поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.05.2016 Шоу-бизнес

Илфак Шиһапов Айсылу Габдинова белән булган мөнәсәбәте турындагы серне чиште

“Алабутаны үстем мин, авылда утап” дип соңгы вакытта популярлашып киткән җырны җырлап утыра идем, бүлмәгә Илфак Шиһапов үзе килеп керде.

– Илфак, Айсылу Габдинова белән “Алабута” җыры ничек язылды?

– Дустым Данил Сәфәров белән интернет өчен вируслы җыр эшләргә уйладык. Данил текстын язды. Идеясен “Ленинград”  төркеменең “Лабутены”  җырыннан алды – шуңа пародия ул. Бер-ике сүзен генә үзгәрттем.
 
– Айсылуны ничек эзләп таптың, ул хәзер синең хатыныңмы инде?
– Юк, ул бары тик проект, аның белән продюсер буларак кына эшлим. Безнең арада берни юк.
 
– Ә мин аны хатының дип йөри идем инде...
– Айсылу искиткеч чибәр, тәрбияле, югары зәвыклы. Аның белән аралашканда күпмедер дәрәҗәдә үзгәрүемне дә тоям.
 
– Ник аның белән тормыш корып җибәрмисең? Ничә яшьтә инде ул?
– 23.
 
– Әллә әтисе (җырчы Айдар Габдинов) каршымы?
– Айсылу миңа балам кебек якын. Бер ел профессиональ тавышлы хатын-кыз җырчы эзләдем. 40тан артык кешене тыңладым. Ниһаять, таптым.
 
– Өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?
– Юктыр инде, болай да рәхәт бит...
 
– Җырчылар “халыкны тәрбияләргә кирәк” ди. Моны ничек күз алдына китерәсәң? 
– 7 миллион татарны тәрбия-ләрлек кеше тумаган, тумаячак та! 
 
– Туган көн, мәҗлесләрне артист-җырчылар алып барырга тиешме?
– Юк.
 
– Фирдүс Тямаев алып бара бит?
– Фирдүс заманында бик күп туйлар алып барды. Бүген аны ниндидер туйга дәшү бик кыйммәт тора. Белүемчә, ул хәзер туйларга бик йөрми, ул – касса җырчысы. Артист танылгач туйлар-юбилейлар алып барырга кала икән, ул бер-ике елдан артист буларак юкка чыгачак.
 
– Ни өчен?
– Күз алдыңа китер, синең белән минем акчабыз бар ди. Без 200-300 меңгә берәр ресторанга Салаватны үзебез янына җырларга дәшәбез, ди. Икәү генә тыңлыйбыз, акчаны бирәбез. Соңыннан бөтен кешегә сөйләп йөрибез: “Без Габдерәхим белән круто утырдык, Салаватны дәштек, акчасын түләдек”, – дип. Безнең өчен Салават серлелеген югалта, артист булудан туктый...
 
– Туган көнең ничек узды?
– Эштә үткәрдем, 48 яшь тулды. 
 
– Консерватория тәмамлаган җырчылар күп очракта танылып китә алмый...
– Аларның әрсезлеге җитми. Тормыштан әз генә ераграк тора алар. Бүген базар заманы. Опера җырчысы Анна Нетребко бар, әгәр ул Казанга килсә, ун көн буе концерт куя алыр иде. Опера җырчысы да үзен халык ярата торган итә ала. Консерватория белемле җырчылар күбрәк дәүләт карамагындагы оешмаларда, бюджет акчасына эшлиләр. Үзешчән исә беркемгә кирәкми, шуңа да ул чегән баласы кебек үзе бәреп чыга. Бик яхшы тавышлы җырчылар бар, ләкин үз дөньяларында гына яшәүләре аркасында гомер буе таныла алмыйлар.
 
– Мәсәлән, Илһам Вәлиев?
– Әйе, Илһам Вәлиев кебек профессиональ җырчылар авыл, район үзәкләрендә җырлап йөрми, аларга Казан, Мәскәү, Петербург сәхнәсе кирәк. Алар әз генә үзләрен югары куя. Әгәр опера җырчысы авылларда йөрсә, ун елдан академик сәнгатьне аңлаучылар барлыкка килер иде. Заманында Венера Ганиева операда да, эстрада өлкәсендә дә эшләде. Шуңа күрә ул бүген дә кирәкле җырчы. 
 
– Худсоветта утыра алыр идеңме?
– Худсоветның максатын аңламыйм. Биш-алты кеше җыела. Шагыйрь үз каланчасыннан карап сайлый, профессиональ композитор – үз каланчасыннан. Совет чорында моны үттек бит инде. Худсовет татар мәдәниятен юкка чыгаруга бик зур өлеш кертте. Бөтен кешенең үз фикере, бармак үзеңә таба кәкре. Кирәк әйбер түгел ул, кемнәрнедер төшереп калдыру өчен эшләнгән нәрсә. Худсовет ул – халык. Әгәр сиңа билет сатылмый, син җырчы буларак кирәкмисең икән, менә шул ул худсовет – төшәсең дә каласың. Билет сатыла икән, син худсоветны үткән дигән сүз.
 
