|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2016 Спорт
Волейбол “йолдызы” булган Екатерина Гамова спорттан китә
“Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасында зур үзгәрешләр көтелә. Биш ел рәттән ил чемпионы булып танылган якташларыбыз быел медальсез калган өчен генә түгел. Казан, хәер, бөтен Россия волейболының төп “йолдыз”ы булган Екатерина Гамова спорттан китәргә карар кылган. Җәйге Олимпия Уеннарыннан соң ул бар көчен гаиләсенә багышларга җыена. Казан волейболчыларының үзләре катнашкан ярышларда җиңүе соңгы елларда гадәти хәлгә әверелгән иде. “Зенит-Казан”, мәсәлән, быел Россия чемпионатын ярыш тәмамланырга дүрт уен кала отты, аннары Чемпионнар Лигасында да уңышка ирешеп, Европаның иң көчле командасы булып танылды. Әлегә кадәр “Динамо-Казан” белән дә шулай булды. Кызлар биш ел рәттән Россия чемпионатын оттылар. Ике ел элек исә ил беренчелеге генә түгел, Европада һәм дөньяда иң яхшы клуб булып танылдылар. Ә быел берни ота алмадылар. Россия Кубогы финалында якташларыбыз Краснодар “Динамо”сына оттырды, Чемпионнар Лигасында башта итальян, аннары төрек кызларына җиңелделәр. Россия Чемпионатында җиңә алмаячаклары да күптән билгеле иде, әмма тамашачы һич югы, бронза турында хыялланды. Тик анысы да булмады. Өченче урын өчен узган очрашуда “Динамо-Казан” әлеге дә баягы “Краснодар” командасына оттырды.
Бу уңышсызлыкның төрле сәбәпләре бар һәм команда җитәкчелегенең төп бурычы әнә шуларны ачыклап, хаталарны төзәтүдән гыйбарәт. Белгечләр исә җиңелүгә китергән сәбәпләрнең берсе дип Россия хатын-кызлар волейболының төп “йолдыз”ы Екатерина Гамованы телгә ала. Шул ук Россия Кубогында Катя үз уенын күрсәтә алмады, Чемпионнар Лигасының хәлиткеч матчларында да мәйданга чыкмады, бронза өчен узган очрашуда да чыгыш ясамады. Иптәшләре исә аны алмаштырырлык көчтә түгел икән.
Ә хәзер алмаштырырга туры киләчәк. Чөнки берничә көн элек Екатерина Гамованың Казаннан китүе турында хәбәрләр пәйда булды. Әлегә ул зур спорт белән арасын тулысынча өзми. Чөнки җыелма команда составына эләгеп, Олимпиадага бару турында хыяллана. Ник дигәндә, Гамова волейболда мөмкин булган барлык бүләкләрне дә отты.
35 яшьлек волейболчы ике мәртәбә дөнья (2006 һәм 2010) һәм ике тапкыр Европа чемпионы (2007 һәм 2009) булып танылды. 11 мәртәбә ил чемпионы булды, 4 тапкыр Россия Кубогын алды, Чемпионнар Лигасында уңышка иреште. Аңа хәтта һәйкәл дә куйдылар! Ә менә Олимпия чемпионы булганы юк. Ике көмеш бар, инде алтын җитми. Быелгы Олимпиада бу кимчелекне төзәтү өчен соңгы мөмкинлек булачак. Аннары инде спортчы үз көчен гаиләсенә багышларга җыена. Сүз уңаеннан: кичә Татарстандагы “Динамо” физик культура һәм спорт җәмгыяте советы рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Екатерина Гамова белән очрашып, аңа бүләкләр тапшырды һәм республика башлыгының рәхмәтен җиткерде.
Ә “Динамо-Казан”да үзгәрешләр дәвам итәчәк. Чөнки Гамовадан тыш, башкаладан тагын ике уенчы – Мария Бородакова һәм итальян спортчысы Антонелла Дель Кореның да китәсен әйтәләр. Заманында тәҗрибәле һәм шул ук вакытта көчле кызлар туплап, Казан клубы җиңү артыннан җиңү яулаган иде. Әмма уенчылар гел яшь һәм көчле булып кала алмый. “Динамо-Казан”га хәзер яңа волейболчылар белән яңа җиңүләр яуларга туры киләчәк. Әле моны бер-ике ел көтәргә дә туры килмәгәе. Җиңү авыр, аны саклап калу исә тагын да катлаулырак.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|