең кешенең язмышын ачыклый алдым. Эзләп таптым, күбесен әле сайтка кертеп тә бетермәгән. Аларны туганнарына хәбәр итү тагын да авыррак. Моның өчен чыгымнар кирәк. Бер кешене эзләп табу өчен дә 10-15 тапкыр шалтыратмыйча булмый.

– Зөлфәр абый, мәгълү­матлар гел яңартып торыла. Кызыксынучылар яңалыклар­ны ничек белә ала?


– Дөресен генә әйткәндә, шактый катлаулы мәсьәлә бу. Кем­нәрдер эзләп тә берни таба алмый. Икенчеләргә табып та берни кирәк түгел. Дөнья куасылары бар. Күп­челек кызыксынучыларга 70-75 яшь, аларның күбесе компьютер алдында утыра алмый. Яшьләрнең исә – үз дөньясы. Кызыксынучылар өчен хәзер эзләү сайтлары күп. Солдат.ру, ОБД-Мемориал.ру, Кремник.ру аша да эзләргә була. Россия буенча электрон Хәтер китабы яңартылып тора. Анда Татарстан буенча аерым бүлек ясалган. Электрон эзләү системасы бик җиңел, без анда өстәмә мәгълү­матларны өсти барабыз. Башка­ларның да ничек эшләгәнен кү­рәбез. Үзем дә моңарчы өч ел элек тапкан кешеләремне кайчак барлап алам, яңа мәгълүматлар килеп чыкмады микән дип чагыштырам. Бу эшнең авырлыгы шактый. Күңелгә иң тигәне – туганнарның битараф булуы. Солдатларны кабат җирләгәндә туганнарын эзләп табабыз, шул җирләргә барып кайтырга чакырабыз. Кайбе­рәүләргә шал­ты­ратасың, миңа нәрсәгә ул, диләр. Ә ул солдат арада табылган бердәнбер медальон хуҗасы булырга да мөмкин. Аның белән рәттән җирләнгәннәрне документлар аша расларга туры килә.

– Ничек уйлыйсыз, сугыш китергән югалтуларны азаккача ачыклап бетереп булырмы икән?

– Бөек Җиңүнең 75 еллыгына мөмкин булган кадәр ачыклыйсы иде. Аннан соң, никтер, бу эш сүнеп китәр кебек тоела. Барысын да табып бетерү мөмкин булмас. 1941 елны юлда барганда бомба астында калучылар да күп булган. Әсир төшкәннәрне бер урыннан икен­чесенә күчергәндә дә һәлак булучылар шактый күп. Күп югалту һәм билгесезлек 1941-1942 елларга туры килә. Кайбер солдатлар сугышта бер ай да йөри алмаган, һәлак булган. Аннан тарихта ак таплар җитәрлек. Власов, Идел-Урал легионы турында бик аз беләбез. Тарихи дөреслекне еллар узгач ачыклау җиңел түгел. Мясной Бор (Үлем үзәнлеге, Новгород өлкәсе) дигән авылда автоматларын кочаклап утырган килеш үлүчеләр шактый күп булган. Партизан отрядларында булган күп кешенең язмышы билгесез. Аннан әсирлектә калганнарның язмышы бик аяныч. Сөргенгә сөрелмичә, илгә кайтканнарны да НКВД 1970 елларга кадәр гел тикшереп торган.

Безнең авылда Әһлиулла абый бар иде, күпме сораштырсам да, әсирлектә булганы турында берни сөйләмичә үлеп китте. Ул үлгәч, Франциядән хат килеп төште. Ул французларны азат итү хәрәкә­тендә катнашкан булган. Моңарчы бернинди хөрмәт күрсәтелмәгән бабайны ветеран иттеләр, ә карчыгы ветеранның тол хатыны булды. Әбигә соңрак фатир да бирделәр. Акланмаган әсирләрнең исәбе юк. Әһлиулла бабай да әсир булып дөньялыктан киткән иде бит.

– Хәбәрсез югалганнарны һәлак булучылар дип тану ки­рәкме? Соңгы вакытта бу хакта документ та әзерләгән­нәр иде...

– Хәбәрсез югалганнарны 70 елдан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булган дип тану кирәк. Күп җирләрдә бу эшне шулай эшлә­деләр дә. Әмма бездә моны эш­ләмәсләр кебек. Әле бит, әсир­леккә эләгеп, теге якка күчкән кешеләр бар. Алар 700 мең чамасы дигән мәгълүматлар бар. Судка барып җитеп тә, раслый башласаң, төрле сораулар бирә башлыйлар. Хәбәрсез югал­ганнарның кайда үлгәне билгеле булгач та, раслату авыр.

Чынлыкта исә мондый җитди эш белән дәүләт үзе шөгыль­ләнергә тиеш. Казаннан Хәтирә ханым Мәрданшина, Спас районыннан Илхан Мидхәтов көн саен сайтта эшли. Илхан Татарстан хәр­би комиссариатларыннан из­вещениеләрне җыеп, аларны сайт­ка урнаштырды. Мин дә бү­ген төнге өчтә генә яткан идем. Кайчак иртәнге 5тә торып та эшлим. Кайбер солдатларны хәрби комиссариатлардан алып китү хәбәреннән тыш бернинди эзләү системасында табып булмый.

– Бәйрәм якынлашканда, халыкта кызыксыну артамы?

