поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.04.2016 Мәгариф

Кибәхуҗа укучылары Путин янына бармакчы. Җәяү!

“Белем көненә кадәр кайтып җитәрбез әле”, – ди алар. Теләче районындагы Кече Кибәхуҗа тугызъеллык мәктәбен башлангычка әйләндерү, ә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасын ябу турында хәбәрләр ишетелгәч, алар әнә шундый фикергә килгән. Мәктәпнең киләчәге турында, ә бу инде авылныкы да дигән сүз, сөйләшер өчен җыен уздырдылар һәм анда “ВТ” хәбәрчесе дә булып кайтты.

Балалар саны азаю сәбәпле, 2010 елда Кече Кибәхуҗа ун­берьеллык мәктәбен тугызга калдырганнар. Хәзер югары сыйныф укучыларына Теләче мәк­тә­бендә яки көллиятләрдә укырга туры килә. Инде янә үзгәрешләр турында сөйлә­шә­ләр. Бу юлы инде ике сыйныфны кыскарту гына түгел, ябу, кушу турында сүз бара. Тү­рәләр бу хәлне әлеге дә баягы балалар саны аз булуга бәй­ләп аң­лата. Норматив буенча, уку­чылар саны урта мәк­тәп­ләрдә – 80, тугызъеллыкта исә 50 баладан ким булмаска тиеш. Бүген Олы Кибә­хуҗада – 13, ә Кечесен­дә 29 бала белем ала. Кыскасы, норматив буенча бала саны җит­ми.

Әнә шуны аңлатыр өчен авыл халкы белән очрашуга килгән Те­ләче районы башкарма комитеты җитәкче Рөс­тәм Нуруллин әй­түенчә, башка районнарга караганда, Телә­чедә опти­маль­ләш­терүгә соң­рак тотынганнар әле. Бүген Саба районында, әй­тик, 3 кенә башлангыч мәктәп булса, Те­лә­чедә аларның саны 16 икән. Кечкенә генә Әтнә районында урта мәктәпләрнең саны биш­кә калдырылса, Теләче­дә 9ы эш­ләп килә. Хәлләр шундыйрак. Бу саннарны һәркем үзенчә бәяли ала.
 
– Моңа кадәр районда мөм­кин­легебезгә карап мәгариф уч­реждениеләрен саклап калырга тырыштык. Әмма балалар кимү сәбәпле, хәлләр кыенлашты. Хөкү­мәт акчаны укучылар санына карап бирә. Бер балага елына 54 мең сум акча каралган. Укытучыларга хез­мәт хакын түләү, биналарны тоту елдан-ел авырая бара. Ремонтка, башка кирәк-яракларга бүленгән акча укытучыларга хез­мәт хакы түләргә китә, – дип сөйләде авыл халкына Рөстәм Нуруллин. – Рес­пуб­лика буенча бер баланы укыту – 68 мең, ә сездә ул 175 мең сумга төшә. Рес­публикада 11 балага 1 укытучы туры килә. Ә Кече Кибә­хуҗада бу сан – 2,9, Олы Кибә­хуҗада – 6,5. Бер сыйныфта 14 баладан да ким булмаска тиеш. Ә сездә нибары 4 бала гына. Бер балага норматив буенча 14 квадрат метр мәйдан каралса, сездә ул – 50,6 туры килә. Әлегә ябабыз дигән сүз юк. Сезнең фикерләрне тың­ларга килдек.
 
Районнан килгән икътисадчы Елена Александровнаның да кулында игътибарны җәлеп итәр­лек саннар бар. Авыл җирлеген­дәге укытучыларга тү­ләргә 3 мил­лион сумнан артык акча җит­мәвен әйтте ул. Бу ел финанс ягыннан аеруча авыр икән. Шулай итеп, саннар мәк­тәпне калдыру ягында түгел, дип ышандырырга тырышты район түрәләре.

Минем бала фәлән сум торамыни?
 
Җитәкчеләрнең акча проблемасын кузгатуы халыкның ачуын гына чыгара. “Ник, хәзер баланы акча белән генә исәплиләрмени? Фәлән сумга төшә дисез? Минем газиз балам бит ул! Кайда монда әхлак?” – дип гаҗәпләнә рус теле укытучысы Илмира Арсланова. Бу урында саннар белән әхлакны бутарга ярамый, дип искәртә башкарма комитет җитәкчесе. Министрлык төзегән рейтингта Теләче районы бер укучыга туры килгән артык мәйдан буенча ахыргы урында тора икән. Башка саннарны да тәртипкә китерергә кирәк. 
Әмма һәркемнең үз исәбе бар. География, биология укытучысы Флүзә Әскәрова да чыгымнарны исәпләп күрсәтергә мәҗ­бүр булды.
 
