поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2016 Мәдәният

“Бу хәлләрдән арыну өчен 3 айлык дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киттем” (ФОТО, ВИДЕО)

“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – Казандагы “Paramartha” физик камиллек үзәге хуҗабикәсе, йога һәм Аргентина тангосы укытучысы Гөлнара Хәмзина. Бер күрүдән гашыйк итәрлек искиткеч хатын-кыз! Тырышлыгына да таң калырлык. 3 айга сузылган дөнья тирәли сәяхәттән кайтуын белгәч, тиз арада үзе белән әңгәмә корырга булдык. Күпләр белмәгән яңалыгы белән дә уртаклашты. Анысы инде бөтенләй көтелмәгәнрәк килеп чыкты.

– Хәерле иртә, Гөлнара ханым!
– Хәерле!
 
– Кайларда булдыгыз? Нинди шәһәрләрне, илләрне күрдегез? 
– 12 апрельдә кайттым. Андагы хис-кичерешләрне сөйләп кенә бетереп булмастыр. Бик күңелле иде! Нью-Йоркта, Мексикада, Перуда, Аргентинада, Гималайда булдым. Нью-Йоркка килсәк, кешеләре күп булу сәбәпле умарта күче сыман тузгып торучы, әмма чиста шәһәр. Анда иҗат кешеләре, эшмәкәрләр белән аралаштым. Гомумән, Америка халкы аралашу, киенү ягыннан үзен бик җиңел тота.
 
Аларны мин бәйсез кешеләр дип әйтер идем. Ирекле рәвештә теләсә нинди сорау бирә алалар. Теләгән киемнәрен киеп йөриләр. Кеше нәрсә әйтер икән дигән сорау аларны бөтенләй борчымый. Эштән соң дуслары белән кафеларда утырырга яраталар. Бик актив халык анда. Аргентина тангосына, йога дәресләренә йөрдем. Дөньякүләм танылган фотограф белән фотосессия үткәрдем. Мюзиклларны, музейларны, сәнгать галереяларын үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем.
 
– Америка дигәч, ни өчендер күз алдына кулына гамбургер тоткан таза-таза кешеләр килеп баса...
– Әйтмәс идем... Анда халык төрле һәм күп... Метрога һәм таксига баручы халык ташкын сыман. Манхэттен районында 18 мең такси бер вакытта чыга! 

– Инглиз телен әйбәт беләсезме?
– Начар дип әйтмәс идем.

– Гөлнара ханым, сәяхәттән нинди хис-кичерешләр, бүләкләр алып кайттыгыз? Берәр һөнәр дә үзләштермәдегезме?
– Үзләштердем! Мексикада дайвинг белән шөгыльләндем. 25-30 метр тирәнлектә баткан корабка кадәр йөзеп төштем. Су астында үземне космоста кебек хис иттем.
 
Хис-кичерешләргә, бүләкләргә килгәндә, аларны алып кайтмый булмый инде (елмая). Сәяхәтнең үзен Гималай белән бетердем. Андагы йога мәктәбендә практика үттем. Йоганың яңа программасын эшләдем. Барыгызны да үземнең мәктәбемә чакырып калам.

– Йога ул – буддизм дип санамыйсызмы?
– Әйтик, бакчачы бакчага чыгып, агачларны, чәчәкләрне тәртипкә китерә ди. Ул моны көн саен эшли. Иртәнге 5тән торып кичкә кадәр андагы барлык үсемлекләрне карый, чистарта, суын сибә. Бу эше вакытында ул медитация халәтендә була – догалар укый, җырлый. Боларны эшләмәсә, үсемлекләрнең үсмәвен ул әйбәт белә. Ахырдан әлеге бакчага кешеләр килеп “Кем бу матурлыкны үстерде?” дип сорый. Бакчачы икәне билгеле. Нәкъ менә шушы бакчачыны йога белән шөгыльләнүче дип әйтергә була. Андый кеше сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Шул ук вакытта сез гәүдәгезне, сулышыгызны эшләтәсез. Медитация халәтендә буласыз. Дөрес тукланасыз. Йоганы дингә кертү дөрес түгел дип саныйм.
 
– Ирегез Ислам динендә дип беләм? Ә сез?..
– Бик тирәнгә керәбез... Без ирем белән аерылыштык бит. Аның миннән яшереп никах укытуы мәгълүм булды. Ул хатынның ире һәм балалары булган. Балаларны беренче иренә калдырган. Ә хәзер минем ирем шушы мөселман хатыны белән яши. Әлбәттә, аның миңа әйтми генә башка хатын-кыз белән никах укытуын белгәч бик авыр булды. Хәзер бар да әйбәт. Аның өчен мин шат кына. Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай хәл иткән.
 
– Кайчан булды бу хәл?
– Узган елның августында. Ноябрь аенда гына белдем. Бу хәлләрдән арыну өчен нәкъ менә 3 айлык сәяхәткә чыгып киттем. 
 
– Сөбханалла, сездәге энергиягә, йөзегездәге матурлыкка сокланып туймаслык. Кайдан аласыз сез боларны?
– Аллаһы Тәгаләдән. Аннан соң мин гел хәрәкәттә бит. Начар уйларга вакытым калмый (көлә). Яраткан эшем белән шөгыльләнәм. “Paramartha” физик камиллек үзәгендә төрле юнәлештәге биюләр өйрәтәбез. Көчле командабыз бар. Безгә йөрүче укучыларымны бик яратам. Иң мөһиме – яраткан эше булсын һәркемнең дә.
 
 
 
 
 


Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 03.05.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»