поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.08.2009 Җәмгыять

ОРЧЫК БУЕ ШАГЫЙРӘ

Мине әдәби мәйданга алып килгән озын юллар төрле танышулар чылбыры булып күңелгә уелып калды. Шулардан иң тәүгесе Әхмәт Гаделне күрүем булгандыр. Орчык буе гына кызны капка төбендә шәл бәйләп утырган җирдән үзе эзләп тапты ул. Авылның шагыйрәсе, дип сөйләгәннәрдер инде, чөнки, укырга кергәнче үк, китапханәнең күпме китабын укыдым, иҗат иттем, һәм беренче сыйныфтан ук әсәрләрем вакытлы матбугатта даими басыла башлады.

Колхоз һәм авыл советы рәисләре, газета хезмәткәрләре белән бергә урамның каршы ягыннан югарыга таба менеп килә иде Әхмәт абый. Хәер, бригада йортлы автопаркка, үзебезчә әйтсәк, «калхузга» менүе булгандыр. Эшемнән бүленми генә күзәтәм: минем хакта нидер сөйләшәләр болар. Яныма җитәрәк юлны аркылы чыктылар да, түбәнчелек белән исәнләшеп, авыл хәлләрен, үзем хакында сорашырга керештеләр. Ис китмәгән бер кыяфәттә генә җавап бирәм. Әхмәт абыйның әти-әниемне дә күрәсе килде, күрәсең, капканың эчке ягына узды.

 

Әни ишегалды тирәсендә йорт эшләре белән маташа. Елмаеп, бераз уңайсызланыбрак, алай да баш селкеп, Әхмәт абыйның мине мактаганын тыңлады, өйгә чакырды. Аларның эше ашыгыч булгандыр инде, тиз генә хушлашып чыгып киттеләр. Әхмәт абыйның туктаусыз язарга, үзәк матбугатка да әсәрләремне гел җибәреп торырга әйдәгәне, талант, талант дип шаккаткандай иткәне исемдә.

 

Бу очрашудан соң, ярты метр буем, башлангыч сыйныф белемем белән дә, чыннан да, үземне дөньяның иң акыллы, иң талантлы, иң җитез, иң тапкыр кешесе итеп тойдым мин.

 

Авылда дәрәҗә тагын да артып китте. Икенче көнне үк капка төбенә колхоз рәисенең машинасы килеп туктады. Иренмәгән, күрше авылдан килгән, ашлык урган чак, һәр минут кадерле дип тормаган.

 

Тагын да шул иртәнге якта капка төбендә шәл бәйләп утырам. Әнидән сорап кына чыктым да иген кырлары буйлап сәяхәткә элдерттек. Рәис колхозчы хезмәтенең авырлыклары, һава торышы, бригада алдында торган бурычлар хакында сөйли, һәр басуның үзенчәлеген аңлата. Холкымны белүчеләр каршы төшмәс: мин кеше сөйләгәнгә карамыйм, бала чактан һәр нәрсәне үземчә шәрехлим. Рәис әтинең шундыйлыгын белсә дә, мине начар белә иде шул әле.

 

Басуда борчак ашы да ашадык, комбайнчылар янында да булдык, үзем дә сораштырган, гәпләшкән булып йөрим. Хәзер уйлыйм: акыллы кыяфәт белән аяк арасында буталган бала-чагадан көләргә, аны игътибарга да алырга кирәк булмаган югыйсә.

 

Кайтуга, бик саллы итеп җәйге кыр эшләре турында мәкалә яздым да район газетасына җибәрдем. Гомеремдә беренче мәртәбә язмам басылмады. Мактап кына язмаган булганмындыр шул…

 

Авылыбызда мәдәни халык яши иде. Күршесе белән булган зур конфликтларны да газета аша гына чишәләр, юмореска-фельетоннар язу дисеңме, шигырь чыгарумы, комик бәетме… – көндәлек үпкәләр «Чаян» кадәр «Чаян» битләреннән төшмәде. Колхозга рәис сайлау вакыйгалары ярты гасыр буе республикада зур резонанслар ала килде.

 

Бүгенге буын Гомәр Саттаров дигән кешене белми, бәлки, элек белгәннәр дә оныткандыр... Әле бит аның чын мәгънәсендә язучы булган Рәкыйп Саттаров исемле туганы да бар иде. Җитмешенче елларда Мәмәширдән икәнеңне әйтүгә үк, ә-ә, аның авылыннанмы, Кукмараданмы, диләр, сиңа зур бер соклану белән, күзләрен шар ачып карыйлар, син ничек бәхетле, әнә нинди затлар яшәгән авылда тугансың, имеш!

