поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.05.2016 Юмор

Ертыклы җырулар

Җырчылар өч төргә бүленә:
1. Тавышы бар – җырлый белми.
2. Җырлый белә – тавышы юк.
3. Тавышы да юк, җырлый да белми, әмма җырлый.

Хәзер татар сәхнәсен менә шундый җыручылар (кайсы мәгънәдә телисез, шул мәгънәдә аңлагыз) басты. Бу хакта ник беркем бер сүз әйтми? Кайда безнең чын композиторларыбыз, чын шагыйрьләребез, әдәбият-сәнгать әһелләребез? Алар ник дәшми? Әллә дәрәҗәләрен төшерәселәре килмиме? Әллә телевизор карамыйлар, радио тыңламыйлармы? Әллә инде чын композиторларыбыз, шагыйрьләребез, сәнгатькәрләребез калмадымы? Ничек аңлатырга бу хәлне? Әллә барысына да заман гаеплеме? Дөньяны битарафлык басты, хәзер беркемгә бернәрсә дә кирәкми дип акланыйкмы? Мөгаен, шулайдыр.

Мин бер ара телевизордан, радиолардан яңгыраган җыруларның затсыз, мәгънәсез, йөрәкне боза торган юлларын теркәп бара башлаган идем. Аннан бу эшкә кул селтәдем, чөнки алар, баксаң, бихисап – чүпләп бетерерлек түгел икән. Болай булмый, сәламәтлек какшый дип, мин аларны хәзер язып бармыйм, ә түбәндә мисал итеп китерелгәннәре элегрәк язып алынганнарының кайберләре.

Мин биредә җыру авторларының да, башкаручыларның да исемнәрен язып тормыйм (урынны күп ала). Аннан бу мөмкин дә түгел, ник дигәндә, телевидение һәм радиолар аларны күрсәтеп-әйтеп вакланмыйлар. Һәм, ниһаять, максатым да бүтән – авторлар һәм башкаручылар белән авыз чайкау түгел, ә төп игътибарны җырулардагы шаккатыргыч юлларга юнәлтү.
Менә халык арасында зур популярлык казанган бер артистыбыз җырлый:
Хатын колбаса алган,
Матрас астына куйган.
Төне буе колбаса
Хатынымны борчыган...
 
Икенче бер җыручы болай дип сиптерә:
Кеше куян куа дип,
Мин дә куа башладым.
Акча эзләп, банкларның
Бусагасын таптадым.
 
Хатынны да кредит итеп
Ул алып булса икән.
Берничәне алыр идем,
Солтан булып мин күптән.
 
Өченчесе:
Бирмим мин сиңа, уйлама,
Юкка чыгасың яныма.
Йөрим мин сине котыртып,
Карап каласың ут йотып.
 
Тагын берсе:
Яулыклар, яулыклар,
Яратам мин яулыклар.
Базарда әрмән бәйләнде:
“Әйдә, яулыклар купи”.
“Ярар, алдасаң, смотри,
Минем белән не шути”.
 
Суда батмый, күлдә батмый,
Вот, ичмасам, бу яулык.
Ирем салмый, сулга бармый.
Диванда ята гавнюк...
 
(Әрмән димәктән, бәлки колагыгызга кергәндер, әле бер җыручы: “Әрмән түгел, татар мин!” – дип тә ачыргалана).
Тагын бер чидибыр (шедевр) белән танышып китегез:
 
Кыш бабай белән бергә
Дед Мороз идет.
Яңа ел безгә килә,
Значит, новый год.
 
Купим без большой открытка,
Будем написать.
Бәйрәм килгәч, барысын да
Надо поздравлять.
 
Югарыда китерелгән юллар турында нәрсә әйтерсез, хөрмәтле укучылар? Сүз таба алмыйсызмы? Мин дә таба алмыйм. Әмма болар тыңлаучыга җыр дип тәкъдим ителә: колагыңны сәлперәйтеп тыңла, башыңа сеңдер, зәвыгыңны тәрбиялә, и, мескен, татар тамашачысы!
Бөек Тукаебызның чүп-чар шигырьләр җыентыгы чыгарган авторны тәнкыйтьләгән “Милләткә файда урынына зыян” дигән мәкаләсендә мондый юллар бар: “Болынга бозау керсә – “түчә!”, игенгә чыпчык төшсә – “көшш!”, базга песи керсә – “прс!” дисең.
Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: “Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!” – дисең”.
 