– Укытучыларга хезмәт хакы түләү өчен 3 миллион сум акча җитмәү бик көлке тоела. Без, укытучылар, белемебез тиешле та­ләпләргә туры килсен өчен курсларда шактый акча түктек. Мин география бүлеген тәмам­ладым. Заман таләп иткәч, био­логиядән, рус теленнән кабат әзерлек үттем. Курсларга гына һәр педагогның 30-40 мең сум акчасы китте, – ди ул. – Ничә бала булса да, алар барысы да укучы бит. Һәрберсе белем алырга тиеш. Аларны мәҗ­бүриләп башка мәктәпкә илтеп була дип кайда язылган?
 
Укытучылар эшсез каламы?
 
Кече Кибәхуҗа мәктәбендә 13 укытучы белем бирә. Педагог­ларны бик ярата икән бу авыл халкы. Әти-әниләр алар биргән бе­лемнән дә канәгать. Монда мәк­тәптә репетитор белән шө­гыльләнү дигән нәрсә юк. Укучылар имтиханнарны яхшы бирә, белешмә белән чыгучылар юк. Тагын нәрсә кирәк? Авыл халкы әнә шулай дип шаулашты.
 
“Үзгәртүләр булган очракта укытучыларга аудит үтәргә, ягъни белемнәрен тагын бер кат расларга туры киләчәк. Югары балл туп­лаганнар эшкә алыначак”, – ди район мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова. Әмма укытучылар имтихан-мазар бе­лән кабат баш катырырга теләми. “Без аудитны үттек инде. БДИны югары баллга бирдек. Без нишләп эшсез калырга тиеш әле? 50 яшькә җит­кәндә кешенең башка эшкә күчүен күз алдына китерәсезме? Беркая да китәргә җыенмыйбыз”, – ди алар.
 
Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Башка мәктәпкә йөргән очракта балалар анда йөри ал­мая­чак. Әти-әниләр шуның өчен дә борчыла. Грант откан акчага тегү машиналары сатып алганнар. “Дәрестән соң” мәктәп проекты кысаларында укучылар төрле кием­нәр, концерт костюмнары тегә. Алар кибетне­кеннән бер дә ким түгел. Түгәрәк җитәк­чесе Рано Шаипова: “Безнең тегү машиналары кая китә? Балалар бик яратып шөгыльләнә иде бит”, – дип сулкылдады. Шайра Саидова гаиләсе белән Таҗик­станнан күченеп кайткан. Ул чакта балалары ни бер авыз сүз татарча, русча белмәгән. Ә быел 8 нче сыйныфта укучы кызы татар теленнән олимпиадада җиңү яулаган. 
 
Әни, син мине яклый алмыйсыңмыни?
 
Районның мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова, башка мәктәпкә киткән очракта да белем сыйфаты хәзергедән түбән булмаячак, дип ышандыра. “Сез безне тормышыгызга күңелсез­лек алып килүче дип күрәсездер. Без дә борчылабыз. Бу үзгәртү­ләр балаларга яхшы булсын дип эшләнә. Әмма заманча дәресләр­дә балалар көн­дәшлеккә сәләтле булып үсәчәк. Дөрес, бер укучы, бер укытучы булганда балага игътибар күп була. Кечкенә мәктәпләрдә белем алган укучылар зур коллективта югалып кала, ияләшүне авыррак кичерә”, – ди ул.
 
Әти-әниләр исә башка фи­кердә. Балалар турында әйткән дә юк. Без нишләрбез инде, дип аптырап калган алар, кәефләре дә кырылган. Әти-әниләре әй­түенчә, укучыларда белем алу кайгысы калмаган. Укытучыларга көн саен мәктәп ябыламыни, дигән сорауны бирәләр икән. Менә шул чакта мөгаллимнәргә, үзләре әйтмешли, юләр кыяфәт чыгарып: “Юк, ябылмый”, – дип тынычландырырга туры килә. Балалар арасында мәктәп ябыла калса, укуны ташлау белән куркытучылар да бар.
 
Җыенда чыгыш ясаган Гөл­фирә Мөхәммәтҗанова авыру баласы өчен борчыла. “Башка мәктәпкә җибәрсәләр юлдан чыгачак бит ул. Укуны авыр үз­ләштерә, аны шушы укытучылар гына тота. Рәхмәт аларга”, – ди ул. Өч бала анасы Айсылу Әскә­ровага да авырып торган кызы: “Ник, әни, син мине яклап бер сүз дә әйтә ал­мыйсыңмыни?” – дип үпкә белдер­гән. Авырган кызымны Теләчедәге зур коллективта кем карый? Андый мөга­мәлә булмаячак. Өченче балама – өч яшь. Япсагыз, Путинга барачакбыз. Балалар да шулай ди”, – ди ул.
 
Мөнәвәр Мөхәммәдиев әй­түенчә, балалар башка мәктәпкә барырга курка. “Автобуска утыргач, күңелләре болганучылар да бар. Техникага дигән акчаны мәк­тәпне саклауга тотып булмыймыни? Элек без җәяү йөрдек, балалар да йөрсен. Файдага гына булачак”, – ди ул.

Балаларны чирләтәсегез киләме?
 