 

Кайбер көннәрне почтальонка Гомәр абыйның бер үзенә тулы букча хат китерә. Конверт эчендә – автор үтенече буенча, кире адресатлы яңа конвертлар. Аны республикага бигрәк тә алма, бәрәңге селекциясе белән шөгыльләнү хакындагы мәкаләләре танытты. Ни дәрәҗәдә яңа сорт икәнлеген авылдашлар белә, әмма матур ялганның да үз хикмәтләре бар: алар гомер буе ашаган ново-американо-саттаровский исемле кызыл төстәге «әмерхән» бәрәңгесе бөтен республика халкын почта челтәре аша тыгыз «үрентеләр» белән бәйләде.

 

Әлеге дә баягы Гомәр абыйга да рәхмәтле мин. Дөньяда бар нәрсәнең астын өскә әйләндерерлек авантюристлар була. Ул әнә шудыйлардан иде дип саныйм. Ә бит мин авылда балалар укытып, бәрәңге бакчасында казынып яшәргә дип тәрбияләнгән бер кыз идем. Утырам шулай бервакыт түр бүлмәдә тагы да шул берьюлы шәл бәйләп, шигырь чыгарып һәм телевизор карап. Урамда җил-давыл. Коеп яңгыр ява. Каерылып ачылган ишек җиленә артыма борылдым. Ишек катыннан эре-эре адымнар белән, озын гәүдәсеннән дә сөйрәлеп барган кожанкасында Гомәр абый кереп бара.

 

Түргәчә узып, софага утырды да, исәнләшеп-нитеп тә тормастан, какча куллары белән борын төбеннән һаваны ярып төшереп әйтте:

 

– Авылның клуб каршында киләчәктә ике кешегә һәйкәл салдырам. Берсе – Дзержинскийга, икенчесе – сиңа. Ул бөтен дөньяны аякка бастырган, син дә, теләсәң, бу турылыгың белән дер селкетә аласың, малай. Авылыбыздан чыккан иң зур язучы булачаксың, менә күрерсең.

 

Бездә һәр кешегә малай дип дәшәләр. Бәлки, Гомәр абый җөмләсенең кай сүзен дә булса бутармын, әмма эчтәлеге якынча шулай.

 

Язучылык әллә ни кызыктырмый, артистлыкка теләк бар, һич югы – рәссам инде (!), әти-әниләремә каршы килергә базмаганга, башлангыч сыйныфта укытырга укыйм, аларның әдәпле, тәртипле, һәр нәрсәгә әхлак ноктасыннан караучы, гадел бер зат итеп күрәсе килә. Ул чакта әлеге таләпләргә укытучыдан да ныграк җавап бирүче бар идеме соң?!

 

Гомәр абый, озын кожанын өстерәп, сулар агызып ничек керсә, әйтәсе килгәнен ярып салуга, шулай ук чыгып та китте. Кызыкка алып көлеп утырсам да, эчемнән уйлыйм: башка бер кешегә кермәгән бит, димәк, барыбер авыл кешеләре мин язучы булырга тиеш дип уйлый.

 

Үзе дә зур талант иясе булган, әллә нинди идеяләр белән саташкан Гомәр абый җир йөзендә күптән юк инде, аның барлык кыланышларына түзгән сабыр холыклы, гамәлдә сынарга алынган башлангычларын күтәреп алган һәм дөрес юнәлеш бирергә омтылган гаять акыллы, чибәр җәмәгате дә вафат. Урыннары оҗмахта булсын.

 

Билгеле, Әхмәт абый да, Гомәр абый да, бала чагымда очраган тагын бик күп шундый кызыклы шәхесләр язучы булып китүемдә төп рольне уйнамадылар, әмма алар сабый һәм үсмер күңелен шыттырыбрак җибәргән бәяләре белән вакытлыча булса да үсендерделәр, үзеңә үзең куйган чын бәяне ныгытырга сәләтлеләр иде.

 

Дөнья безне үзгәртте. Төрле-мөрле мактауларга югарыдан торып, көлеп кенә карарга яисә аларны, артында моның ни тора икән, дип гаҗәпләнебрәк, кайчагында, нәрсәгә инде бу сүзләр, дип, уңайсызланып тыңларга өйрәтте. Әхмәт абый гына үзгәрмәде. Ул элеккечә шат, ул элеккечә кешеләрне үсендерә белә, аларның яхшы язмаларына сөенә...

 

Авыл инде язучы халкын җәйләрен кунакка дәшми. Кем белә, кайсы да бер авылда нинди дә булса бер почык борын этәргеч көч бирерлек мактауга нәүмиздер, нәкъ менә көтелмәгән очрашулардан язучы булып китәр хәлгә килерлектер.

 


Рифә РАХМАН
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»