поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.04.2016 Җәмгыять

Бәйрәмдә ни эшләргә җыенасыз?

Май җитте – яллар башланды. Халык алдагы бәйрәмнәрне көтеп ала. Ни дисәң дә бакчада казынырга, тирә-якны тәртипкә китерергә менә дигән мөмкинлек! Табигатькә чыгу, шашлык кыздырулар китә. Бу инде – гадәткә кергән күренеш. Әмма сак булырга кирәк, чөнки Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Ә сез май бәйрәмнәрен ничек уздырырга җыенасыз?

Марат РӘХМӘТУЛЛИН, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте вәкиле:
 
– Башкалар ял иткәндә, без эшлибез. Киресенчә, барлык хезмәтләрнең эше көчәйтелә. Без бу көннәрдә кизү торачакбыз. Тәҗри­бә шуны күрсәтә: май ялларында янгын сүнде­рүче­ләргә мөрәҗәгать итүчеләр арта. Шуңа безгә ял юк. Май бәйрәмнәре җитүгә, безнең халык табигатькә чыга, бакча-йортларында шашлык пешерә башлый. Берсен дә тыеп булмый. Әмма без тагын бер кат кисәтәбез. Бакчагызда ит кыздырасыз икән, мангал кулланырга кирәк! Учак яндырганда йорт, корылмалардан ки­мендә 5 метр ераклыкта булырга тиеш. Итне кыздырыгыз, рәхим итегез! Әмма безнең халык ял иткәндә салгаларга ярата. Спиртлы эчемлекләрдән тыелырга киңәш итәбез. Бәла-каза­лар­ шул исерек баштан килеп чыга да. Аннары тирә-якта – коры үлән, бер очкыннан янгын чыгарга мөм­кин. Ял иткәндә, шашлык пешер­гәндә тәмәке тартмаска ки­ңәш итәбез. 
 
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ, танылган бакчачы:
 
– Мин кайда ял итим ди инде?! Әлбәттә, бакчада! Буш вакыт чыкты исә, мин шунда. Көннән-көн эшләр күбәя, әмма хәзерге вакытта җирдәге дымны туплап, аны саклап калу эшен башкару мөһим. Бу эш башкарылган булса, җирне казырга да мөмкин. Май бәй­рәмнәре – бакчадагы җи­ләк-җимеш агачла­рының бо­так­ларын ялгау өчен ме­нә дигән вакыт. Алмагач, груша агачлары бар икән, бу эшне башкарып чыгарга тәкъдим итәм. Кем ничек тели, шулай эшли, ысуллары төрле. Аны ботактан да, бөредән дә ялгап була. Җи­ләк-җимеш агачлары төп­ләрен йомшартырга кирәк. Җир­гә ашлама кертү дә фай­далы. 1 квадрат метр мәй­дан­га 4-5 кг ашлама кертелсә, җир туеначак. Ком­пост та, торф та, минераль ашламалар да ярый. Бөреләнмәгән агачлар булса, аларны мочевина белән эшкәртергә кирәк. Мәшә­кать күп, эшләргә генә өлгер!
 
Зөлфәт ЗИННУРОВ, “Яңа Гасыр” каналында “Башваткыч” тапшыруын алып баручы:
 
– Авылга күкәй җыярга кайтам, Алла боерса! Бездә шундый йола бар: 1 Майда таң белән балалар, җыелы­шып, өйдән өйгә йөреп, йомырка җыя. Өйгә ке­рәләр дә: “Исәнме, түтәй, бир бер күкәй! Бирсәң бер күкәй, тавыгың салыр мең күкәй!” – дип әйтәләр. Ху­җалар төрле төскә буялган йомыркаларны һәрбер балага өләшеп чыга. Матур үзенчәлекле төстә булса, затлы йомырка дип санала. Андые эләгә икән, башкалар кызыгып үлә! Хәзер йомырка белән бергә тәм-том да тараталар. Балалар өй­лә­ренә зур капчыкны көчкә өстерәп кайтып ке­рә. Узган ел кызым да кайтты, катнашты. Быел да шуны көтә­без. Май бәйрә­мендә туган ни­гездә булабыз, Алла боерса!
 
Хәния ФӘРХИ, җырчы:
 
– Урал яклары, Оренбург далаларында гас­троль­­ләр май башында тәмамлана. Без шуннан соң туган якларга – Башкортстанга кайтачакбыз. Туган­нарымның бәйрәмнәре. Әни янында бераз торырмын, аларга ярдәм итеп килермен дигән ният бар. Аннары Казанга кайтам, бакча эшләре күп. Без Габделхәй белән җирдә казынырга яратабыз. Бакчада зур теп­лицабыз бар, барысын да үстерәбез. Сатып алган бер яшелчә дә юк. Кишерен дә утыртырга кирәк, чөген­дерен дә. Помидор, кыяр үсентеләре дә матур утыра. Балалар белән табигатькә дә чыгабыз, май бәйрәм­нәренә кияүнең туган көне туры килә.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»