Нәкъ шушы ук сүзләрне менә мондый җырулар язган авторларга да юллап булыр иде. Укып карагыз әле бер генә:
Агачларга кунып парын эзли
Таң атканда җырчы сандугач.
Яратам дип әйтеп булмый икән,
Сөйгәнеңне өзелеп яраткач.
Яки:
Булмый икән синсез яшәүләре,
Йөрәгемдә тынгы юк миңа.
Һәрвакыт бул минем яннарымда,
Шул чакларда булам бәхетле.
Яисә:
Таң атканда бөдрә талга
Кунып сайрый сандугач.
Мин дә шулай иркәләнәм,
Сине өзелеп сагынгач.
Тагы да килеп:
Бәхет өчен яшик әле
Бүген дә, иртәгә дә.
Ташып торып яшәү дәрте
Бәхетле йөрәкләрдә.
Янә бер тапкыр:
Синең белән шундый рәхәт миңа,
Күзләреңнән назлар түгелә.
Сөюеңне тоеп яшәгәнгә,
Бер елмая күңел, бер көлә.
Уф, күпкәрәк китте ахрысы... Ярар, әйдәгез, тагын бер чидибырны гына карап китик тә, сезне ялыктырмас өчен мәсьәләгә бүтән яклап килеп карарбыз.
Син минем хыялымда
Миңа елмайдың да,
Күземә карап мине чакырдың.
Мин әзрәк оялдым да,
Кулымны суздым да,
Язмышымны сиңа тапшырдым.
Ләкин бу әле хыял гына.
..............
Син минем төшләремдә,
Карап күзләремә,
Яратам дидең.
Ә мин кинәт уяндым.
Уянгач әйбәт булган инде. Юкса, төшендә мондый сүзләрне ишеткән бәгъзе кешеләрнең уянмый калу куркынычы да бар.
Хәзер җыру чыгаручы авторлар юллар рифмалы чыксын дип миләрен черетеп азапланмыйлар, ник дигәндә, рифма тулып җитмәсә шигъри юлга бер иҗек яки ымлык өстәргә, яки артык иҗекне кисеп атарга мөмкин. Мисаллармы? Рәхим итегез!
Син икәнсең, син икәнсең
Яратуым (?..) көтәсең.
Йөрәгемне ятьмәләрдән
Сабыр гына сүтәсең.
Күрдегезме, “яратуымны” дип әйтелергә тиешле булса да, аның “ны”сын шалт иттереп төшереп калдырганнар. Ә нәрсә, “ны”сыз да аңлашыла лабаса. Тик менә “йөрәкне ятьмәләрдән сүтү”нең нәрсә икәнен генә аңлап бетереп булмады. Чамалавын-чамалыйсың инде аны, әмма аңлап бетереп булмый...
Югалткач кына аңладым
Сине оныта алмавым (?..)
Тагын “ны” юк.
Шалтыратма, аптыратма,
Безнең мәхәббәт беткән.
Синең матур әкиятләр (?..)
Кирәкми миңа бүтән.
Монысында “ең” юк.
Таң алдыннан Зөһрә йолдыз (?..)
Безне алдап йөрткәне.
 
