поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.05.2016 Язмыш

Үкенүдә ни файда

“Мәхәббәтсез һәркем бәхетсез”, - диләр халыкта. Ләкин бу хис кемгәдер галәм киңлегенә кадәр очып менәрлек канатлар бүләк итсә, икенчеләрне, киресенчә, күктән җиргә ташлый. Мин дә җаным-тәнем белән сөйгән кызым Сылукайны бер көндә югалтырмын дип уема да китермәгән идем.

Бу кичне сөйгәнем сөйләшенгән җиребезгә очрашуга килмәде. Көтүемнең соңгы чигенә җиткәч түзмәдем, ул яшәгән йортка юнәлдем. Капка бикле, тик соң булуга карамастан, Сылукаемның бүлмәсендә тонык кына ут яна. 

Йортка кереп, тәрәзә чиртергә җөрьәт итмәдем, шактый вакыт таптанып тордым да китәргә кузгалдым. Шул вакыт бүлмәдәге ут ялт итеп кабынды, бераздан ишек ачылган тавыш та ишетелде. “Сөйгәнем соңга калып булса да минем янга ашыга!” -  дип шатланып, кире омтылдым. Тик ни күрим - капкага таба минем якын дустым Илдус атлый, ә Сылукай аны озата чыга. Мин кочак җитмәстәй юан тополь артына постым да күзәтә башладым.

Капка ачылды. Колагыма чупылдашып үбешкән тавышлар ишетелде...
- Илдус, җаным, безнең очрашуны Илшат белмәсен инде, ярыймы? Аны рәнҗетәсем килми, вакыты белән аңа үзем барсын да аңлатырмын. Син ике ел кайтмый йөргәч, үч итеп кенә Илшат белән очраша башлаган идем бит. Тик аны ярата алмадым. Ул синең кебек кыю түгел, иркәли-назлый да белми. Әле һаман да мине көтәдер. Хәзер үк барып барсын да аңлатам, - дип, Сылукай Илдусның иреннәренә үрелде.
 
Өстемә кайнар су сипкәндәй булдым. Исерек кеше кебек бу күренештән айный алмый озак кына басып тордым. Бераздан, бөтен көчемне йодрыкка төйнәп, кайтырга кузгалдым. Өйгә кайтып җиткәндә мин инде тәмам үз хәлемә килгән идем. Әйберләремне җыйдым да, таң ату белән авылдан чыгып киттем.
 
Бу көннән өч ел вакыт узды инде. Күңел яраларым төзәлде, үземә тиң ярымны да очраттым. 
 
Гүзәлия белән туйга әзерләнеп йөргән чак. Беркөнне мин трамвайда Сылукайны очраттым. Аның элеккеге чибәрлегенең  эзе дә калмаган. Кыяфәте, шешенгән йөзе эчүгә салынганы турында сөйли иде. Бер тукталышта төшкәч, ул үзе сүз башлады:
- Илшат, мин сине ул төнне таң атканчы көттем, ник килмәдең? Яратуың чын булмагач, минем белән очрашып йөрмәскә идең! 
- Сылукай, мин бит сине иркәли-назлый да белмәгәнмен! Ә Илдус  менә сине бәхетле итә белә. Ул кичне сезнең очрашуыгызны үз күзләрем белән күрдем. Гарьлеккә чыдый алмагач, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Хәзер мин бәхетле, сөйгәнем Гүзәлия белән шушы көннәрдә туебыз була. Ә син ничек? Илдус белән бергәме?
- Юк, ул мине ташлады... Ике мәртәбә өйләнеп карады, бер гаиләсе белән дә озак яши алмады. Күршесенең өен баскан өчен үзен өч елга төрмәгә утырттылар. Миңа: “Сагынам. Кайткач, сиңа өйләнәм, бәхетле булырбыз”, - дип хатлар язып тора, тик мин аңа ышанмыйм инде. Тормышымны үзем җимердем, үкенүдә дә файда юк...
 
Без Сылукай белән шулай хушлаштык. Гүзәлия белән гөрләтеп туй төшердек, матур гомер кичерәбез. Ә менә Сылукай шул елны эчүдән вафат булган, мин бу турыда берничә ел үткәч кенә ишеттем..

Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы
Бердәмлек
№ --- | 29.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»