– Узган ел 9 Май көнендә сайтка 75 мең кеше кергән. Аларның сорауларына җавап бирергә, эзләргә, хатлар язарга кирәк. Шуңа да Җиңү көненнән соң да тыгыз эш графигы бер ай дәвам итте. Ел дәвамында халык белән эшлибез. Быел исә хатынга, 9 Май үтүгә, бакчага булышырга чыгам дип вәгъдә бирдем. Көнгә 12-13 сәгать эшләгәч, компьютер яныннан китеп тә булмый. Иң мөһиме – нәтиҗәсе бар бит. Узган ел Арча районы Түбән Ор авылыннан Венер Лотфуллинның хәбәрсез югалган әтисен эзләп таптык. Шун­нан соң ул Волгоград өл­кәсенә бер ай эчендә ике тапкыр барып кайтты. 173 нче дивизиядә сугышкан әтисе Сөнгат Лотфуллинны шул җирләрдә мәңгеләш­терү бәхетенә дә иреште. Сөнгат солдат Самахалово авыл җир­легендә һәлак булган, Россошинодагы мемориалга җирләнгән була. Аны үлгән җирендә мәң­геләштердек. Венер, шуннан туфрак алып кайтып, әнисенең кабе­ренә сипте.

Әле табылган документлар буенча да 30 процент кына сол­датның исеме мәңгеләштерелгән. Шул ук Волгоградта нибары 17 мең совет солдатының исеме мәрмәргә уелган. Ә бит анда күпме сугышчы һәлак булган! Әле бу чагыштырмача яхшы өйрә­нелгән төбәк санала. Әйтик, Вязьма шәһәрендә 650 мең, Киевта 600 мең солдат әсирлеккә төшкән. Аларның язмышын кем ачыклап бетергән?!

– Алга таба бу эшне кем башкарыр, Сезгә алмаш бармы?


– Без әти-бабайларның сугыш юлы белән кызыксынып үстек. Аларны эзләп табу бәхетенә дә ирештек. Бездән соң килгән буыннар да үз бабалары, бабала­рының әтиләре белән кызыксынса иде. Моны мәктәпләр белән бергә башкарырга кирәк. Һәрбер районда хәбәрсез югалганнарны эзләү эшен мәктәп укучылары да башкара ала, бу аларга да кызык булыр иде. Алар бит болай да көне-төне интернетта утыра. Укучылар арасында бәйгеләр оештырырга була. Иң мөһиме, балаларда кызыксыну туарга тиеш.

Мөкатдәр бүләге

Буа районының Бикмураз авылында яшәүче Мөкатдәр Шәрә­фетдин улы Камалов үзенең әтисен хәтерләми, чөн­ки гаилә башлыгы сугышка кит­кәндә сабыйга яшь ярым да булмый әле. Ләкин ул гомер буе әтисен юксынып, сагынып яши.

Берничә мәртәбә аны хәрби комиссариатлар, архивлар аша эзләтеп тә карый, әмма: “Бездәге исемлектә андый фамилия юк”, – дигәннән башка җавап килми. Димәк, хәбәрсез югалган. Ничек була инде ул, “югалган”? Энә генә түгел бит, кеше, җитмәсә аның Әтисе! Фронттан бары ике хаты килгән. “Монда пулялар яңгыр урынына ява. Кайтып булмас, ахрысы...”– диелгән анда (әнисе шулай искә төшереп сөйли иде).

Шушы уйлар Мөкатдәрне гомер буе озата бара. Әнисе Шәм­сегаян һәм яңа әтисе (шулай ук сугыш ветераны) Мөхәррәм аны башка балалары белән тиң күреп үстерәләр. Мөкатдәр тырыш бала була. Югары белем ала, рәссам булып, чит җирләрдә йөреп кайта. Әмма хәбәрсез югалган әтисе исеннән һич кенә чыкмый. Узган ел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, республика газеталарының бер­сендә:



“Яу кырында каберләр бар,
Гөлләргә уралганнар.
Ә кайда соң сезнең кабер,
Хәбәрсез югалганнар?” – дигән юллар укыгач, аның нечкә күңеле бөтенләй давыллана. “Юк, минем әтиемнең дә зиратта урыны булырга тиеш, мин анда барып дога кылам!” – дип уйлый ул. Ә баксаң, авылларында гына да әтисенең никадәр чордашлары хәбәрсез югалган икән... Һәм Мөкатдәр Камалов аларны “төп йортлы”, ягъни каберле итәргә ниятли. Шагыйрь­нең әлеге сүзләрен ташка чокып язарга, ә истәлек ташын авыл зиратына урнаштырырга кирәк! Энесе Казаннан, туганнары Иршат Латыйпов биргән бик затлы гранит ташны кайтара. Һәм Мөкатдәр, 75 яшьтән узган булуына, күзләре начаррак күрүгә карамастан, эшкә керешә. Җирдәге иң каты ташны чокырга кирәк бит! Күзләр яшь­ләнә, куллар сызлый... Менә бер хәреф, ике, өч... Бер куплет язылып беткәнче, рәссамның ниләр уйлаганын, әтисе белән күңеленнән нәрсәләр сөйләшкәнен ул үзе һәм бер Ходай гына беләдер!

Дүрт ай дигәндә истәлек ташы әзер була. Авыл мәчетенең имамы Илдус хәзрәт Әсәдуллин, мөтә­вәллият рәисе Вазыйх ага Нурмачев, туганнары аны зират капкасы янындагы бик матур җиргә урнаштыралар. Быел янына гөлләр, куак­лар да утыртырга ниятләп торалар. Менә шулай, беркем дә югалмасын, истәлексез, догасыз калмасын иде!

Әмир Камалов, Казан.
 

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.05.2016
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D