“Ның” юк.
Ә хәзер иҗек өстәү маһирлыгын дәлилләүче берничә мисал.
Әйтер сүзең йөрәктә
Син бит миңа кирәк лә.
Бер иҗек җитмәгәнлектән, “лә”не матур гына кертеп утыртканнар.
Телим сиңа, әнкәй, якты көннәр,
Бәхетле һәм тыныч картлыклар.
Картлык кына теләсә, җитмәгәнме инде, югыйсә? Ә ул картлыклар тели. Бер кешегә картлыклар күбрәк булмасмы? Әмма берни эшләр хәл юк, шигырьне тигезлисе бар, шуңа күрә “лар” ларсылдап кереп утырган.
Ә менә монысы, җәмәгать, тагын да кәттәрәге:
Уйнаклап ла йөргән тайкайларның
Ялкайларын килә үрәсем.
Боларга өстәп тагын шуны да әйтергә кирәк, хәзерге башкаручылар элекке җырларның сүзләрен үзләренчә үзгәртеп, бозып җырлауны чүпкә дә санамыйлар.
Менә ике генә мисал. Бер җыручы моңлана:
 
Өй артындагы талларны
Яратмасаң кисәрсең.
Бик сагынсаң, тәрәзә ач,
Мин җил булып исәрмен, – ди.
Заманында бу куплет:
Өй артындагы талларны
Яратмасаң кисәрсең,
Мин сагынсам, тәрәзә ачам,
Син җил булып исәрсең, – иде.
Ә бер җыручының: “Тау астында бер сандугач сайрый”, – дип инәлүен ишеткәч, егылыплар китә яздым (“Таң алдыннан бер сандугач сайрый” бит инде, югыйсә!)
Менә бер башкаручы сәхнәгә чыгып микрофонын беләгенә бәрде-бәрде, бәрде-бәрде, әмма вата алмады. Шулай да ул, югалып калмыйча, тамашачыга мөрәҗәгать итте:
– Ни хәлләрегез, дуслар?! (Нинди нәрсә икән ул тамашачыга “дуслар”, “дусларым” дип мөрәҗәгать итү? Менә мин, мәсәлән, аның белән нинди дус булыйм? Булырга да теләмим. Ә ул миңа һаман “дус” дип төртә). – Киләсе җырымны минем бары тик сезгә генә багышлыйсым киләЙ (Пәрәмәч! Алдагысын кемгә багышлаган соң бу? Анысын нишләп әйтмәде?)
Башкаларга ничектер, әмма минем үземә җыручыларның сәхнәдә телләренә салынуы, тамашачыга “дусларым” дип дәшүе, “җыр бүләк итүе” ошамый. Алар: “Җырлап карыйм әле”, – димиләр, ә “җыр бүләк итәләр”. Әгәр мин хәләл акчамны түләп синең концертыңа килгәнмен икән, – рәхим итеп, хезмәт күрсәт. Төчеләнмичә генә җырлавыңны бел. Кирәкми миңа синең бүләгең, чөнки алар арасында менә мондыйлары да очрый:
Тукта, яңгыр, яума әле, яума әле.
Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.
Мескен җыручы сөйгән ярын тәрәзәдән эзли. Тилмереп эзли, көтә. Тәрәзәдә нинди сөйгән яр булсын инде, җә? Ул бит сиңа чебен түгел. Әгәр инде чебен икән, ул чагында чебен өчен үзеңне-үзең нигә шул дәрәҗәдә бетерергә?
 
Менә тагын бер бүләк:
Кил әле, кил әле,
Елмаеп бер үт әле.
Шаян күзләреңә карап,
Сереңне белим әле.
Шушы җыру юлларын язгач, кинәт кенә бер шаян такмак искә төште.
Алмагачка сыер кунган,
Койрыгын болгап сайрый.
Прощай, моя Гыйлметдин,
Ай да ялгыз минем күк!
Сизәсезме, шушы ике куплет арасында ниндидер охшашлык шәйләнүен?
Әче булса да чияләр
Берсен-берсе сөяләр, – дип сиптерә бер “йолдыз”.
 