– Әйбер, транспорт бәяләре арта дигәнне ишеткәнең бармы?
– Күршем елдан артык эшләми, хөкүмәтне сүгә, бәяләр арта, ди. Төзелештә аена 35 мең түли торган эш табып бирдем үзенә, әмма аның барасы килмәде. Ул сау-сәламәт ир. Эзләгән кеше таба. Транспорт бәяләрен дә күпкә күтәрелде дип әйтмәс идем. Тырышсаң, эшләсәң була.

– Сәламәт яшәү рәвеше алып барасыңмы?
– Ниндидер спорт белән шөгыльләнмим. Ике ел инде спортзалга йөрим, бассейнда йөзәм. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам дип әйтә алмыйм, чөнки ризык сайлап утырырга мөмкинлегем юк. 
 
– Кем пешерә?
– Аллага шөкер, кафеларда пешерәләр.
 
– Илсөя ябыккан, элеккеге түгел, стандарт җырчыга әйләнгән диләр. Хәзерге Илсөя ошыймы? Аның хәзерге образына эчең пошамы?
– “Илсөя Бәдретдинова” дигән җырчы минем өчен – проект. Бүгенге образына төзәтмә кертү максат түгел. 
 
– Әллә аның белән эшлисең дә килмиме инде?
– Контракт буенча вазыйфаларым бар, аларны төгәл үтим. “Мине шайтан котырта” дигән яңа программа әзерлибез. Өр-яңа җырлар язылды, август аенда концертлары башланачак. Аның симерү-ябыгуына тыгылмыйм. Миңа җырлавы мөһим.

– Айсылу белән дөньяны шаулатуыңа аның эче пошмыймы икән?
– Белмим. Анысы да кызыксындырмый.

– Ничек Илсөя шундый акылсыз булды икән, синең кебек продюсерны югалтамы инде кеше?
– Мин сайлаган юл түгел, Илсөя кабул иткән карар. Кешене көчләп яшәтеп булмый. 
 
– Илсөя сине кулландымы? Тормыш тәҗрибәсе булган яхшы журналистка кияүгә чыкты, шансон стилендә Илсөягә җиткән кеше юк – син күтәрдең... Бу – хатын-кыз хәйләкәрлеге түгелме? Ир-атлар бер катлы бит алар. Әллә сез спектакль уйнадыгызмы? Пиармы бу?..
– Проект буларак иң югары мизгеленә күтәрелеп барганда гаилә җимерелде. Кулланды дип санамыйм, бәлки ялгышамдыр. Хатын-кыз хәйләкәр булырга тиеш, чөнки аңа яшәргә кирәк. Ир-атка җиңелрәк, хатын-кызга авыррак. Яхшымы-яманмы, 13 ел яшәдек. Спектакль уйнамыйбыз. Бүгенге көндә бу хәлгә шатмын, авыр кичерешләрем үтте инде.
 
– “Бизнес-онлайн”да синең белән әңгәмә басылып чыккач, аноним хат язучылар күп булды, шуларның берничәсен укып узам:  “Татар журналистикасын гайбәтче хатыннар дәрәҗәсенә төшердең. Фәттахов кебек югары сәнгать өчен эшлә, татар зәвыгын төшермә”.
– Бу комментарийларны кем язганын яхшы беләм: булдыксыз бер журналист. Кемгәдер Илфак Шиһапов язмалары ошамый икән, укымасын! Рифат юнәлешендә эшләүнең кирәге юк дип саныйм. Һәркемнең үз юлы.
 
– Икенче аноним хат: “Бу өлкәдән кит! Сукыр бер тиен тормыйсың, сәнгатьтә йөрергә хакың юк. Туфан абый юк, ул иманыңны укытыр иде”.
– Бу өлкәдән китәргәме-юкмы икәнен үзем хәл итәм. “Исемсез этләр” өргәненә битарафмын. Туфан абый белән бик яхшы хезмәттәшлек иттек. Бер-беребезне шулхәтле аңладык. Туфан абыйның кем икәнен аңламаган миңгерәү язган моны. Үз гомерендә нәрсә дә булса эшләгән кеше беркайчан болай язмый. 
 
Булдыксыз, кияүгә чыга алмый картайган, мескен хатыннар, журналистика өлкәсендә йөрүче гайбәтчеләрнең сүзе бу. Әгәр дә аларга игътибар итсәң, бөтенләй яшәргә кирәкми.
 
– Әти-әниең?
– Әти ике ел элек мәрхүм булды. Аны бик юксынам. Олыгаеп үлде. Әни исән-сау. Әти беркемнән бернәрсә сорамаска, курыкмаска, үз фикеремне әйтергә өйрәтте. Ялагайлана белмәде. Бригадир, авыл советы рәисе, кибет мөдире булып эшләде. 
 
– Бертуганнарың?
– Җиде яшькә олырак бертуган абыем йөрәктән вафат булды. Бертуган апам күрше авыл – Бәкердә яши, “Бәкер” шифаханәсендә 25 ел склад мөдире булып эшли, җизни – техник.
 
13 яшемнән колхозда эшләдем, сыер, сарык көтүе көттем, дуңгыз карадым. Ат җигеп теләсә кая чыгып китә алам. 12 чакрым ераклыктагы рус мәктәбендә укыдым. Һәр көнне җәяү барып-кайта идем. 

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 05.05.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»