поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.05.2016 Җәмгыять

«Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен фоторамканы ничек ясарга? (ВИДЕО)

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан “Үлемсез полк” россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага татарстанлылар да бик теләп кушыла..

Кагыйдә буларак, 9 май көнне уза торган әлеге акциядә Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татыган, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнаша. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушыла...

Быел Казанда “Үлемсез полк” 9 май көнне көндезге сәгать 12.00 дә “Казан” милли-мәдәни үзәге яныннан кузгалачак. Алар Ирек мәйданы аша Кремль урамына - 1 май мәйданына юнәләчәк. Биредә Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган митинг узарга тиеш.

Алабугада исә акциядә 300 ләп кеше катнашыр, дип уйланыла. Чаллыда исә әлеге чарада катнашу өчен 2800 махсус фоторамка ясалган инде. Түбән Камада исә “Үлемсез полк” акциясен 5 майда ук оештырырга карар кылганнар...

Билгеле булганча, әлеге полкның төп билгесе – Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары урнаштырылган фоторамка, ягъни транспарант. Әлеге җиһазны махсус фирмалардан сатып алырга мөмкин. Тик биредә аның бәясе якынча 500 сум тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта әлеге транспарантны үз кулларың белән ясарга да мөмкин. Болай эшләгәндә фоторамка бәясе күпкә очсызрак чыгачак. Без укучыларыбызга әлеге җиһазны ясау ысулын өйрәтергә булдык. Моның өчен рамка, ике яклы скотч, суүткәргеч торбасы һәм ике махсус беркетү җайланмасы кирәк булачак.

1. Башта, әлбәттә, фотоны сканер ярдәмендә компьютерга кертергә кирәк. Сканер булмаган очракта фотоны яңадан фотога төшерергә мөмкин.
2. Әгәр дә әби-бабайларның үзләре генә төшкән фотолары булмаса, әлеге фотоны үзгәртергә туры киләчәк. Моның өчен компьютердагы махсус программалардан файдалану да җитә. Әгәр дә компьютерда андый программа юк икән инде, аларны интернет аша да табарга мөмкин.
3. Хәзер фотоны принтердан чыгарабыз һәм алдан сатып алынган фоторамкага урнаштырабыз. Шунысы мөһим: әлеге рамка пыяласыз булса яхшы. Ник дигәндә, “Үлемсез полк”та әлеге транспарантны шактый озак күтәреп йөрергә туры киләчәк.
4. Хәзер инде әлеге рамка өчен тоткыч әзерлибез. Моның өчен суүткәргеч торба һәм махсус беркетмәләр кирәк булачак. Пластмасстан эшләнгән торба исә – иң уңайлысы. Берткетү җайланмасын да, суүткәргеч торбаны да төзелеш кибетләреннән сатып алырга мөмкин.
5. Берткетү җайланмаларын ике яклы скотч ярдәмендә рамканың өсте һәм астына ябыштырабыз, аннары шунда әлеге махсус торбаны урнаштырабыз.
6. Транспарант әзер! 


---
Интертат.ру
№ --- | 02.05.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»