поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2016 Җәмгыять

Май аена ЙОЛДЫЗЛАР ФАРАЗЫ

2016 елның май ае барлык йолдызлыклар өчен дә күркәм вакыйгаларга һәм файдалы, сөенечле эшләргә бай булачак. Май - ниһаять организмның уянган чоры, шуңа күрә бу ай бик күпләргә куйган максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. Май аенда гаилә корырга, мөһим эшләр башкарырга ярамый, дигән сүзләрнең чын әкият булуын да истән чыгармагыз!

Кучкар. Май аенда кучкарлар зарыгып көткән хәбәрләр ишетер. Озак борчыган мәсьәләләрне хәл итүегез ихтимал. Финанс өлкәсендә май уңышлы булырга вәгъдә итә. Фатир алыштыру яки сатып алу эше дә сезнең файдага башкарылачак. Мәхәббәт өлкәсендә бераз күңелсезлекләр булырга мөмкин, бу сезнең өчен хисләрне, мөнәсәбәтләрне сынау ае булачак.

Үгезбозау. Май аенда бизнес белән шөгыльләнүчеләргә бәхет елмаячак. Бу айда сез курыкмыйча килешүләр төзи, эшчәнлекне тагын да киңрәк җәелдерә аласыз. Элек тормышка ашыра алмаган идеяләргә кире әйләнеп кайтмагыз. Тәкъдимнәрне бары тик ышанычлы затлардан гына кабул итегез. Май шәхси тормышка зур үзгәрешләр алып килергә мөмкин.
 
Игезәкләр. Май аенда бераз гына борчу-мәшәкатьләр туарга мөмкин. Әмма хафаланырга ашыкмагыз, чөнки май эшлекле затларга да, укучыларга да уңышлы булырга вәгъдә итә. Ай ахырында күптәнге хыялыгызның тормышка ашу ихтималы бар. Финанс өлкәсендә көтелмәгән акчалар куандырырга мөмкин. Гашыйклар өчен май ае тыныч булачак, шулай да сөйгәнегезгә карата игътибарлырак булырга тырышыгыз.
 
Кысла. Ай башы нигездә тыныч булачак, алай да вак-төяк мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Ай ахырында финанска бәйле күңелле хәбәрләр алырсыз. Майның соңгы көннәрендә яңа идеяләр белән янарсыз, зур уңышларга ирешерсез. Ә шулай да җәйгә кадәр мөһим эшләрегезне төгәлләргә тырышыгыз. Эшегез белән бергә шәхси тормышыгыз да чәчәк атачак, гаиләле кыслаларның өендә кунаклар көтелә.
 
Арыслан. Май ае төрле вакыйгаларга бай булачак. Хәтта кызыксыз тоелган эшләр дә сезгә уңыш алып киләчәк. Иң мөһиме - хезмәттәшләрегез белән сүзгә килмәгез. Эшлекле сөйләшү вакытында хис-тойгыларыгызны йөгәнләгез. Финанс өлкәсендә бар да яхшы булса да, чыгымнарның күп булуы ихтимал. Арысланнар, эшне беренче планга куеп, сөйгәнегезгә игътибарны киметә күрмәгез, үпкәләтүегез бар.
 
Кыз. Кызлар май аенда артык мәшгуль булачак. Эшегез әкрен барганга кайгырмагыз, нәтиҗәләре бераз соңрак сөендерәчәк. Дәрәҗәле кешеләр белән яңа танышулар, кызыклы әңгәмәләр киләчәк тормышыгызда ярдәм итми калмас. Ай ахырында уңышлы сәяхәт көтелергә мөмкин. Финанс өлкәсендә кыенлыклар тумас, даими керемнәр булып торыр. Шәхси тормышта исә бар да тыныч булачак.
 
Үлчәү. Май - сезнең өчен чын мәгънәсендә зур сынау ае. Әгәр куелган максатыгызга ирешергә, булганын саклап калырга теләсәгез, нык булыгыз, шактый тырышырга туры киләчәк. Табигатегез белән мөлаем булсагыз да, май аенда кырыслык, үҗәтлек күрсәтсәгез, хәерлерәк булыр. Күрерсез, сезне тагын да ныграк хөрмәт итәчәкләр! Шәхси мөнәсәбәтләрдә дә хуҗа икәнегезне белгертергә курыкмагыз.
 
Чаян. Ай башында вакыйгаларның әкрен баруына эчегез пошарга мөмкин. Аеруча бизнесы булганнарга кыенга туры киләчәк. Ай уртасында вәзгыять уңай якка үзгәрә башлаячак, тик нәтиҗәләре бары тик җәй көне генә сөендерер. Иң яхшысы - ашыкмаска һәм борчылмаска кирәк. Матди хәлегез тотрыксыз, шуңа күрә бурычка акча алырга тырышмагыз. Шәхси тормышта бәхетле мизгелләр көтелә, кәефегез күтәренке булачак.
 
Укчы. Ай уртасына кадәр мөһим мәсьәләләрне хәл итми торуыгыз хәерле. Иң элек эштә тәртип булдырыгыз, хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайлагыз, аннан соң исә эшлекле очрашулар, килешүләр белән шөгыльләнергә дә була. Тәкъдимнәргә сак белән карагыз, алдакчылар кармагына эләгә күрмәгез. Мәхәббәт өлкәсендә әллә ни зур үзгәрешләр көтелми, әлегә киләчәккә планнар корырга ашыкмагыз.
 
Кәҗәмөгез. Оештыру сәләтегез, кыен мәсьәләләрне хәл итә белүегез май аенда нык ярдәм итәчәк. Хезмәттәшләр арасында туган үзара аңлашылмаучанлыкларны да нәкъ менә сез хәл итә алачаксыз. Ай ахырында мөһим эшләр көтелә, әһәмиятле килешүләргә кул куелырга мөмкин. Финанс өлкәсендә борчылыр урын юк. Шәхси тормышта күңелле вакыйгалар, танышулар көтелә.
 
Сукояр. Сукоярлар майны җиңел үткәрәчәк, бу айда мәшәкатьләр сезне борчымас. Ай башында яңа эшләр башламаска, киресенчә, элегрәк башкара алмаган проектларны төгәлләргә киңәш ителә. Ремонт ясарга яки күчемсез милек алырга теләсәгез, ай ахырына кадәр сабыр итегез. Ә менә шәхси тормышта алга китеш булачак, айның соңгы көннәрендә хәтта булачак тормыш иптәшегезне очратуыгыз ихтимал.
 
Балык. Эшлекле мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә сак һәм игътибарлы булыгыз. Әгәр икеләнеп калсагыз, җитәкчегез белән киңәшләшегез. Ул һәрвакыт сезнең яклы булачак. Ай ахыры вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Финанс өлкәсендә кыенлыклар булмас. Шәхси тормыштагы мөнәсәбәтләр салкын булып тоелса, икәү генә берәр җиргә барып ял итеп кайтыгыз. Бу барысын да уңай якка хәл итәргә ярдәм итәчәк.

---
Интертат.ру
№ --- | 04.05.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»