|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2016 Ир белән хатын
Кыйный, димәк, ярата?Хатынына кул күтәрүче ир-атларны җаваплылыкка тартмакчылар. Түрәләр Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән. Якыннары һәм туганнарын кыерсытып яшәүчеләрне штрафтан бигрәк, эш белән акылга утыртмакчылар. Беләктәге көч әрәм-шәрәм булмасын дигәннәр, ахры. Бүген үз йортында хатынын, балаларын җәберләп яшәүчеләргә җәза юк диярлек. Җәнҗалчыларны “вак хулиганлык” маддәсе буенча гына җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әле монысын да дәлилләп күрсәтергә кирәк. Барыбер очына чыгып булмаячагын аңлагангамы, мескен хатын-кызларның күбесе өйдәге гауга турында кычкырып сөйләми. Хәер, болай эшләү килешми дә кебек. Әнә әти-әниләр кызларын кияүгә биргәндә, барган җиреңдә таш булып ят, дип өйрәтәләр бит. Бала хакына кат-кат гафу итүчеләр дә җитәрлек.
Яңа закон проекты исә өйдәге тынычлыкны бозучыларны күздә тотып эшләнгән. Аның авторы Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Носов сүзләренә караганда, “сугыш чукмары”ның якыннарын имгәткәнен, аннан да куркынычрак, үтергәнен көтеп ятып булмый бит инде. Андый очраклар да юк түгел. Тавыш куптаручыга 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф һәм 50 сәгать мәҗбүри эш белән янаганнар. Өйдә бала барында “буран” чыкса, штраф күләме 3,5 мең сумга, ә мәҗбүри эш вакыты 70 сәгатькә кадәр җитә. Икенче тапкыр шул ук тырмага басучыларга кесәдән дүрт мең сум акча чыгарып бирергә туры киләчәк. Моңа өстәп, 150 сәгать көрәк-тырма күтәреп йөрисе дә була.
“Штраф гаилә бюджетына суга, шуңа күрә гауга чыгаручыларны мәҗбүри эш белән тәрбияләргә кирәк”, – дигән түрәләр. Акылга утырту чаралары арасында урам себерү, тирә-юньне җыештыру, койма буяуны атаганнар. Көрәк-себеркене эштән буш вакытта кулга алырга туры киләчәк. Файдалы да, тынычландыра да!
Законга үзгәрешләр кертелгән очракта, полиция хезмәткәрләре “сугыш чукмары” турында турыдан-туры прокуратурага хәбәр итә алачак. Ә аннары судка чакырганнарын көт тә тор! Шунысын да әйтергә кирәк: хатынына кул күтәрүче ирләргә кырысрак җәза бирдерү тәкъдиме элегрәк тә әйтелде. Тик алар тиешле яклау тапмады.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә ел саен өйдә тавыш чыгып, ирләре кулыннан меңләгән хатын-кызның гомере өзелә, 14 яше тулмаган ике миллионга кадәр бала өлкәннәр тарафыннан кыерсытыла. Хокук саклау оешмалары хәбәр итүенчә, ел дәвамында 50 меңгә кадәр малай-кыз әти-әнисенең кыланмышларына чыдый алмыйча, өйдән чыгып кача. Йөк урыныннан кузгалырмы, монысын вакыт күрсәтер.
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
– Җәза сүзе бик шикләндерә мине. Штраф түлиме ул, иҗтимагый эшләрдә катнашамы, ахыр чиктә тавыш куптаручы ир-ат барыбер гаиләсе янына әйләнеп кайтачак бит. Ә өйдә шул ук хатын көтә. Җәнҗалчы кабат якыннарына кул күтәрмәс дип беркем дә ышандырып әйтә алмый. Ире тарафыннан мәсхәрәләнеп яшәүче хатын-кызлар һичшиксез яклауга мохтаҗ. Ике арадагы мөнәсәбәтләрне судка кадәр җиткерү, ай-һай, җиңел түгел. Әниләр еш кына балаларының киләчәге турында борчыла. Ялгыз калса, ул-кызын аякка бастыра алырмы? Фатир яки машинага алган кредитны кем түләр? Шунлыктан хатын-кызларның күбесе дәшми калу ягын артык күрә. Җәза уйлап баш ватканчы, профилактика чаралары турында онытмасыннар иде. Бәлки, сөйләшү, кисәтү белән генә чикләнергәдер. Башына акыл керәсе булса, кешегә бер тапкыр гаебен күрсәтү дә җитә. Ә таш диварга борчак атудан ни файда? Үз башыңа китереп чиртергә дә бик мөмкин.
Данил ХӘЙДӘРОВ, шәхси эшмәкәр:
– Гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый тормый анысы. Гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин. Ир һәм хатын еш кына бүген сугыша, ә иртәгә дуслаша бит ул. Шуңа күрә гаилә эшенә тыкшыну бик үк дөрес түгел дип саныйм. Хатын-кызлар арасында да үзләрен ямьсез тотучылар җитәрлек. Дус кызлары белән очрашуга китеп, төн уртасында исерек хәлдә кайтып кергән хатынны кочак җәеп каршы алыргамы инде хәзер? Аннары хатын-кызлар арасында да ирләренә кул күтәрүчеләр юк түгел.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|