поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.04.2016 Ир белән хатын

Яшьрәк хатын кирәк

Һай, бу күңел дигәнең! Картаю белән һич килешергә теләми бит. Кайберәүләр үзләре турында һаман да яшь күренәм дип уйлыйлар, буыннарының катканын, тешләренең алынмалы икәнен сиздермәскә тырышалар. Илгә мәгълүм байларның яки сәхнә йолдызларының кыланмышларына исең китәрлек: бөрешкән карт бабайга әйләнделәр исә, бергә гомер иткән, балалар үстергән хатыннарын аерып, оныклары яшендәге гүзәлкәйләргә өйләнергә, аларны дөньяга күрсәтеп шапырынырга яраталар. Булдыралар, янәсе.

Шул “йолдыз”лардан ким булмавын расларга омтылучы ир-атлар безнең арада да бар. Шундыйларның берсен – олыгаеп килгән авыл агаен тукталышта очраткан идем.
 
– Хатын эзлим, гәзиткә белдерү бирергә баруым иде, – дип сүз башлады ул.
Мескен кыяфәт белән түгел, киресенчә, яңа тормыш башларга әзер булып, күзләрен майландырып әйтте.
Бергә гомер кичергән хатыны күптән түгел вафат булган икән.
– Йөрәк яраң төзәлдемени инде? – дип сорадым.
– Карчыгым авырып ятканда ук үземә икенче яр эзли башладым, – диде бу, күзен дә йоммыйча.
– Нинди булырга тиеш инде ул синең яңа ярың? – мин әйтәм, нәфрәтләнүемне сиздермәскә тырышып.
– 35 яшькә кадәрле яшь хатын.
– Бик яшь булмыймы соң? Үзеңә ничәне “сукты”?
– 60ны уздым.
– Сөбханалла, 55тән артыкны бирмәссең үзеңә. Тик... килер микән яшь хатын?
– Ә нигә килмәскә? Дәрт-дәрманым җитәрлек. Өстәвенә нык итеп салынган йорт-җирем бар. Мал-туар, бал кортлары асрыйм. Үземнән соң барлык байлыгымны хатыныма калдырачакмын. Балаларның тормышы көйле инде, – ди бу.
– Ичмаса, 45тән өлкән хатын әйбәтрәк булмасмы? Бер-берегезне яхшырак аңлар идегез. Авырып китсәң, яшь хатын сине тәрбия кылыр дип уйлыйсыңмы?
– Җитәр инде, моңарчы әби белән яшәдем! – дип кырт кисте агай.
Берникадәр вакыттан соң тагын очратырга туры килде моны.
– 30 яшьлек хатын килгән иде, кечкенә баласы да бар. Тырнак буяп тик утыра, вәт, мин сиңа әйтим, эшкә тотынырга уйламый да. Бушка ашатып ятарга тиешмени мин аны? Бер кич кунгач, китеп барды тагын үзе, – диде ул.
Әмма яшь хатын белән кавышу өметен өзмәгән иде әле үзе.
Өч-дүрт ел узгач, тагын очрады ул миңа һәм тагын: “Гәзиткә белдерү бирергә баруым иде, үземә тиң ярны тапмадым әле, төрле җирдән эзләп карадым инде”, – диде.
 
Таләпләре бераз “йомшарган”: хатынлыкка кандидат 50дән узган булса да ярый икән инде хәзер. Теләгенә иреште микән, белмим. Бүтән күзгә чалынмады ул.
Гомер көзендә гаилә корырга теләп тә, өйләнә алмыйча интеккән тагын бер тол ирне белә идем.
– Кем килсен соң аңа шундый холкы белән? Мәрхүмә хатыны ничек яшәгәндер, бичара? Ирсез тилмерсәм дә, чыкмас идем мин аңа, – дип, аның яманатын сатканнарын ишетергә туры килсә дә, сәбәп башкада икән: хәләл җефетнең яше кирәк булган тегеңә.
Бабайларның икенче сулышы ачыла микән, яшьлек хыялларын тормышка ашырырга телиләрме, әллә шайтан котыртамы – белгән юк.
– Ничәмә-ничә хатын белән таныштырып карадылар инде үзен, тик берсен дә ошатмады, – дип ачынып сөйләде аның хакында туганы. – Үз яшендәге бер хатынны димләгәннәр иде. Танышырга бардык. Күрәбез: өйдән алпан-тилпән атлап, инде җиденче дистәне ваклаган карчык чыгып килә. Тол туганымның сөмсере коелды. Әбекәйнең 35 яшьләр тирәсендәге кияүдән кайткан кызын күрде дә:
– Вәт монысы шәп булыр иде, – диде, ымсынып.
 
Шуннан соң кул селтәдем моңа. “Бер сылукайга өйләндең, ди. Башың белән уйлап кара: ул сиңа риза булып ятар, яшь ирләргә карамас, дисеңме? Үзеңнән җайлы гына котылу чарасын табар, беткәнмени хәзер төрле дарулар... Йорт-җиреңә хуҗа булып калыр аннары”, – дип үгет тә биреп карадым. Тыңламады бит. Шул көе ялгызы үлеп тә китте.
Ярый, хуш, тагын бер бабайның хатыны яшь чагында ук дөнья куйган, шул гомердән бирле насыйбын эзли икән бу. Ир солтаны дип әйтмәс идем үзен. Хәер, кешене тышкы кыяфәте буенча гына бәяләп булмый.
 
– Мине ошатучылар бар анысы, берничә хатын хет бүген кияүгә чыгарга әзер. Тик инде картлар. Җитмәсә, бик юан үзләре. Төз, зифа буйлы, яшьрәк хатын булсын иде, – ди ул.
Инде ничә еллардан бирле андыйлары да очрамый калмагандыр. Әллә мәрхүмә хатынына охшаганын эзли инде? Аңламассың бу ирләрне! Хәер, ник акыл өйрәтәм соң әле мин, һәркемнең үзенчә яшәргә хокукы бар бит.
 

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА, Кукмара
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»