Укучылар гына түгел, сабыйлар язмышы да бар бит әле. Олы Кибәхуҗадагы мәктәп-бакча ябыл­­са, бәләкәчләрне күрше авылга йөртергә туры киләчәк. Моңа әниләрдән бигрәк әтиләр каршы булып чыкты. “Без иртүк эшкә китәбез. Йорттагы бөтен эш хатыннарыбыз җилкәсенә төшә. Малларны да карыйсы, ашарга да әзерлисе бар. Бакча якын булганда уңайлы әле. Еракка йөрт­кән чакта аларга авыр булачак”, – ди алар.
 
“Менә Олы Кибәхуҗадагы мәк­тәпне ябып, аны Кече Кибә­хуҗага күчермәкче булалар. Мин андагы мәктәптә 25 ел эшләдем. Ел саен подвалга су керә. Ул Сабантуйлар узмыйча бетми. Мәк­тәпнең аскы каты пар белән тула. Быел беренче тапкыр мәк­тәп җылынды. Анда ничек оялмыйча һәм курыкмыйча балалар бакчасы ачарга мөмкин? Балала­рыбызның барысы да чир­ләп бетәчәк бит. Бакча булдыру өчен күпме акча китәчәк. Аның урынына яңасын салсаң, йә искесен ремонтласаң, яхшырак булмасмы? Олы Кибәху­җадагы бакча­ның түбәсен, тәрә­зәсен алыш­тырсаң, тагын 30 ел эшләячәк әле ул”, – ди Илфат Миңнебаев.
 
Салават та, Хәния дә килмәячәк
 
Авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин белдергәнчә, җир­лектәге өч авылда 158 хуҗалык исәпләнә, барлыгы 600гә якын кеше яши. Узган ел Олы Кибә­хуҗада яңа клуб ачылган. “Авылда эш бар, колхоз алдынгы булып санала. Хезмәт хакын вакытында түлиләр. Узган ел алты бала туды. Авылны ташлап китү­челәр юк, ә менә кайтып төпләнүче гаиләләр бар”, – ди ул.
 
Мәктәпне ябу – авылны бе­терү дигән сүз. Авыл халкы шулай дип уйлый. “Мәктәп ябылса, авыл сәхнәсендә җырларга кеше калмаячак. Безнең клубка җыр­чы Салават та, Хәния дә килеп җырламый бит. Концертны үз укучыларыбыз куя. Алар “Йолдызлык” фестиваль­лә­рендә катнаша. Балалар җыр-­моңнары белән рухи яктан да баета”, – ди Алмаз Гәрәев.
 
Әби-бабайлар, сугыш чорында да мәктәпне берәү дә япмады, андый хәлне гомергә күрергә язмасын, дип тели. “Балаларны чит мәктәпкә җибәрсәк, алар бит авылны онытачак, кире кайтмаячак. Аннан авыл шулай бетәчәк”, – ди биш оныгы булган Роза апа Мөлекова. 
 
Җыен узды, барысы да каршы!
 
Әлегә мәктәпне ябарга җыен­мыйлар. Түрәләр халыкны шулай дип тынычландырырга тырышты. Шулай да мәгариф бүлеге башлыгы төп сорауны алдан ук биреп куйды. Әгәр дә мәгәр үзгәртүләр була калса, балагызны кайда ил­тәчәксез: Телә­че­гәме, Югары Кибә­хуҗагамы? Авыл халкы бире­шергә җыен­мый. “Беркая да түгел, бикле ишек төбенә, – ди алар. – Без кап­кынга басканчы ук уйлап эш итәргә булдык. Аннары соң була инде. Шушы авыл җирлегендә яшәүче­ләрдән 300гә якын гариза җый­дык”.
 
Кайбер авылларда мәктәп­ләрне авыл җыены уздырмыйча гына ябып кую очраклары да булды. Бу очракта авыл халкы бердәм булып мәктәпне сакларга күтәрел­гән. Мәктәпнең килә­чәге җыенда хәл ителә, дигән нәрсә дә бар. Авыл халкы ничә бала булса да, башлангыч мәк­тәпне ябарга ярамаганлыгын белә. Бу хакта Татарстан Пре­зидентының да әйткәне бар. Ә Олы Кибәхуҗа мәктәбендә 13 бала белем ала. Авылда сабыйлар туа. Бакчага 15 сабый йөри. Нибары 20 хуҗалыклы Кече Ки­бәхуҗада тугызъеллык мәктәп булу кемгәдер гаҗәп тә тоелырга мөмкин. Әмма анысы да әлеге авыл җирлегендә бердән­бер тугызъеллык мәктәп икән.
 
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматларга караганда, 2010-2011 елда республикада 513 баш­лан­гыч мәктәп исәп­ләнсә, 2014-2015 елда аларның саны 122гә калган. Төп (тугызъеллык) мәктәпләр 232дән 303кә арткан. Урта мәк­тәпләр (унберьеллык) исә 1204тән 978гә калган.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»