поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.04.2016 Милләт

Ленар Мөхәммәдиев: «Кичә генә тирес түгеп йөргән авыл малае өчен Америкага күченү – зур әйбер ул»

Америка җирен таптап, Тын океанда аяк чайкап йөрергә кем генә хыялланмый икән ул?! Балтач егете Ленар Мөхәммәдиев менә инде өченче ел бу хыялын тормышка ашыра. Илнең бер башыннан икенчесенә кадәр сәяхәт итәргә дә өлгергән. Үзенең «Tatar» дип язылган номерлы «Toyota» автомобилендә Сан-Франциско шәһәренең Алтын капкалары, утрау-төрмә Алькатрас, Google офисы, Голливуд киңлекләрен айкап чыккан. Берничә айдан Ленар сәяхәтен янә дәвам итәчәк.

– Ленар, сөйләп кит әле, океан артына ничек килеп эләктең?
– Америкага беренче мәртәбә 2010 елда «Ворк энд тревел» җәйге программасы буенча бардым. Анда дүрт ай эшләп, акча туп­лагач, кире өйгә кайтырга туры килде, чөнки Россиядә әле укуым тәмамланмаган иде. Ләкин Америкага кабат барырга хыялландым. 2013 елда Пенсильвания штаты Питтсбург шәһәренә, инглиз телен яхшырак өйрәнү максаты белән, кире килдем. Ярты ел укыганнан соң, монда калырга булдым. Америка – яшәр өчен бик уңайлы ил.
 
– Күченү бер хәл, анда бит әле җан асрарга да кирәк. Эш табуы авыр булдымы?
– «Ворк энд тревел» программасы белән барган вакытта рәсми рәвештә ике эштә эшләдем, кичләрем өстәмә рәвештә тагын ике эштә үтте. «Сабвэй» дигән туклану челтәрендә сэндвичлар ясадым, пицца да пешердем. Бер эштән дә авырсынмадым, газон кисәргә дә, төзелештә дә эшләргә туры килде. Соңыннан дусларым белән пиццерия ачып җибәрдек. Хәзерге вакытта ул әйбәт кенә эшләп килә. Америкада яшәү өчен тырыш булырга кирәк.
 
 
– Ә сәяхәтең ничек башланды?
– Мин хәзер Питтсбург шә­һә­рендә торам. Үз эшләрем буенча, Сан-Франциско шәһәренә барырга туры килде. Анда машина белән Техас, Луизиана, Флорида кебек җылы штатлар буенча үттем. Пенсильваниягә кире төньяк штатлар буенча кайтачакмын. Америкага килгәннән бирле бу сәяхәт турында хыяллана идем. Бигрәк тә илнең көнбатыш ярында буласым килде. Бу – җылы, матур табигатьле яклар.
 
– Юлдашың булдымы, әллә инде ялгыз гына сәяхәт иттеңме?
– Чыгып киткәндә, үзем генә идем. Ләкин юлда кешеләр очрап торды, алар белән күңелле. Мине һәр тукталган шәһәремдә таныш­ларым, дусларым каршы алды. Алар экскурсия дә үткәрде, океан янына да алып барды, кунак та итте. Дусларымның ярдәменнән башка бернәрсә дә булмас иде.
 
 
– Син Лос-Анджелес, Сан­-Франциско, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә йөрсәң дә, һәр җирдә татарлыкны эзлисең (бу синең машина номерыңда, урамда күргән Татарстан флаг­ларында да чагыла). Рәхәт булса да торган җир, туган як сагындыра бугай?
– Әлбәттә, туган як сагындыра. Бигрәк тә әти-әни, туганнар юксындыра. Татарстанга елына бер-ике тапкыр булса да кайтыр­га тырышам. Мин үз милләтем белән горурланам. Еракта булсам да, мәдәниятемне, телемне, гореф-гадәтләремне, динемне сак­ларга тырышам.

– Бер интервьюыңда: «татарча белсәң, Америкада эш табу җиңел», – дигәнсең. Татарлык сиңа чит илдә ничек ярдәм итте?
– Америкада татарлар бер­-берсенә ярдәм итеп яши. Эш белән дә, фатирга урнашырга да булышалар. Хәзер инде үзем дә күчеп килгән студентларга, татар гаиләләренә ничек булса да ярдәм итәргә тырышам. Үз милләттәшләребез өчен янып-көеп торабыз. Гомумән, татарлар, кайда гына яшәсәләр дә, бик кунакчыл.
 
 
– Америкада яшәүче татарлар белән даими аралашасың, димәк?
– Әйе, гел аралашып торабыз. Биредә татарлар ел саен артып тора. Барыбыз бергә Сабан туйлары, татар фестивальләре, төрле бәйрәмнәр оештырабыз.

– Крокодил ите дә ашап карагансың. Тәме нинди? Тагын нинди башка сыймаслык әйберләр эшләдең чит илдә?
– Крокодил ите Россиядә яшәүчеләр өчен генә затлы ризык ул. Америкада, бигрәк тә көньягында, гадәти хәл. Алар безгә ат итен ашаганга гаҗәпләнә. Крокодил бераз тавык итен хәтерләтә, катырак кына. Мин үзем башка сыймаслык әйберләрнең «фанат»ы түгел. Шулай да, әле кай­чан гына абзарда тирес түгеп йөргән авыл малае өчен туган йортын, әти-әнисен, эшен ташлап Америкага китү – ул үзе зур әйбер.
 
– Америкага күченәсе килгәннәргә нинди киңәшләр бирер идең?
– Инглизчә яхшы белгән кеше грант һәм стипендия­ләр өчен көрәшә ала. Чит илдә уку мөмкинлеге бар бит. Яшьләр өчен бигрәк тә кызыклы булыр иде бу. Олыракларга «грин карта» лотереясында уйнарга киңәш итәр идем.

– Киләчәккә планнарың нинди: Америкада тормыш корумы, әллә инде Россиягә кайтумы?
– Казанда барган бөтен вакыйгалардан хәбәрдар мин, туган якны бер дә күңелемнән чыгарган юк. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки туган якка да кайтыр­га туры килер. Әлегә соңгы биш елымны Америкада күрәм.
 
 
Ленарның сәяхәтен #TatarAmericanTrip хэш­тегы аша «Инстаграм» челтәреннән күзәтә аласыз.
 
Фотолар: facebook.com
 
 
 

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.04.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»