Кайсыгызның берсен-берсе сөйгән чияләр күргәнегез бар? Ә монда – рәхим итегез – сөяләр. Хәтта әче булсалар да. Баллы булсалар нишләп бетәрләр иде – монысы хакында уйларга да куркыныч.
Яратулар булмый вакытлыча, – дип суза берсе. Моны ничек аңларга икән? Яратулар вакытлыча булмый тора дипме? Әллә яратулар вакытлы нәрсә түгел, алар гомерлек дипме?
Май аенда бүләк иттең
Ак чәчәкле ландышлар.
Кызыл яки зәңгәр, яки сары төсле энҗе чәчәкләр (ландышлар) бар микәнни?
Кайсыдыр ялвара:
Салкын сүзләр белән дәшә күрмә,
Сакла берүк, кырау тимәсен!
Кем үлчи икән ул сүзләрнең температурасын? Авыр сүзләр әйтсәләр, әле бер хәл, ә монда – мә сиңа – салкын сүзләр. Шушы фикерне “Әйтмә син авыр сүз, әйтмә синЙ” ише итеп, матур гына җиткерергә ярамады микәнни?
 
Күзләреңә туры карап,
Мин сине сөйдем.
Мин бит инде күңелем белән
Гел сөя идем.
Рәхмәт инде кыек карап сөймәгәч һәм бүтән җире белән сөймәгәч.
Сайрамый шул күңел кошы,
Кунар гөлен тапмаса.
Хыянәтсез яратып та,
Сөйгән ярың ташласа.
 
Хыянәт итә-итә яратсаң, анысы әле бер хәл. Ә монда хыянәтсез яратып та сөйгән ярың ташлый. Бу хәлләргә күңел кошы ничек чыдасын да, ничек сайрасын?!
Кичердем дип елмайсаң да
Күңелең шикле инде.
Минем өчен йөрәгеңнең
Түрләре бикле инде.
 
Шикле күңел булгач, шиксез күңел дә бардыр бит инде ул, әйеме? Аларны ничек аерасы икән? Хаталанасы килми бит бер дә. Ә йөрәкнең түрләре һәм ишек төпләре кайда була һәм алар ничек бикләнә икән?
Күңелемә керде кемдер,
Бәлки төштер, бәлки өндер.
Ничек инде?! Бу нәрсә? – Күңеленә кем кергәнен, кем чыкканын аңламас хәлгә җиткән наркоман җыры түгелдер бит?
Егетләр җырлый:
Йөзеңнән күрәм –
Бит очларың балкып тора.
Бит очларының балкып торуын бүтән җирдән дә күреп була микәнни?
Шул ук егетләр:
Кочак-кочак сөюеңнең
Көчле ялкыннары
Кайсыгызның кочак-кочак сөю күргәнегез бар? Үзләре кочак-кочак, мин сиңа әйтим, үзләре әле, җитмәсә, ут та бөркеп тора!
Бәхетле бул диеп җырым сузам
Күңелемнән туган җырларда.
Сиздегезме, берәү җыр эченә кереп алган да, шуннан җыр суза. Һәм ул тегенди-мондый гына җыр түгел, ә “күңеленнән” туган җыр!
 
Аккан судай үтте безнең гомер,
Бик соңлап ачты безнең күзне.
Безнең гомер нишләп безнең күзне шулай соңлап ачкан? Моңарчы кайда булган, нәрсә уйлап йөргән?
Күләгәләр, күләгәләр,
Тик килгәли ачулар.
Нигә күләгәсез генә
Булмый икән яктылар?
 
Әле монда ачу гына килсә дә нишләргә белмисең, ә инде көтүләре белән ачулар килеп керсә, аларына ничек түзмәк кирәк? Ә менә соңгы ике юлга килгәндә бу чидибыр авторы бераз хаталана, чөнки яктылар (яктылыктыр инде) күләгәле булмый. Яктылык – ул яктылык инде һәм нурлар берәр киртәгә юлыкканда гына тегесе күләгә төшерә. Шулай да авторның “нигә күләгәсез генә булмый икән яктылар?” дигән соравы җыруга галәмәт тирән фәлсәфи төсмер бирә, аны тагын да баетып, тирәнәйтеп җибәрә.
 
Ярар, хәзергә җитеп торыр, инде үземнең дә түземлегем төкәнә башлады. Мондый мисаллар әле тагын бихисап булса да, чикләнергә кирәк – арада йөрәге зәгыйфь укучылар булып, аларга читенлек килә күрмәсен.

Искәндәр СӘЛМӘНЕВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»